Журналист Зимфира Гыйльметдинова белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Танылган журналист, «Сәхнә» журналының элеккеге җаваплы сәркатибе Зимфира Гыйльметдинованы соңгы юлга озату мәрәсиме иртәгә, 16 декабрьдә, 09.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында (Декабристлар урамы, 2, типографиягә керә торган яктагы холлда) булачак, дип хәбәр итә «Сәхнә» журналы редакциясе. Журналист Зимфира Гыйльметдинов бүген, 15 декабрьдә кисәк вафат булды . Ул коронавирус белән авырый иде.