Кукмарада улына 1,2 миллион сум алимент бурычы җыелган хатынга суд була
(Кукмара, 12 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Ризилә Корбанова). Кукмарада яшәүче 36 яшьлек хатын 2012 елның декабреннән бирле балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен акча түләмәгән. Аның гомуми бурычы 1,2 миллион сумнан артып киткән. Кукмара районы прокуратурасы 36 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул балаларны тәрбияләү өчен акча түләмәүдә гаепләнә. Алимент түләмәгән өчен аны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарткан булганнар. Хатын үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше Кукмара районы судына җибәрелде.