Татарстанда М7 юлында җиңел машина тимер киртәгә килеп бәрелгән, өч кеше зыян күргән
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнге дүртенчеләр киткәч М7 трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Шаһитлар агентлыкка белдергәнчә, Toyota автомобилен идарә итүче хатын-кыз зур тизлектә юл кырыендагы тимер киртәгә килеп бәрелгән.
«Нәтиҗәдә, ике хатын-кыз һәм 5-7 яшьләр тирәсендәге кыз зыян күргән. Бала аркасы авыртуга зарланган. Барысын да хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте алар.