Әлмәттә ораторлык сәнгатенә өйрәтү буенча татар телендә дәрес үткәрделәр
(Әлмәт, 20 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 17 декабрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда район җитәкчеләре һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгате буенча 43нче һәм соңгы мастер-класс булды. 100дән артык катнашучы ораторлык сәнгате нигезләрен өйрәнде.
Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган масштаблы проект-республикада гына түгел, Россиядә дә уникаль тәҗрибә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әлмәт белем бирү десантының йомгаклау ноктасы булып тора.
Укуларны Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллин, Раушан Шәриф кебек Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары — иҗади профессиональ команда алып барды.
Укулар ике этапта узды. Лекция чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес тапшыру, текст язу тәртибе, сөйләмнең үзенчәлекләре, тавышларның дөрес яңгыравы һәм кешеләр алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелекне бетерү серләре турында барды.
Теоретик өлештән соң катнашучылар төркемнәргә бүленде һәм сәхнә сөйләме буенча белгечләр Илсөяр Шиһапова һәм Земфира Ибәтова җитәкчелегендә уен формасында дикция, сөйләм культурасы, дөрес сулыш алу һ. б. формалаштыру буенча практик биремнәр үтәделәр.
«Чыннан да, без нинди генә өлкәдә булмасак та, безгә аралашу, татар телендә чыгыш ясау җитми. Бөтен җирдә эшчәнлек нигездә рус телендә алып барыла. Бүген сез татар теленең ни дәрәҗәдә матур яңгыравын күрсәттегез, анда дөрес сөйләшергә өйрәттегез. Сезнең тәкъдим ителгән эш алымнарын без киләчәктә дә үз эшебездә кулланырбыз дип өметләнәбез», — диде Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков.
«Без әлеге чараны бик шатланып кабул иттек һәм оештырдык. Республика җитәкчелеге тарафыннан татар телен куллану өлкәсенең абруен күтәрүгә һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла», — дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова.