Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 14.10.2021

«Татмедиа»да төбәкләрдәге татарларга багышланган фотокүргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә әзерләнгән «Татар иле» күргәзмәсе ачылды. Фоторәсемнәрдә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның милли костюмнары тәкъдим ителгән. «Татар халкы — бөек халык. Россиянең бер башыннан икенче башына кадәр татарлар яши. Күргәзмәнең бөтен нияте — татарларның күплеген, төрлелеген һәм бердәмлеген күрсәтү», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль... Читать дальше...

Табиб күздә катаракта килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика офтальмология клиник хастаханәсенең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова күздә катаракта килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты. «Катаракта — кайтма яки элекке хәленә кайта алырлык сукырлык, күз ясмыгының табигый тоныклануы. Ул кешеләр картаюы белән бәйле, яшьләрдә дә очрый», — диде Илсөяр Сабирова «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья күрү көненә багышланган матбугат конференциясендә. Хәзерге вакытта дөньяда 37 млн га якын сукыр кеше исәпләнә... Читать дальше...

Михаил Мурашко үзизоляциягә киткән олы яшьтәге табибларның эшкә кайтуын сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавируска каршы прививка ясаткан, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм үзизоляциягә киткән табибларның үз эш урыннарына кайтуын сорады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Олы яшьтәге медицина хезмәткәрләренең бер өлеше илдә эпидемия башланыр алдыннан, өлкәннәрне изоляцияләү буенча чаралар игълан ителү сәбәпле, пенсиягә киткән иде. Бүген инде вакцина бар», — дип искәртте министр Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты утырышында. Читать дальше...



Татарстанда соңгы тәүлектә 103 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «25 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 47, Чаллыда — 24, Түбән Кама районында — сигез, Яшел Үзән районында — алты, Тукай районында дүрт очрак ачыкланган. Читать дальше...

15 октябрьдә Казанда өч яңа вакцинация пункты үз ишекләрен ача

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Иртәгә Казанда өч яңа вакцинация пунктында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясый башлаячаклар. Татарстан башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр. «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге пункт «Мегастрой» төзелеш гипермаркетына (Җиңү проспекты, 101) күченә. «Мегастрой»да (2нче Азино, 7б) тагын бер вакцинация пункты ачыла. Эш режимы — көн саен 10.00-20.00 сәгатьләрдә. Шул ук вакытта... Читать дальше...

Коронавируска карата табигый иммунитетның күпме дәвам итүе ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрдә авырганнан соң беренче ярты елда антитәнчекләр күләме акрынлап кими. Шулай да соңыннан аларның күләме 15 айга кадәр тотрыклы кала. Швеция, Италия, Германия, Швейцария һәм Кытай галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар коронавирус инфекциясе белән авыр һәм җиңел формада чирләгән 136 пациентның 188 кан үрнәген өйрәнгән. Аларның эш нәтиҗәсе bioRxiv препринтлар порталында дөнья күргән мәкаләдә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Читать дальше...

Казанның «Мега» сәүдә үзәгендәге вакцинация пункты тәүлек әйләнәсе эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның «Мега» сәүдә үзәгендәге вакцинация пункты тәүлек әйләнәсе эшләүгә күчте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Техник тәнәфесләр 8.00-8.30 һәм 20.00-20.30 сәгатьләргә билгеләнгән», — дип искәрттеләр ведомствода. Вакцинация пункты сәүдә үзәгенә төп керү урыны янында — IKEA кафесында урнашкан. Прививка ясату өчен үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС булырга тиеш. Моннан тыш... Читать дальше...

Офтальмолог: Ковид белән авырган кешеләр арасында күз авырулары күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Табиблар ковид белән авырганнан соң күрү сәләте бозылу ихтималын әйтә. Шундый берничә пациент Республика офтальмология клиник хастаханәсендә дәваланган.  «Соңгы вакытта безнең клиникага күрү сәләте бозылган, хәтта тулысынча сукырайган пациентлар килә башлады. Бу бигрәк тә ковидны бик авыр кичергән кешеләргә кагыла. Операция ясадык. Без операция барышында пневмония вакытында була торган тайпылышларны күз эчендә дә булганын ачыкладык», — диде... Читать дальше...



Шәймиев фонды Чаллыдагы мәчет төзелешенә 5 миллион сум акча күчергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Яңарыш» Республика фонды (аның попечительләр советы рәисе — Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев) Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелешенә 5 миллион сум акча бүлеп биргән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза. Өч айда оешманың счетына 14,6 миллион сумга якын акча килгән. Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды агымдагы елның өченче кварталы буенча шундый мәгълүматлар бастырып чыгарды. Аерым алганда... Читать дальше...

Камил Сәмигуллин: Татар өммәте мөселман мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар өммәтенең мөселман мәдәнияте үсешенә керткән өлеше зур булуын әйтте. «Татар өммәте, тарихи яктан, мөселман халкы булган. Ул мөселман мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән. Бүген диндәшләребез Россия һәм Ислам дөньясы арасында күпер булып тора», — диде ул «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында. Читать дальше...

