Әлки районында 6725 кеше коронавирустан прививка ясаткан
(Әлки, 20 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). Бүгенгә Әлки районында 6725 кеше коронавирустан прививка ясаткан. Районда мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең барысы да диярлек прививка ясатты инде. Шулай ук медицина хезмәткәрләре, социаль тармакта хезмәт куючыларның күпчелеге вакцинация узды. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча комиссия утырышында район башлыгы Александр Никошин авыл хуҗалыгында эшләүчеләр арасында прививка ясатуның түбән дәрәҗәдә булуын әйтте. Бигрәк тә сөтчелек комплексларында хезмәт куючыларның бик азы гына әлеге мөһим процедураны узган. Шулай ук «Алексеевскдорстрой”ның Базарлы Матак участогында, коммуналь челтәрләрдә прививка ясатмаучылар бар әле. Ә бит ковид чиренең кешеләр күпләп хезмәт куйган урыннарда гаять тиз таралуы билгеле, дип искәртте район башлыгы. Соңгы вакытта эшмәкәрләр арасында прививка ясатучылар күбәйгән. Аларның саны 200 дән арткан. Әмма авылларда сатучы булып эшләүче берничә кешенең әлегә кадәр прививка кадатмавы хакында да әйтелде комиссия утырышында. Вакцина ясатучылар да, бу эшне әлегә кадәр кичектереп килүчеләр дә вирустан саклану буенча санитар кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлы. Бу яктан районда тәртип диярлек. Ә менә район аша узып баручы, ягулык салу станцияләренә мөрәҗәгать итүчеләр битлек кию таләбен еш боза икән. Полиция хезмәткәрләре андыйларны ачыклап инде бер генә беркетмә төземәгән. Районда теләге булган һәр кеше үзе сайлаган вакцинаны ясата ала. Район үзәк хастаханәсендә дә, ФАПларда да вакцина белән өзеклекләр булганы юк, ди баш табиб урынбасары Игорь Леонтьев.