Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 23.01.2021

Чирмешәннең Әккәрәй авылында бер гаилә авылдашларын кышын су коенырга ияләштерә

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Михаил Наратов). Күптән түгел Чирмешән районының Әккәрәй авылы уртасыннан агучы елга өстендә моржлар бәйрәме үтте. Анда авылдашлар, Чирмешәннән, Нурлаттан, күрше авыллардан кунаклар, Әлмәт шәһәрендәге моржлар клубы вәкилләре җыелган иде. Моржлар коенуы — Хач ману (Крещение) бәйрәмендә иорданда-бәкедә коенып чыгу гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше дә. Ул организмны ныгыту системасы, хәтта спортның бер төре. Авылда әлеге хәрәкәтнең инициаторлары Кваковлар гаиләсе. Читать дальше...

Чистай районы башлыгы коронавируска каршы прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Чистай, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре» , Гөлгенә Сафиуллина). Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Чистай поликлиникасында коронавирустан прививка ясатты. 21 көннән соң аны кабат вакцинация көтә. «Прививка ясарга кирәк дип саныйм, чөнки без барыбыз бергә бу вирусны туктатырга тиеш. Үз-үзеңне, якыннарыңны, бигрәк тә өлкән буынны сакларга кирәк. Препаратка тулы ышаныч бар. Вакцинацияләү процедурасы җиңел һәм гади. Поликлиникада прививка ясар алдыннан анкеталаштыру үткәрелә, табиб карый», — диде Дмитрий Алексеевич. Читать дальше...

Мәскәүдән килгән машина Казанда авариягә очраган, бер кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел машина бәрелешкәннән соң, бер кеше зыян күргән. Машиналарның берсе Мәскәүдән килгән булган. «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итүенчә, бүген көндез Горький шоссесында автозаправкадан ерак түгел «Лада» һәм Мәскәү өлкәсе номерлары куелган «Мицубиси» бәрелешкән. «Лада» юл киртәсенә барып төртелгән, ә «Мицубиси» борылып, юлга аркылы баскан. Шаһитлар сүзләренә караганда, «Лада» машинасында баручы пассажир ир-ат зыян күргән.



Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 1 гыйнвардан үз көченә кергән яңа санитар кагыйдәләр буенча, мәктәптә укыту өчен кесә телефоны куллану тыела. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.шул хакта хәбәр итә. «Балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү, укыту, ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларына карата яңа санитар-эпидемиологик таләпләр"дә күрсәтелгәнчә, белем бирү максатларында мобиль элемтә чаралары кулланылмый», - дип аңлатты Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль... Читать дальше...

Нәфигулла хәзрәт Аширов коронавирус йоктыру сәбәпле хастаханәдә ята

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Росси мөселманнары Диния нәзарәте пленумы әгъзасы Нәфигулла хәзрәт Аширов коронавирус авыруы белән хастаханәдә ята. «Ул биш көн инде хастаханәдә. Анализлар коронавирус булуын күрсәтте. Биш көн элек КТ ясаганнар иде — ике яклы пневмония. Үпкәләре 50 процентка зарарланган. Бүген тагын КТ ясадылар, мәгълүмат юк әле. Аны дәвалыйлар, әлегә үзгәрешләр юк», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә хәзрәтнең улы Юныс Аширов. Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда томан төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртәгә, 24 гыйнварда, Татарстанда территориясендә томан төшәчәк.  Шимбә, 23 гыйнварда, кичке алтыдан якшәмбе киченә кадәр Казанда һәм республикада урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларында. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә томан һәм бозлавыкның бик куркыныч булырга мөмкин булуын искәртәләр. Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш ителә. Читать дальше...

Татарстан чаңгычысы Алия Ихсанова Финляндиядә Дөнья кубогы этабында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысы Алия Ихсанова бүген Финляндиянең Лахти шәһәрендә башланган чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогының алтынчы этабында катнашты. 15 километрга (скиатлон 2×7,5 км) узышта Ихсанова 28нче нәтиҗә күрсәтте, җиңүчедән ул 3 минут 48,5 секундка калышты. Беренче урынны Норвегия чаңгычысы Терезе Йохауг яулады, ул 37 минут 45,1 секундта 15 километр араны узды. Икенче һәм өченче урыннар шулай ук норвегиялеләр - Хелене Марание Фоссесхолм һәм Хейди Венг яулады. Читать дальше...

Казан үзәгендә протест акциясе тәмамланып килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда бүген шәһәр үзәгендә федераль протест акциясе кысаларында узган чара ахырына якынлаша. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә акциядә катнашучылар шәһәр үзәгенә җыелды, аннары Бауман, Кремль урамнары һәм Черек күл яныннан узды. Сәгать өчләр тирәсендә акциядә катнашучыларның бер өлеше Ирек мәйданына килде. Күпләр бу хәлләрне телефоннарына төшерде. Мәйданга полицейскийлар килгәч, кешеләрнең төп өлеше таралды. Агентлык элек хәбәр иткәнчә, акция башында чараларны... Читать дальше...