Ирина Волынец Россиядә балалар өчен махсус социаль челтәр булдырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Балалар интернетта үзләрен имин хис итсен һәм бер-берсе белән тыныч кына аралаша алсын өчен аларга махсус социаль челтәр булдырырга кирәк. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шундый идеясе белән уртаклашты. «Бала интернетта үзара бәйләнеш нигезләре турында белергә тиеш. Бу балалар өчен алар үзара аралаша торган махсус социаль челтәр булырга мөмкин. Читать дальше...

Казанда икенчел базардагы торакның квадрат метры бер елда 24 процентка кыйммәтләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Казанда сентябрь аенда икенчел базардагы күчемсез милекнең бер квадрат метры 114 мең сум тәшкил иткән. Бу 2020 елга караганда 24 процентка артыграк. Ә ел башыннан алып бер квадрат метр бәясе 12 процентка күтәрелгән, гыйнвар аенда ул уртача алганда 101 мең сум тәшкил иткән. «ФЛЭТ» күчемсез милек агентлыгы аналитиклары шундый мәгълүматлар китерә. Агентлыкта билгеләп үтүләренчә, торакка бәя арту бераз акрынайса да, ул әлегә тукталырга җыенмый ... Читать дальше...

Волынец Моргенштерн концертларының балаларга нәрсәсе белән куркыныч булуын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Рэпер Моргенштерн үз җырларында бозыклык, наркотиклар һәм җиңел табышны пропагандалый. Психикасы әле формалаша гына башлаган балаларга мондый иҗат бик тә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. «Моргенштерн иҗатына экспертиза үткәрелде инде. Аның җырларында наркотикларны пропагандалау бар икәнлеге расланган. Читать дальше...

Татарстанда М7 юлында җиңел машина тимер киртәгә килеп бәрелгән, өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнге дүртенчеләр киткәч М7 трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар агентлыкка белдергәнчә, Toyota автомобилен идарә итүче хатын-кыз зур тизлектә юл кырыендагы тимер киртәгә килеп бәрелгән. «Нәтиҗәдә, ике хатын-кыз һәм 5-7 яшьләр тирәсендәге кыз зыян күргән. Бала аркасы авыртуга зарланган. Барысын да хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте алар.

Марий Эл тарихында беренче тапкыр «Якташлар» дигән татарча газета чыга башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Марий Эл республикасында беренче тапкыр «Якташлар» дип исемләнгән татар газетасы чыга башлады. «Газета 999 данә белән аена бер тапкыр чыгачак. Газетаны үз акчама чыгарам һәм халыкка бушлай таратам. Ул Марий Элның Татар мәдәнияте үзәге һәм татарлар яшәгән барлык районнарга тарала башлады. Халык газетаны бик яратып кабул итте, язылырга теләүчеләр дә бар. Димәк, татарча газета халыкка кирәк булган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә газетаның баш мөхәррире Фәнил Мусин. Читать дальше...

Путин 2024 елда Россия Президенты вазифасына кабат сайланачагын әлегә хәл итмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы вазифасына кабат сайланачагын әлегә хәл итмәгән. Ул CNBC (Америка) телеканалы алып баручысы Хедли Гэмблга кичә узган «Россия энергетика атналыгы» форумының пленар утырышы төгәлләнгәннән соң биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәбәрче Путиннан үзенең эшен дәвам иттерәчәк кеше хакында ни уйлавы һәм 84 яшькә кадәр (ягъни 2036 елга хәтле — Т-и иск.) дәүләт башлыгы... Читать дальше...

Салмачы бистәсендә җиңел машина тиешсез урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге алтыда Казанның Салмачы бистәсе Үзәк урамындагы 57нче йорт каршында булган. Биредә Volkswagen автомобиле тиешсез урында юл аркылы чыгарга уйлаган хатын-кызны бәрдергән. «Карап торышка зыян күрүчегә 60 яшьләр тирәсе. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», — дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә. Шаһитлар әйтүенчә, җәяүлеләр кичүе юл һәлакәте булган урыннан нибары 300 метр ераклыкта урнашкан.

Киләсе елга массакүләм мәгълүмат чаралары өчен күпме акча каралганын әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга Татарстанда планлаштырылган бюджетта массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсенә 1,7 млрд сум акча каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды. Республика финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сүзләренчә, ниятләнгән бюджетта телевидение һәм радиотапшыруларга 972,1 млн сум, вакытлы матбугат һәм нәшриятка 685,1 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Киләсе елда Татарстан бюджетында керем 294,8 млрд сум... Читать дальше...

Киләсе елда Татарстанда мәгариф тармагына каралган чыгымнар күләме билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда мәгариф тармагына каралган чыгымнар күләме билгеле. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Оксана Кисапова әйтте. 2022 елда мәгариф тармагына чыгымнар берләштерелгән бюджетта 109,8 млрд сум, республика казнасыннан 68,7 млрд сум күләмендә планлаштырыла. Федераль бюджеттан кушып финансланган чыгымнардан башлангыч сыйныфларны кайнар... Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Певец ЮрКисс заявил, что никогда не хотел совместного трека с Тимати





Персональные новости
РПЛ

В РПЛ сменился лидер турнирной таблицы





Ике ил "Спутник V" һәм Pfizer комбинациясен сыный башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Ике ил «Спутник V» Россия вакцинасы һәм Pfizer/BioNTech Америка-Алман препараты комбинациясен сыный. Бу хакта Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды(РФПИ) башлыгы Кирилл Дмитриевка сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.  Фонд җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Аргентинада шундый ук тест уза — анда Россия вакцинасы һәм Moderna катнаша.  «Шулай ук хәзер Pfizer һәм „Спутник“ комбинацияләрен тикшерүче тагын ике ил бар, һәм без бу бик уңышлы комбинация булыр дип уйлыйбыз»... Читать дальше...

Сораштыру: коронавирустан прививкаланган һәр икенче кеше грипптан да вакцинацияләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 вакцинациясен узган һәр икенче кеше диярлек гриппка каршы прививка ясаткан. 1,6 мең икътисади актив гражданнар арасында SuperJob сервисы үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре әнә шундый.  «Коронавируска каршы вакцинация дошманнары арасында гриппка каршы вакцинация ясамаучылар күп (93%), прививкаланганнар нибары 2% гына», — дип билгеләп үтелә тикшеренүдә. Коронавируска каршы прививка ясарга ниятләүчеләр арасында һәр унынчы кеше генә гриппка каршы прививка ясаткан.

Лениногорскида Гражданнар сугышында катнашкан батыр истәлегенә һәйкәл ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 14 октябрь, «Татар-информ», «Замана сулышы» , Розалия Мостафина). Лениногорскида Гражданнар сугышында катнашкан Александр Кондратьев истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге һәйкәл шәһәр һәм район ветераннар советы бинасы каршында урын алган.  Һәйкәл ачылу тантанасында ветераннар советы активы, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк катнашты. Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев кыскача кызылармияче турында, һәйкәл барлыкка килү тарихы турында сөйләде.  Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев әйтүенчә... Читать дальше...

Тимур Нагуманов: Әлмәттә өстәмә вакцинация пунктларын ачу өчен белгечләр җитми

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 14 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда үзенең туры эфиры вакытында вакцинация өчен өстәмә пунктлар ачу мөмкинлеге турында аңлатты. «Вакцинация өчен урыннар бар, без бу урыннар өчен яшьләр үзәге территориясен дә, башка объектларны да бүлеп бирә алабыз — бу проблема түгел. Бездә вакцина ясаучы квалификацияле белгечләр җитми», — дип сөйләде район башлыгы. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә хәл ителә... Читать дальше...

Свердловскиның Әрәкәй авылы Урал татарларының мәдәният үзәгенә әверелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Рәфилә Рәсүлова «Яңарыш» газетасында Свердловск өлкәсе Әрәкәй авылы, «Сәрдария» ансамбле, корбан ашы үткәргән Салават әфәнде белән таныштырган. Свердловск өлкәсе Әрәкәй авылында төбәкчеләр җыенының өченче этабы узып, анда Россиянең 22 төбәгеннән 180нән артык төбәк тарихын өйрәнүче җыелды. Дружинино станциясендә поезддан төшүгә, безне «Сәрдария» коллективының, Әрәкәй авылының Милли-мәдәни комплексының җитәкчесе Салават Гобәев каршы алды. «Сәрдария» дип язылган автобусларга төялеп, юлга кузгалдык. Читать дальше...

Кукмараның «Фатыйма» медицина үзәгендә COVID-19дан вакциналаштыру пункты эшли

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 14 октябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Иванова). Кукмараның «Фатыйма» медицина үзәгендә COVID-19дан вакциналаштыру пункты эшли. Медицина үзәге Кукмара шәһәре, Гагарин урамы, 28нче йорт адресы буенча урнашкан. Вакцинацияне эш көннәрендә сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр һәм сәгать 13.00дән 14.00гә кадәр, шимбә көнне сәгать 8.00дән 12.00гә кадәр ясатырга мөмкин. Шулай ук шәһәрдә күчмә вакциналаштыру мобиль пункты да эшли. Бүген, 14 октябрьдә, 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Пензенские регбистки выиграли первенство России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев с трудом одолел 121-ю ракетку мира на турнире в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Путин в России и мире
Москва

Крестивший Белоусова священник заявил о его честности и патриотизме


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Последняя ставка. Киев в отчаянии из-за успехов российских сил. Зеленский прибегает к немыслимому способу спастись


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



ЮрКисс

«Отказывался по надуманной причине»: певец ЮрКисс обвинил SHAMANа во лжи



Москва

Экс-игрок "Спартака" Тихонов: история тренера Слишковича напоминает Карреру

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net