Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә яңа җитәкче билгеләнде
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Екатерина Андреева). Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең яңа башлыгы итеп шәһәр зооботсадасының элеккеге директоры Фәнис Нурмөхәммәтов билгеләнде. Бүген яңа җитәкчене коллективка Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Илсур Метшин районнар командасы алдында торган бурычларны билгеләде. Сүз Авиатөзелеш районының киләчәктәге үсеше турында бара — халыкны җәлеп итү урыннары булдыру, ташландык сәнәгать зоналарын яңадан форматлаштыру... Читать дальше...