Төркиядә «Спутник V» вакцинасын җитештерә башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Туры инвестицияләр фонды Төркиянең фармацевтика продукциясе җитештерә торган әйдәп баручы оешмасы белән Төркиядә коронавирустан «Спутник V» вакцинасын җитештерү турында килешүне имзалады һәм технологияләр трансферын башлады. РИА Новости әлеге фондка сылтама белән хәбәр иткәнчә, җитештерүнең потенциаль күләме — елына „Спутник V“ вакцинасының миллионлаган дозасы, шулай ук җитештерүне киләчәктә киңәйтү мөмкинлеге турында да фикер алышалар. "Вакцина Төркия эчке базарына да... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Кама-1» электромобиле турында: Ничек сиңа бу, Илон Маск?

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында Россиядә беренче компактлы «Кама-1» шәһәр электромобилен сынап карады, дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгенең сынау полигонында Татарстан Республикасы Президенты шушы электромобильдә йөреп карады. «Менә дигән машина, бик уңайлы. Яшьләр өчен, шәһәргә чыгу өчен — иң мөһиме», — дип бәяләде ул. Instagram социаль челтәрендәге битендә Рөстәм Миңнеханов сәфәр видеосын тәкъдим итте. Читать дальше...

Мөслимдә Фәрит Корбанов истәлегенә көрәш бәйгесе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 20 февральдә Мөслимдә IV Республика татарча милли көрәш бәйгесе була. Бәйге танылган көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә багышлана. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйге сәгать унда Мөслим бистәсенең «Яшьлек» универсаль спорт комплексында башлана. Бәйгегә мөслимлеләр, якташлар, район кунаклары чакырыла, диелә хәбәрдә.

Фейсбукның автоматик тәрҗемә итү системасына татар теле дә өстәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Фейбук социаль челтәренең автомат рәвештә тәрҗемә итә торган системасында татар теле дә барлыкка килде. Әлеге система татар телендәге язманы автоматик рәвештә тәрҗемә итә.

Протест акцияләре вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар,«Татар-информ»). Казан үзәгендә протест акциясе вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр. Кайбер массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен тоткарлаганнар иде. Билгеле булганча, агентлык журналистларыннан тыш, «Эфир» телеканалы, Progorod, Kazanfirst, «Казанский репортер» хәбәрчеләре һәм операторлары тоткарланган. Хәзерге вакытта «Татар-информ»ның өч хәбәрчесе, фотограф һәм оператор янә Казан үзәгендә эшли. Бауман һәм Кремль урамнарында уза торган акцияләр тыныч характерда бара.

Ринат Фәхретдинов UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Катнаш көрәш сәнгате (ММА) көрәшчесе Ринат Фәхретдинов UFS лигасы белән контракт төзеде. Ул UFC — катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе булды. «Мин беләм: Россиядә анда көрәшергә миннән дә лаеклырак егетләр күп, әмма кем дә булса ул шанстан баш тарта алыр идеме? ММА дөньясында истә калу өчен барысын да эшләрмен. Кызыл китапка кергән татар егете UFC лигасында! Алга!» — дип яза көрәшче үзенең инстаграм сәхифәсендә. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән дүрт кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Мәрхүмнәрнең өчесе ир-ат, берсе хатын-кыз. Ир-атлар 1927, 1930, 1982 елда туган. Хатын-кыз 1932 елгы. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә. Шулай итеп, республикада коронавирус корбаннары саны 237 булды.

Рауль Мирхәйдәров Россия Табигый фәннәр академиясе академигы исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Язучы Рауль Мирхәйдәровка Россия Табигый фәннәр академиясе академигы исеме бирелде. Галимне мактаулы исеме белән Татарстан Язучылар берлеге котлады. Рауль Мирхәйдәров – язучы, гомуми тиражы 10 миллион данәдән артык булган утыздан артык китап авторы, СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премиясе лауреаты (1989 ел), атказанган сәнгать эшлеклесе (1999 ел), заманча рәсем сәнгатенең иң зур коллекционерларының берсе (2000 дән артык картина).

Бакча-Сарай авылындагы аз комплектлы мәктәп Татарстанда иң яхшыларның берсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Югары Ослан районының Бакча-Сарай авылында урнашкан аграр профилле «Матюшино урта гомуми белем бирә торган» аз комплектлы мәктәпнең Татарстанда иң яхшыларның берсе булуын хәбәр итте. Министрлык мәктәп директоры Илдус Шәрәфиев белән «Российская газета»да  чыккан әңгәмәне дә урнаштырган. Хәзерге вакытта 32 бала белем ала торган Бакча-Сарай мәктәбенең ике катлы бинасы, авыл читендә теплицасы, гаражы, су башнясы һәм мәктәп яны территориясе бар. Читать дальше...

Татарстан укучыларын «Медицинаның киләчәге» олимпиадасында катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәктәп укучыларының «Медицинаның киләчәге» Идел буе ачык олимпиадасы башланды. Олимпиада «биология» гомуми белем бирү фәне буенча үткәрелә. Катнашу өчен 9-11 сыйныф укучылары чакырыла, диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә. Беренче (читтән торып) этапта укучыларга 8 иҗади бирем чишәргә тәкъдим ителә. Җаваплар 9 февральгә кадәр кабул ителә. Олимпиаданың йомгаклау этабы 21 мартта узачак. Үткәрү форматы соңрак игълан ителәчәк. Икенче этап биремнәре иҗади характердагы биремнәрне... Читать дальше...

Казанга «Милләтләр театры»ның «Хуҗа Насретдин» спектаклен алып килергә планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанга Мәскәүнең «Милләтләр театры» куя торган «Хуҗа Насретдин» спектаклен алып килергә ниятлиләр. «Татар-информ»га «Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев шул хакта сөйләде. «Мин спектакльнең фоторәсемнәрен һәм видеода өзекләрен күрдем. Тулы премьера аларда февраль аена билгеләнгән. Сүз уңаеннан, „Милләтләр театры“ киләчәктә бу спектакльне Казанга алып килергә планлаштыра», — диде Зәйниев. Әлегә «Әкият» һәм «Милләтләр театры» спектакль кую турында сөйләшүләр алып бара. Читать дальше...


Музыкальные новости
Джиган

Джиган запретит дочери Ариеле встречаться с определенной категорией парней





Персональные новости
#123ru.net

В Московской области сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже дорогостоящего электрооборудования





Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа онкология үзәген ачты

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалының яңа бинасын ачты. Тантаналы чарада РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. «Кама аръягында төбәк онкология коүзәгенә бездә кискен ихтыяҗ күптән туды. Без шушындый проектны планлаштырдык. Һәм менә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән һәм КамАЗның... Читать дальше...

Татарстан Президенты Чаллыда социаль ипотека йортына күченүчеләрне котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнывар, «Татар-информ»). Бүген Чаллының 63 нче микрорайонында социаль ипотека буенча төзелгән 414 фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, торак белән тәэмин итү — тормыш сыйфатын яхшыртуның төп критерийларыннан берсе. «Дәүләт башлыгы 2030 елга 120 млн. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны тотрыклы – 85-95 очрак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 белән авыручылар һәм сәламәтләнүчеләр саны мониторингы алып барыла. Covid-19 белән авыручылар саны көн саен тотрыклы — 85-95 очрак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә шул хакта әйтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хокук саклау хезмәтләренең, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, муниципаль берәмлекләр башлыкларының системалы эше санитар-эпидемиологик... Читать дальше...

Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән күмәк юл-транспорт һәлакәтен шаһитлар видеога төшереп алган. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыкты. Авария бүген иртән Бертуган Касыймовлар һәм Рихард Зорге урамнары чатында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус берьюлы берничә автомобильне бәрдергән. Кадрларда кимендә биш автомобильгә зыян килгәне күренә. Авария аркасында юлда зур бөке барлыкка килгән.

Татарстанда 2021 ел планындагы торакның 7 проценты файдалануга тапшырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда бүгенге көндә планлаштырылган 2 млн 670 мең квадрат метр торакның 189 мең квадрат метры, ягъни планның 7 проценты файдалануга тапшырылганлыгын әйтте. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Читать дальше...

Татарстан урманнарында «каракорт» үрмәкүчләре очрый башлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). «Каракорт» гаиләсенә керә торган үрмәкүчләр акрынлап Татарстан урманнарында барлыкка килә башлады, алар шулай итеп яшәү тирәлеген төньякка таба киңәйтә. 2020 елда бу агулы бөҗәкләр республиканың ике кешесен тешләгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта сөйләгән. «Хәзер җәйге чорда безгә „каракорт“ бөҗәкләре тешләгән пациентлар мөрәҗәгать итә башлады. <…> Узган ел бездә шундый ике пациент булды»... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Андрей Мидловец выиграл якутский финал на первенстве России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина заявила, что скучает по России, но пока не может приехать


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Михаил Кутушов

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье



Москва

Арестован инспектор ДПС, пропустивший за взятку машину подозреваемого в убийстве в Люблино

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net