Дәүләт Думасы сәләтле балаларны интернатта бушлай яшәтү турында закон кабул итте
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы сәләтле балаларның югары уку йортлары каршындагы интернатларда бюджет хисабына яшәве турында закон проектын өченче укылышта кабул итте.
Сүз югары уку йорты каршындагы интернатлар рәвешендә оештырылган махсус фәнни үзәкләрдә (СУНЦ) белем алучы балалар турында бара, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Документта мондый үзәкләр төшенчәсе тәгаенләнә һәм бу үзәкләрдә балаларның яшәвен дәүләт тарафыннан финанслау механизмы билгеләнә. Шулай итеп, укучыларның яшәү һәм туклануы ата-аналар хисабына түгел, ә федераль бюджет хисабына гамәлгә ашырылачак. Хөкүмәт түләү нормаларын һәм тәртибен билгеләячәк.
Элек Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, яңа нормалар аз керемле гаиләләрдәге укучылар өчен аеруча актуаль. Спикер сүзләренчә, аларның ата-аналары өчен баланың «туклану һәм яшәү бәясе бер елга 100 мең сумга җитәргә мөмкин».