Әлмәттә яшәүчеләр җәмәгать транспорты эшеннән канәгатьсезлек белдерә
(Әлмәт, 20 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә яшәүчеләр җәмәгать транспортының расписаниесен үзгәртүне сорый.
«5 автобусның расписаниесен үзгәртегез! 40 минут көтәргә туры килә», «5 номерлы автобус элек базарга хәтле бара иде, хәзер «Панорама»да туктый», «5 номерлы автобус Сөләйманова урамыннан йөргәндә уңайлырак иде», «Троллейбуслар сирәк йөри, озак көтәргә туры килә», дип зарлана әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә.
Озакламый җәйге каникуллар тәмамлана, укучылар мәктәпкә йөри башлаганчы җәмәгать транспорты белән бәйле киеренке хәлләр уңай хәл ителер, дип өметләнә халык.