Башкортстанда «Милли үзенчәлек һәм дин» мөселман форумы булды
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). 19 августта Башкортстанның Кырмыскалы районында дин әһелләре, авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында «Милли үзенчәлек һәм дин» мөселман форумы узды. Форумда рухи, милли, дини тормышыбызның һәм мөселман җәмгыятенең мөһим мәсьәләләре тикшерелде. Чарада Кырмыскалы район хакимияте җитәкчелеге, авыл советлары җитәкчеләре, Үзәк диния нәзарәтенә һәм Башкортстан диния нәзарәтенә караган районның барлык мәхәлләләренең дин әһелләре, республикабыз мәчетләренең имамнары катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мондый форматтагы дини форум Башкортстанда беренче тапкыр гына уздырылуга карамастан, нәтиҗәле узды», — диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин. Чараны оештыруга күп көч салган Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимовка, Кырмыскалы районы җитәкчелегенә, Үзәк диния нәзарәтенә һәм Башкортстан диния нәзарәтенә рәхмәт сүзләре җиткерелде.