Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Ким Миңнуллин: Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында блогерлар гына әйтә

0
Ким Миңнуллин: Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында блогерлар гына әйтә

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин сүзләренчә, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты турында бары блогерлар гына сүз алып бара. «Соңгы вакытта әлеге диалект турында сүз бара икән, Башкортстан Фәннәр академиясендә кичә, бүген махсус шушы юнәлештә эшләүче галимнәрнең берсе дә юк. Анда барысы да без белмәгән, ишетмәгән, тел белеменә, башкорт телен, гомумән, төрки телләрне өйрәнүгә бөтенләй якын булмаган блогерлар шөгыльләнә», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. «Алар башкорт телен ни дәрәҗәдә беләдер — әйтә алмыйм, ләкин анда галимнәр юк», — диде Ким Миңнуллин. Аның фикеренчә, башкорт теленең диалекты икән, ул телевидение, радиода ишетелергә тиеш. «Һичьюгы, дәүләт телевидениесендә, радиосында, рәсми чыгышларда Башкортстанда дәүләт теле булган башкорт теле белән параллель рәвештә әлеге диалект та яңгырарга тиештер дип уйлыйм инде, ә без аны ишетмибез, күрмибез. Һичьюгы, башкорт дәүләт телен формалаштыруда турыдан-туры катнашкан булырга тиештер инде бу диалект», — дип искәртте Ким Миңнуллин. Тел институтының өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова әйтүенчә, төньяк-көнбатыш районнарда башкорт теленең диалекты диләр икән, димәк, анда төш башкорт теле элементлары булырга тиеш. Ягъни, башкорт теленең башка диалектларына хас булган төп элементлары булырга тиеш. «Мәсәлән, фонетикага килсәк, тартыклар системасында „с, һ“ авазларын куллану башкорт теленең специфик үзенчәлеге. Әлеге территорияләрдә бу үзенчәлек юк», — диде. «Диалектлар системасы диасистема дип атала. Бөтен диалектларда, сөйләшләрдә таралган үзенчәлекләр төш элемент дип атала. Мәсәлән, чиләк сүзенең диалекталь элементы — бидрә. Ә периферия элементлары берникадәр үзенчәлек алган элементлар», — диде Алинә Хөсәенова. Ул бу районнарда татарлар һәм башкортлар дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен әйтте. «Татарча сөйләшә белгән башкортлар да бар, башкортча сөйләшә белгән татарлар да бар, ләкин алар нинди милләттән булуларын ачыктан- ачык таныйлар. Телдән чыгып, ниндидер милләткә күчерү урынсыз дип саныйм», — ди Алинә Хөсәенова. «Башкортстанда төньяк-көнбатыш сөйләшләрне берничек тә башкорт теле диалекты дип түгел, татар теле сөйләше дип әйтәбез», — дип җөпләде Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день


Спорт в России и мире
Москва

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Синоптик уточнил, когда потеплеет в Москве





Путин в России и мире
Москва

Путин и Пашинян согласовали вывод пограничников РФ из некоторых областей Армении


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Марина Василевская передала Александру Лукашенко флаг Беларуси, побывавший на МКС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Святая миссия русского солдата


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Ольга Бузова

Оказывается, многие не поддерживают отношения с Ольгой Бузовой



Москва

В Москве лифт оторвал 10-летней девочке средний палец

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net