Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 15.01.2021

Түбән Камада Хач ману бәйрәмендә суга чуму өчен унбер урын әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 19 гыйнварда Түбән Кама шәһәре һәм районның унҗиде православие чиркәвендә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Хач ману бәйрәме гыйбадәтләре узачак. Соңыннан дин тотучылар тәре йөрешенә чыга. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бәкегә чуму махсус билгеләнгән 11 урында оештырылачак. Кызыл Чишмә бистәсендә — Изге чишмәдә, Кама Аланында Кама елгасында махсус коену урыннары ясала. Моннан тыш, Иске Чишмә, Кармалы, Олы Аты, Ширәмәт, Келәтле... Читать дальше...

Чирмешәндә күп балалы ике ана балалары белән ай буе очрашмаган

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 15 гыйнвар, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Коронавирус инфекциясе сәбәпле, социаль тармак белгечләренең эшләре икеләтә артты. Райондагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре дә җиде сменада дүрт айга якын изоляция режимында хезмәт куйды. Хезмәткәрләр арасында күп балалы аналар да булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Хезмәткәрләр, ике төркемгә бүленеп, икешәр атна территориядән бер дә чыкмыйча эшләде, өлкәннәр белән гел бергә булдык. Кайберәүләр... Читать дальше...

Россия төбәкләре авыл хезмәтчәннәренә ковидтан вакцина алу өчен гариза язарга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә коронавирустан вакцина ясарга йөкләде. Шуңа агросәнәгать идарәсенең төбәк органнары кыска вакытта вакцина дозасы күләме буенча гариза язарга тиеш. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Субъектларга даими мониторинг оештырырга һәм профилактика чараларын көчәйтергә кирәк. Беренче чиратта, сугым, эшкәртү һәм сортларга аеру цехлары хезмәткәрләренә вакцинация үткәрергә кирәк»... Читать дальше...



Ике алдынгы команда арасындагы уенда өстенлекне «Ак Барс» алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына каршы уенда җиңде. Матч 3:1 исәбенә төгәлләнде. «Ак Барс» һәм «Авангард» командалары — Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясенең ике лидеры. Бу сезонның дүрт уенның икесендә «Ак Барс», икесендә «Авангард» җиңде. Командалар җиңүләрен өйдәге уеннарында яулады. Әлеге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов уйнамады, бозда капитан вазифаларын һөҗүмче Артём Лукоянов үтәде. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021»дә җиңүләре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады. Ул «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга һәм «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинга телеграммалар юллады, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте. «18нче тапкыр „КАМАЗ-мастер“ командасы искиткеч нәтиҗә күрсәтте, ул быел гомуми зачетта бөтен пьедесталны яулады. Мавыктыргыч узыш остазларның... Читать дальше...

Татарстан климатының ике тапкырга тизрәк җылынуы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстанда климат дөньядагы уртача климатка караганда ике тапкыр зуррак тизлек белән җылына. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде. «Безнең төбәктә температура планетада караганда төгәл ике тапкыр зуррак үсеш тизлегенә ия. Температураның артуы аеруча 1976 елдан бирле сизелә. Һәм безнең... Читать дальше...

Олег Хисамов Көнчыгыш Кама аръягында татар диалектологиясе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 15 гыйнвар, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов Актанышта конференциядә Көнчыгыш Кама аръягында татар диалектологиясе проблемаларына багышланган доклады белән чыгыш ясады. Ул татар теленең иң зур диалекты булып саналган урта диалект (казан татарлары диалекты) үз эченә зур территориядә, башлыча Татарстан һәм Башкортстан республикаларында һәм аларга якын булган төбәкләрдә — Казан артыннан башлап... Читать дальше...

Галимә: XVIII–XIX йөз документларындагы «башкорт» атамасы — милләт күрсәткече түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова XVIII–XIX йөз документларындагы «башкорт» атамасының милләт күрсәткече булмавын әйтте. Бу нәтиҗәне ул Актаныш районы Байсар, Мәчти, Актанышбаш, Иске Кормаш, Такталачык авылларының метрика документларын өйрәнгәннән соң ясаган. «XVIII–XIX йөз документларында кулланылган „башкорт“ атамасы — милләт күрсәткече түгел. Мондый атамалар метрика язмаларында халыкның социаль катламын күрсәтү өчен еш кулланылган, анда беркайчан да милләт язылмаган», — диде ул.



Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил, буран, юлларда кар көртләре көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак. Җил көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, киләсе атнада республикада явым-төшем акрынлап кимиячәк. Һава температурасы -29 градуска кадәр төшәчәк.

«Дакар-2021» җиңүчесе Дмитрий Сотников: Минем сүзем юк, эмоцияләр генә өстенлек итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» командасы пилоты Дмитрий Сотников үз карьерасында беренче тапкыр «Дакар» раллие җиңүчесе булды. Ул Согуд Гарәбстанындагы триумфыннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Минем сүзем юк, эмоцияләр генә өстенлек итә. Җиңүебезгә ышана да алмыйм әле. Без бу җиңүгә берничә ел бардык, акрынлап якынайдык. Хәзер мин бик бәхетле, барлык егетләр белән горурланам. Бу фантастика, безнең экипаж һәм команда беренче урынны алу өчен авыр эш башкарды», — диде ул. Читать дальше...

Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов истәлегенә багышланган кичә бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Нәҗип Җиһановның шәхесе зур әдәби әсәргә лаек, кайчан да булса ул әсәр язылыр дип саный Казан консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев. Бу хакта ул Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган кичәдә әйтте. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында күренекле композиторның истәлегенә багышланган кичә башланып китте. Нәҗип Җиһановның иҗаты һәм тормыш юлы белән Казан консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев таныштырды.  Кичәнең рәсми өлешендә... Читать дальше...

Тарихчы: Метрикаларда «Башкорт», «Игенче», «Падишаһ колы» дигән сословиеләр очрый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Актаныш районы Байсар, Мәчти, Актанышбаш, Иске Кормаш, Такталачык авылларының метрика документларын өйрәнгән тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова «Башкорт», «Игенче», «Падишаһ колы» кебек сословиеләр очраганын әйтте. Бу хакта ул «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде. «Байсар, Мәчти, Актанышбаш, Иске Кормаш, Такталычык авылларының метрик язмалары 1870-1880 елларына карый. Читать дальше...

Миңнеханов Валерий Фальков белән уртак программаларның үтәлеше турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә Россиянең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Миңнеханов һәм Фальков берничә уртак профильле программаны үтәү мәсьәләләре, шулай ук Татарстан белән Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының 2021 елда хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар. Алдан Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы башлыгы... Читать дальше...

Әлфия Галләмова: Мәҗит Гафури — Башкортстан үсешенә зур өлеш керткән татар язучысы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы, халык шагыйре Мәҗит Гафури 1920 — 1930 елларда Башкортстан үсешенә зур өлеш керткән татар язучысы буларак бәяләнгән. Бу хакта Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова Актанышта үткән конференциядә «Совет чорында Башкортстан татарлары: социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеш факторлары» доклады белән чыгышында сөйләде. «Идел-Урал дәүләте проекты чынга ашырылмау сәбәпле, хәзерге Башкортстанның көнбатыш районында яшәүче татарлар ТАССРдан читтә булып кала. Читать дальше...

Ирада Әюпова «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә кунакта булып кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә кунакта булып кайтты. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бирегә ул «Яраткан шигырь» флешмобында катнашу максаты белән килде. Әлеге проект 2020 елның ноябрендә старт алды. Кыска вакыт эчендә «Яраткан шигырь» флешмобы күп кенә танылган шәхесләрне, дәүләт эшлеклеләрен, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен үзенә җәлеп итте. Беренчеләрдән булып флешмобта Татарстан Республикасы... Читать дальше...

Илдар Габдрафыйков: Җанисәп киеренкелеген алдагы еллар белән чагыштырып булмый

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быелгы җанисәп алдыннан киеренкелекне алдагы еллар белән чагыштырып та булмый. Тарих фәннәре кандидаты, Уфаның Р.Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков Актанышта уза торган фәнни-гамәли конференциядә шулай дип белдерде. «Быелгы җанисәптә киеренкелекне алдагы еллардагы халык санын алу белән чагыштырып та булмый. Вазгыять бик киеренке», — диде белгеч. Ул «Көнчыгыш Кама аръягы һәм Урал буеның үткәне ... Читать дальше...

«Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган сыерлар иминиятләштерелмәгән булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган маллар иминиятләштерелмәгән булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов әйтте. «Хуҗалыктагы бер баш мал да иминиятләштерелмәгән иде», — дип белдерде идарә башлыгы. Элегрәк «Татар-информ» Арча районындагы «Ак Барс» агрокомплексында туберкулез табылу сәбәпле, фермадагы дүрт... Читать дальше...

