Башкортстанда барлыгы 2000 гектар мәйданда ике урында урман янгыны дәвам итә
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 29 августта иртәнге сәгать сигезгә Башкортстанда Белорет һәм Гафури районнары территориясендә урман янгыннарының 4 чыганагы кала.
Шул исәптән 2000 гектардан артык мәйданда ике янгын локализацияләнмәгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Виталий Барзайкинга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.
Янгыннарның берсе Белорет районының Югары Ләмәзә авылыннан 9 чакрым ераклыкта 1200 гектардан артык җирне чолгап алган. Торак пунктка куркыныч янамый, табигый каршылык — автомобиль юлы, инешләр бар.
Янгынны сүндерүгә 59 кеше һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителгән. Шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе аэромобиль төркеме — 41 кеше һәм 6 берәмлек техника.
Межгорье шәһәре янында вәзгыять катлаулы булып кала. Анда 810 га урман яна. Торак пунктка янгын күчү куркынычы юк, табигый каршылык — автомобиль юлы бар. Бүгенге көндә янгын сүндерүдә 158 кеше һәм 32 берәмлек техника катнаша.
Шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 30 кешедән торган аэромобиль төркеме эшли.
Янгын сүндерүгә барлыгы 87 берәмлек техника һәм 596 кеше җәлеп ителгән.