Цифрлы үсеш министрлыгы такси һәм каршеринг өчен биометрия кулланырга тәкъдим итә
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хөкүмәт карары проектын эшләде. Анда такси һәм каршеринг йөртүчеләрне идентификацияләү һәм аутентификацияләү өчен биометрик мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү турында сүз бара. Документ шимбә көнне норматив-хокукый актлар проектлары порталында чыкты.
«Биометрик шәхси мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү — такси йөртүчеләрне идентификацияләү һәм физик затларга (каршеринг) тарификацияләү нигезендә кыска вакытлы (24 сәгатькә кадәр) арендага бирелгән транспорт чаралары йөртүчеләрне идентификацияләү», диелә документ текстында. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Законны 2022 елның 1 гыйнварына кадәр раслау планлаштырыла.