Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнде. «19 декабрьга 1 377 үлем очрагы теркәлгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Covid-19 корбаны 1935 һәм 1939 елларда туган ике ир-ат һәм 1940, 1949 һәм 1962 елларда туган өч хатын-кыз була.