Тимур Нагуманов: Әлмәттә өстәмә вакцинация пунктларын ачу өчен белгечләр җитми
(Әлмәт, 14 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда үзенең туры эфиры вакытында вакцинация өчен өстәмә пунктлар ачу мөмкинлеге турында аңлатты. «Вакцинация өчен урыннар бар, без бу урыннар өчен яшьләр үзәге территориясен дә, башка объектларны да бүлеп бирә алабыз — бу проблема түгел. Бездә вакцина ясаучы квалификацияле белгечләр җитми», — дип сөйләде район башлыгы. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә хәл ителә, өстәмә пунктларны җәелдерү вариантларын эзләү бара. Әмма әлегә анда кем эшләячәге аңлашылмый — хәзерге вакытта булган белгечләргә эш нык күп, дип ачыклык кертте Нагуманов. Узган атнада көненә 100гә якын кеше вакцинациягә килгән булса, 11 октябрьдә прививка ясатырга 700 дән артык әлмәтле килде. Прививканы район үзәк хастаханәсендә, Түбән Мактамада, район торак пунктларындагы ФАПларда, 3нче поликлиникада һәм «Татнефть» медсанчастендә ясатырга мөмкин. «Панорама» сәүдә үзәгендә вакцинация узарга теләүчеләр өчен махсус керү урыны ачылды.