Миңнеханов «КАМАЗ-мастер»ны «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Республика Президенты „КАМАЗ-мастер“ командасын җиңүләре белән котлады! Рөстәм Миңнеханов видео буенча Владимир Чагин һәм Эдуард Николаев белән элемтәгә керде», — диде Лилия Галимова. Дмитрий Сотниковның экипажы узышның хәлиткеч этабында икенче нәтиҗә күрсәтте һәм генераль классификация нәтиҗәләре буенча легендар раллида җиңү яулады.