175нче гимназиядә эвакуациядә ярдәм иткән укучылар батырлык өчен бүләкләнәчәк
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Казанның 175нче гимназиясендә фаҗига вакытында батырлык күрсәткән укучылар исемлеген әзерлиләр. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«175нче гимназиядә коткару операциясендә укучылар үзләре дә катнашты. Хәзер фаҗига вакытында батырлык күрсәткән укытучылар һәм 5 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр укучылар исемлеге әзерләнә. Кемдер балаларны чыгарырга, кемдер укытучы белән ишектән керүне чикләргә булышкан, — диде спикер.
Аның сүзләренчә, фаҗига вакытында мәктәпнең педагогик составы профессиональ эш иткән, алар балаларның иминлеге өчен барысын да эшләгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Казанның һөҗүм ясалган 175нче гимназиясенең укытучыларын һәм башка хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләргә тәкъдим итте.