Ютазы районы Ташкичү авыл җирлегендә үзара салым программасы тулысынча үтәлгән
(Ютазы, 25 декабрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы »). Ютазы районы Ташкичү авыл җирлегендә үзара салым программасы 100 процентка үтәлгән. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчелегендәге очрашу Кече Урыссу мәдәният йортында узды.
Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев узып баручы елда үзара салым буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты, киләсе елга планнар белән таныштырды.
Залга җыелган Ташкичү халкы үзара салым акчасы күләмен дә, аның ни өчен тотылачагы турындагы тәкъдимне дә бертавыштан кабул итте. Күпчелек тавыш белән, бу акчаны обелиск янын төзекләндерүгә тотарга булдылар.
Соңыннан Аяз Шәфыйгуллин районның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә тукталды, катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм активистларга, җирлекнең иң яхшы хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырды.