Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 29.01.2021

Айдар Метшин белән Камил Сәмигуллин хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин нәзарәткә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күрешергә килде. Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, эшчәнлеге һәм башкалар хакында барды. Камил хәзрәт Түбән Кама җитәкчесен нәзарәт урнашкан тарихи бина һәм күпкырлы эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды. Мөфти хәзрәт сүзне Түбән Камада төзелүче «Ак каен» исемле яңа мәчеткә... Читать дальше...

Сабада Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр сәнгате бәйгесенең зональ этабы тәмамланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 гыйнварда Саба районында Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате бәйгесенең зональ этабын йомгаклау булды. Бәйге Милли театр сәнгатен үстерү, Шәүкәт Биктимеров һәм татар драматурглары, язучылар иҗатын пропагандалау максатыннан оештырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгенең сайлап алу турында 23 коллектив катнашкан иде. Алар арасыннан иң яхшы тугыз коллектив йомгаклау этабында чыгыш ясады. Конкурсны оештыручылар... Читать дальше...

Һава шартлары начарлану сәбәпле, машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан буенча ЮХИДИ йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди, чөнки Һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына республиканың Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Синоптиклар фаразлавынча, шимбә, 30 гыйнварда бөтен республика буенча кар, буран, көчле җил көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин. ЮХИДИ кышкы шиналар куймаган килеш машинада йөрү тыелуын искәртә. Начар һава шартларында йөртүчеләр имин тизлек сайларга тиеш. Читать дальше...



Мәктәпләрдә парламент дәресләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап уздырылачак. «Парламент дәресләрен үткәрү күркәм традициягә әйләнде», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыкларының Дуслык йортында узган тантаналы чарада. Ул бу проектның Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2009 елдан бирле гамәлгә ашырылуын искәртте. Читать дальше...

Татарстанда җылылык өчен түләү декабрьдә аномаль салкын булу сәбәпле арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ягып җылыту бәясе тарифларны арттыру сәбәпле түгел, ә декабрьдә аномаль салкын булганга арткан. «Татар-информ» агентлыгында торак биналарны җылытуга бәйле торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясендә шул хакта әйттеләр. «Без тарифлар үзгәрешен түгел, ә түләү мәсьәләсен карыйбыз. Тарифлар агымдагы елның икенче яртысында көйләнә һәм үзгәрә. Шулай ук тарифлар соңгы биш ел дәвамында көйләнә. Түләүләр 2021 елның 1 июленнән артачак. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Туган телләр елына багышланган картиналар күргәзмәсен карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Лики России» картиналар күргәзмәсен карады. Татарстан халыкларының Дуслык йортында оештырылган күргәзмәне РФ Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча комиссия рәисе Владимир Зорин әзерләгән.  Картиналар аның гаилә коллекциясеннән. Ул Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган. Читать дальше...

Казанда законсыз акциядә катнашучылар шәхесен урамдагы камералар буенча ачыклаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда законсыз акциядә катнашучыларның барысының да шәхесен урамнарда куелган камера язмалары буенча ачыклаганнар. Агентлыкка үз чыганагыннан билгеле булганча, Казанда 23 гыйнварда законсыз акциягә килгән кешеләрнең шәхесен билгеләү өчен «Имин шәһәр» видеокүзәтү системасын файдаланганнар. Чыганак сүзләренчә, битлек, куртка яки капюшон камерадан качу мөмкинлеге бирми, эзләү чараларын телефон һәм социаль челтәрләр буенча да башкарыла. Закон бозган һәр кешене җаваплылык көтә. Читать дальше...

Сәнгать белгече Рауза Солтанова «Театраль роман 2020» премиясенә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Барлык диннәр храмын төзүче Илдар Хановның тол хатыны — сәнгать белгече Рауза Солтанова театр турындагы әдәбият өлкәсендә «Театраль роман 2020» VII премия лауреаты булды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире «Татар театры сценографиясе: төп этаплар, закончалыклар» китабы өчен бүләккә лаек булды, диелә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәрендә. Читать дальше...



Алексей Песошин «Татэнергосбыт» Директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген «Татэнергосбыт» җәмгыятенең Директорлар советы утырышы көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылган иде. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырышта «Татэнергосбыт» җәмгыятенең 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, узган елда инвестиция программасының үтәлеше, шулай ук керемнәр һәм чыгымнар бюджетын, 2021 елга капитал кертемнәр программасын раслау мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 гыйнварда, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Иртән һәм көндез республика буенча, шулай ук Казанда да буран чыгарга мөмкин. Ул вакытта күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк. Моннан тыш, көньяктан көчле җил фаразлана. Вакыты белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, төбәк территориясендә җылы һава торышы сакланачак.

Рөстәм Миңнеханов Кукмара хезмәтчәннәрен рекордлы күләмдә сөт саву белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Кукмара районы авыл хезмәтчәннәрен рекордлы күләмдә сөт саву белән котлады. Ул котлау телеграммасын муниципалитет җитәкчесе Сергей Димитриевка җибәрде. Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы терлекчеләре кооператив тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 100 тонна сөт сауган. Татарстан Президенты моны «бик яхшы хезмәт казанышы» дип атады. «Бу район җитәкчелеге ярдәмендә хуҗалык коллективының бердәм... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган. 1940, 1951, 1959 һәм 1964 елларда туган хатын-кызлар ковидтан үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән. Республикада пандемия башланганнан бирле ковидтан 260 кеше үлгән.

Василий Лановой вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган артист Василий Лановой вафат булу сәбәпле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Римас Туминаска актерлар коллективының кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде. СССРның халык артисты Василий Лановой коронавирусның авыр формасыннан соң, кичә, Мәскәүдә 87 яшендә вафат булган.  «Мондый олы шәхеснең китүе белән килешү кыен. Василий Семенович безнең театр һәм кинематография тарихында тулы бер чорның гәүдәләнеше булды. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең өчен халыкара дуслык бик кыйммәтле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада яшәүче күп милләтле халыкларның дуслыгы кыйммәте турында әйтте. Бүген Татарстан халыкларының Дуслык йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды. Парламент башлыгы елның әһәмияте турында фикерен әйтте. «Татарстан халыклары ассамблеясе еш кына тел, этномәдәнилеккә бәйле тәкъдимнәр белән чыга иде, ә бу юлы шушы... Читать дальше...

Милли шура рәисе Чиләбе өлкәсендә Зәйнулла ишан Рәсүлев каберенә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре Иске Татар зиратында урнашкан Зәйнулла ишан Рәсүлевның каберен карау белән тәмамланды. Доганы Данис хәзрәт Әхмәтшин укыды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте . Танылган дин эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог Зәйнулла Хәбибулла улы Рәсүлев 1833 елның мартында Оренбург губерниясе Троицк өязенең Шәрип авылында дөньяга килә. Читать дальше...

Татарстанга коронавирустан вакцинаның зур партиясе кайтарыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга Covid-19 коронавирусыннан вакцинаның чираттагы партиясе кайтарылачак. «Партия хәзер юлда. Ул бүген килергә тиеш», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Төгәл доза турында хәбәр ителми, әмма партиянең шактый зур булачагы билгеле. Жаворонков аңлатканча, «Спутник V» препаратының яңа дозасы хәзер поликлиникада һәм хастаханәдә прививка ясатырга язылган кешеләргә җитәчәк.

«Саләх» мәчете имам-хатыйбы Ислам динендә алдарга яраган очракларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы мөселманга алдарга яраган очракларны атады. «Ислам динендә кайбер хәлләрдә ялганларга рөхсәт ителә: бер-берсе белән сөйләшмәгән ир белән хатынны яки ике мөселманны килештерер өчен, сугышта дошманны алдар өчен. Шулай ук кемнең булса да җанына, малына, диненә һәм намусына золым һәм хаксызлык белән зарар килгәндә, аларны коткарыру ниятеннән һәм хаста кешеләргә өмет, яшәү көче бирер өчен алдарга ярый», — диде ул. Читать дальше...

«Хатлар йорты» хуҗабикәсе Рөстәм Миңнеханов идеясенә ияреп татарча флешмоб башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмында Халыкара интернетсыз көнгә әзерлеге турында язды. «Бу ялларда миңа кәгазьгә язган хатлар һәм матур открыткалар гына җибәрәсезме?» — дип сорады ул язылучыларыннан. Президентның бу идеясенә беренче булып татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова иярде, ул үзенең иҗади аккаунтында флешмоб игълан иткән. «Милләттәшләр!  @rusminnikhanov  бу ялларны интернетсыз үткәрергә дәшә! Шул исәптән без дә бар татар халкын хат язарга ... Читать дальше...

Әдәбият галиме: Фатих Әмирхан Тукай белән бер елда туса да, күләгәдә кала бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң татар язучысы Фатих Әмирханга карата карашлар үзгәреп, әдипнең иҗаты күләгәдә калды дип саный. «Аңа либерал-буржуаз язучысы дигән мөһер тагалар һәм аның социализм төзелеше елларында әдәбият һәм җәмгыять өчен кирәге калмый. Яңадан әдәбиятка кайта башлавы 1960 елда булган "җепшеклек чорын"нан соң булды. Фатих Әмирхан Габдулла Тукай белән яшьтәш, аларның икесенең тууына быел 135 ел. Читать дальше...


Музыкальные новости
Певец

Певец Андрей Губин дал интервью в маске и заявил, что стал очень плохо выглядеть





Персональные новости
ВДНХ

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Тимергали хәзрәт Юлдашев: Алдау кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Алдау кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерә, ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев. «Хәдис-шәрифтә: „Ялган — кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр“, дигән юллар бар. Кеше алдаган вакытта аның күңелендә кара тап барлыкка килә. Аннан соң бу таплар арта һәм күңел тулысынча шушы кара таплар белән каплана», — дип сөйләде Тимергали... Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәте коронавирустан вакциналарның хәләллеген тикшерүне сорый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Диния нәзарәте коронавирустан вакциналарның хәләл булуын ачыклау өчен җитештерүчеләргә сорау җибәргән. «Кешеләрдән бик күп сораулар килә, шуңа баш каткан. Кулланырга ярыймы-юкмы дип сорыйлар. Без җитештерүчеләргә сорау җибәрдек, хәзер җавап көтәбез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин. Ирек хәзрәт сүзләренчә, составында дуңгыз аксымы яки спирт булган дарулар хәләл дип саналмый. Читать дальше...

Татарстанда 2022 елга кадәр дәүләт телләрен саклауга тагын 246 млн сум тотылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ике ел эчендә дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасына 246 млн сум акча тотарга ниятлиләр. «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасын финанслауның гомуми күләме ТР бюджеты акчасы исәбеннән 1 270,689923 млн сум тәшкил итә, — дип хәбәр ителә хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документларда. 2021 һәм 2022 елларда программага 123,41 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Программада барлыгы җиде төп бурыч куелган... Читать дальше...

Искәндәр Гыйләҗев халык массалары тарихта төп рольне уйный дигән фикер белән килешми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев халык массалары тарихта төп рольне уйный дигән фикер белән килешми. «Советлар Союзы заманында безне халык массалары тарихта төп рольне уйный дип өйрәттеләр. Чынлыкта, тарих шәхесләрдән тора, прогрессны шулар билгели. Халык шәхесләр артыннан ияреп бара», — диде Искәндәр Гыйләҗев. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында татар халкының бөек... Читать дальше...

Татарстанда 1,9 мең медицина хезмәткәре коронавирустан вакцинацияләүдә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 1,9 меңгә якын медицина хезмәткәре республикада яшәүчеләргә яңа коронавирустан вакцинация узарга ярдәм итә. «1 896 медицина хезмәткәре вакцинация процессында эшли», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Шул ук вакытта министр урынбасары бу прививка кампаниясендә эшләүчеләрнең соңгы саны булмавын әйтте. Мондый хезмәткәрләр саны... Читать дальше...

Соңгы атнада Татарстанда АИ-92 бензины 12 тиенгә кыйммәтләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстанда 18-25 гыйнвар аралыгында бензинның уртача бәясе арткан. АИ-92 маркалы бензинның литры – 12 тиенгә (моңарчы 42,54 сум булса, хәзер 42,66 тиенгә җиткән), АИ-92 исә 10 тиенгә (45,90 сумнан 46 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. Татарстанстат хәбәр иткәнчә, Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгының бәяләре (литры 53,35 һәм 47,48 сум) үзгәрешсез калган. Россиядә исә 2021 елның 18-24 гыйнвар аралыгында бензинның уртача бәясе 13 тиенгә арткан, диелә Росстат материалларында. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

«Был риск завершить борьбу еще в первом матче». В России оценили победу Рыбакиной в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Опыт проведения Всероссийской акции «Вода России» представлен на межведомственном заседании в Ташкенте





Путин в России и мире
Москва

Мария Захарова раскритиковала высказывание Нэнси Пелоси о Путине и протестах в США


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года



Москва

В Смоленской области ограничат движение на мосту через реку Ольшанку

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net