Песошин: 2030 елга Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе ике мәртәбә кимергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2030 елга ярлылык дәрәҗәсе Татарстанда 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда ике тапкырга кимергә, ә хезмәт базарында хәл 2021 ел ахырына 2019 ел дәрәҗәсенә кадәр торгызылырга тиеш. Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында төбәкнең социаль тармагы алдына шундый бурыч куйды. Чыгыш башында ул яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика... Читать дальше...

Салих Батыев милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сораган булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыевның 1960 елда документларда милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сорап гариза язуын әйтте. Бу хакта ул Актанышта үткән «Совет чорында Башкортстан татарлары: социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеш факторлары» конференциясендә доклады белән чыгышында сөйләде. «Гаризасында ул партия документында милләт пунктында башкорт сүзен татар сүзенә үзгәртеп язуларын сорый. Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Персональные новости
РБК

РБК: педиатра Буянову за фейки про армию России отправили в СИЗО





2020 елның 31 декабреннән соң түләгән иминиятләштерү взнослары салым суммасын киметә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елның дүртенче кварталы өчен исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) суммасын 31 декабрьдән соң түләгән иминиятләштерү взнослары хисабына киметеп була. Бу турыда Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе юридик затларга салым салу бүлеге җитәкчесе Эльмира Хәмидуллина вебинарда сөйләде. «2020 елның 31 декабренә кадәр ЕНВД түләгән эшмәкәрләр быелдан әлеге режимнан файдалана алмыйлар. Шулай да, аларга 2020 елның дүртенче кварталында... Читать дальше...

Татарстанда киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Киләсе атна башыннан Россия һәм Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан «Спутник V» препараты белән прививка ясатуга язылу функциясе барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде. «Дүшәмбедән Татарстан һәм федераль Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша прививка кабинетлары расписаниесен эзләргә мөмкин булачак. Читать дальше...

Мәгариф идарәсе: Тәрәзәдән егылган укучы сыйныфташлары белән ызгышмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Казанның 65нче мәктәбе тәрәзәсеннән егылган яшүсмер белән бәйле вазгыятьне ачыклый. Бу турыда «Татар-информ»га идарә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Мәгариф идарәсе бу вазгыятьтән хәбәрдар, хезмәткәрләр һәлакәт урынына барган. Бала исән, аны әнисе озатуында ашыгыч ярдәм белән республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча... Читать дальше...

Гөлнара Габдрахманова татар һәм рус гаиләләренең гаилә кыйммәтләрен чагыштырды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова Актанышта фәнни-гамәли конференциядә татар һәм рус гаиләләренең гаилә кыйммәтләрен чагыштырып күрсәтте. Ул төрле этник төркемнәрнең гаилә кыйммәтләрен чагыштырыр өчен, татар гына түгел, руслардан да — төрле гаилә төркемнәреннән 30 интервью алганнарын әйтте. «Татар гаиләләрендә еш кына „әти мөһим“, „төпчек бала әти-әнисен карарга тиеш“ дип әйттеләр. Читать дальше...

Миңнеханов «КАМАЗ-мастер»ны «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Республика Президенты „КАМАЗ-мастер“ командасын җиңүләре белән котлады! Рөстәм Миңнеханов видео буенча Владимир Чагин һәм Эдуард Николаев белән элемтәгә керде», — диде Лилия Галимова. Дмитрий Сотниковның экипажы узышның хәлиткеч этабында... Читать дальше...

Татарстан прокуратурасы БТИҮне экстремистик оешма дип тануны таләп итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ВТОЦ) экстремистик оешма дип тануны таләп итте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. 2017 елда Интернетта БТИҮ исеменнән ачык хат чыкты, анда экспертлар милләтара ызгышка чакыру булуын ачыклаган. Анда Хәрәкәт вәкилләре республикада татар телен дәүләт теле итәргә чакырган. Шул ук елда хәрәкәткә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге кушылды... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Московской области прошел чемпионат Центрального округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Huawei представила IDS на 26-м Всемирном энергетическом конгрессе





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певец

Певец Григорий Лепс откроет караоке-бар Leps Bar в Петербурге



Москва

Терапевт из Саранска купила жилье в новостройке Подмосковья по соципотеке

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net