Рөстәм Миңнеханов Казанның 175нче гимназиясендә бассейн төзергә кушты
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның фаҗига булган 175нче гимназиясендә капиталь ремонт вакытында бассейн төзеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Республика Президентының Казанның 175нче мәктәбендә бассейн төзү мәсьәләсен хәл итү йөкләмәсе бар. Сез беләсез, хәзерге вакытта анда капиталь ремонт эшләре бара, җәй дәвамында мәктәп тулысынча яңартылачак. Президент мәктәпнең эчке төзелешен тулысынча яңарту, кайдадыр функционалны, ниндидер кабинетларның урнашуын үзгәртү бурычын куйды», — диде спикер.
Ремонттан соң мәктәпне ачу киләсе уку елы башына планлаштырыла, диде Лилия Галимова.
Ул искәрткәнчә, мәктәптә фаҗигадә зыян күрүчеләр өчен акча җыю тәмамланып килә. Барлыгы 70 млн сумнан артык акча җыелган. Бу акча балаларның һәм укытучыларның җәйге ялын оештыруга тотылачак.
«Акча җыюга бик күп кеше үз өлешен кертте. Зыян күрүчеләр үзләре теләгән вакытта шифаханәгә һәм лагерьга барачак», — дип йомгаклады Лилия Галимова.