Уфа язучысы Камил Җиһаншинга Россия Президенты премиясе лауреаты билгесе тапшырылды
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президентының Кремль резиденциясендәге Екатерина залында яшь мәдәният эшлеклеләренә һәм әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә 2019 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган әсәрләр авторларына Россия Федерациясе Президенты премияләрен тапшыру тантанасы узды. «Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Президенты премиясе белән бүләкләнүчеләр арасында безнең якташыбыз, Уфа язучысы Камил Җиһаншин да бар. Аңа премия „Туган ил балалар әдәбиятының гуманистик традицияләрен үстерүгә керткән өлеше өчен“ бирелде», дип яза « Башинформ ». Премияләрне Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырды. Владимир Путин указы 2020 елның 23 мартында имзаланган иде, ә тапшыру бу елның 10 декабрендә булды.