Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә Бөтенроссия этләр күргәзмәсе була
(Яшел Үзән, 19 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Җирле мәдәният йорты артындагы стадионга бөтен илдән конкурсантлар җыелды. Немец овчаркаларының күргәзмәсе Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Төмән, Самара һәм Россиянең башка шәһәрләре вәкилләрен берләштерде. «Клуб чемпионнарына кандидатлар» рангына номинантлар үз осталыкларын күрсәтәчәк, жюри иң яхшыларын билгеләячәк.