Песков: QR-кодларны пандемия тәмамланганнан соң гына гамәлдән чыгарып булачак
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Ковид чикләүләре һәм QR-кодларны Covid-19 инфекциясенә карата күмәк иммунитетка ирешкәч түгел, ә пандемия тәмамланганнан соң гына тулысынча гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак. Бу хакта журналистларга РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Чикләүләрне һәм QR-кодларны тулысынча гамәлдән чыгару — һичшиксез, пандемия беткәннән соң булачак», — дип аңлатты Дмитрий Песков. Ул шулай ук җәмәгать күмәк иммунитеты булу — ул ирешелгән максат түгел һәм ул ревакцинация хисабына мөмкин булган максималь планкада торырга тиеш, дип өстәде.
Пандемия дәвам итә, һәм бу, элеккечә үк, җитди чаралар таләп итә торган җитди янау, диде ул һәм яңа чикләүләр кертү ихтималы булуын искәртте. Һәр төбәк, эпидемиологик ситуациягә карап, нинди чаралар күрүне үзе хәл итәчәк. Федераль дәрәҗәдә әлегә яңа чикләүләр планлаштырылмый, дип өстәде Песков.
Татарстанда барлык җәмәгать транспортында — шәһәр, шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларда QR-кодларны тикшерү башлана, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.