123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 14.01.2021

Чирмешән районының Әмир авылында берьюлы ике зур тантана була

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Чирмешән районының Әмир авылында 30 еллык мәчетне өр-яңа иттеләр. Менә шушы вакыйгалар уңаеннан мәчетне яңадан ачу һәм авыл тарихы турында китапны тәкъдим итү февраль азакларында — март башларында булыр дип көтелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мәгълүм булганча, әлеге мәчет якташларыбыз — шушы авылда туып үскән, Сургут эшмәкәрләре — бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәме белән төзекләндерелде. Шушы ук игелекле ир-егетләр... Читать дальше...

Казаннан Архангельск шәһәренә авиарейслар ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Казаннан Архангельск шәһәренә туры авиарейслар ачылды. Рейста Bombardier CRJ 200 самолетында юл вакыты ике сәгать чамсаы дәвам итәчәк. Бу турыда Казан аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итте. Самолет дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан, ә Архангельскидан сишәмбе һәм җомга көннәренә планлаштырылган. Казаннан самолет 14.45 сәгатьтә очып китә, Архангельскига 17.00 сәгатьтә килеп җитә. Лайнер Архангельскидан 11.35 сәгатьтә китә һәм Казанга 13.40 сәгатьтә төшә. Читать дальше...

Екатеринбург татарлары «Замандаш» театр-эстрада бәйрәме оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). «Екатеринбург татарлары милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы 17 гыйнварда «Замандаш» театр-эстрада мәдәни чарасын үткәрә. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Замандаш» театр-эстрада мәдәни чарасы Екатеринбург шәһәренең Ю.П. Глазков исемендәге «Эльмаш» мәдәният үзәгендә була. Татар халкының үзенчәлеген, мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү... Читать дальше...



Татарстанда карлы һәм җилле һава торышы саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар,«Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Буран көтелә, көндез аерым районнарда бераз кар явачак. Температура -8..-13 градус, төнлә -15 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана. Шимбә көнне чираттагы циклон йогынтысында кар яву фаразлана, төнлә температура -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 6..11 градуска кадәр салкын була. Читать дальше...

Башлангыч сыйныфта хатасыз язарга өйрәтү — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Мәгариф» , Рәдинә Ягъфәрова).Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Рәдинә Ягъфәрова балаларны хатасыз язарга өйрәтү хакында аңлата. Хатасыз язарга өйрәтү өчен кирәкле орфографик күнегүләр сайлаганда, иң элек орфографиянең принципларына мөрәҗәгать итәләр. Һәр тел өчен иң җайлы, уңайлы ысул — сүзне ишетелгәнчә язу, фонетик принцип. Татар теленең үз сүзләре нигездә фонетик принцип буенча, ничек әйтелсә шулай, языла. Академик грамматикада... Читать дальше...

Казан-Яшел Үзән трассасында алты машина бәрелешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан- Яшел Үзән трассасында чираттагы күмәк юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә берьюлы алты машина бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га авариядә катнашучылар хәбәр итте. Бүген кич Ильин авылы борылышына җиткәнче алты автомобиль бәрелешкән. Күмәк юл-транспорт һәлакәте буран һәм юлларда күз күреме начар булганлыктан килеп чыккан. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

Татарстан чаңгычылары Россия Кубогы этабында призлы урыннар яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан чаңгычылары Сергей Ардашев һәм Евгений Вахрушев бүген Киров-Чепецк шәһәрендә старт алган Россия Кубогының өченче этабында классик спринтның көмеш һәм бронза призерлары булды. Бу хакта Татарстан чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ике тапкыр дөнья чемпионы, Ханты-Мансийск вәкиле Сергей Устюгов (Ардашевны 2,11 секундка артта калдырды) җиңүче булды. Хатын-кызлар ярышында Татарстан спортчылары арасында Алия Ихсанова иң яхшы күрсәткечкә иреште... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә министрлык хәбәрендә. Коронавирустан 1939, 1942, 1946 һәм 1947 елларда туган хатын-кызлар үлгән. Шулай итеп, республикада яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 214кә җитте.



Ясалма интеллект башкортча иҗат иткән шигырьләр китабы чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү башкортлары корылтае Борис Ореховның «Мин шиғриәт үҙе... Компьютер шиғырҙар» нейропоэзия китабын тәкъдим итү чарасына чакыра. Башкорт теле илдә нейропоэзия китабы чыккан икенче (рус теленнән соң) тел булып тора. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Китапта ясалма интеллект, нейрочелтәр иҗат иткән шигырьләр тупланган. Борис Орехов башкорт телендә шигырьләр төзү өчен кыска вакытлы хәтере озын булган нейрочелтәр моделен кулланган, диелә хәбәрдә. Тәкъдим итү онлайн... Читать дальше...

Бауман урамында Яңа ел инсталляциясе җимерелеп төшкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Бауман урамында Яңа ел инсталляциясенең бер өлеше ватылып, җиргә ауган. Моны шаһитлар видеога төшереп социаль челтәрләргә куйган. Кадрларда җирдә яткан конструкция күренә. «Беркемгә дә зыян китермәгән кебек, әмма калганнары җимерелмәс дигән гарантия бармы?» — дип шәрехли бу хәлне видео авторы. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта урынга подрядчы оешма эшчеләре чыккан, алар конструкциянең торышын бәяләячәк. «Кар һәм җил корылманы аударган. Читать дальше...

Путин һәм Патриарх Кириллны Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачу тантанасында көтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәм Бөтен Россия Патриархы Кирилл Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве ачу тантанасына чакырылган. Әлеге чара быел җәйгә планлаштырылган. Бу хакта Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында билгеле булды. Казан епархиясе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. «Быел июль аена тантаналы ачу һәм чиркәүне изгеләндерү күздә тотыла, анда безнең дәүләт башлыгы һәм Изге Патриарх Кирилл чакырылган», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...

«ТурнирМикрофон» футбол турнирында быел гармунчылар командасы да катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 31 гыйнвар көнне «Ак Барс» көрәш сараенда татар иҗатчылары арасында «ТурнирМикрофон» футбол турниры үткәрелә. Турнирның быелгы яңалыгы — татар гармунчылары һәм Министрлар Кабинеты командаларының чыгышы. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә чараны оештыручы Фәнил Вакказов хәбәр итте. «ТурнирМикрофон» турниры быел бишенче кат үткәрелә. Быел турнирда сигез команда катнашырга теләк белдергән. Алар — татар җырчылары, «Салават» җыр театры, «Татар радиосы»... Читать дальше...

Антон Шибалов җитәкчелегендәге «КАМАЗ» экипажы «Дакар»ның 1унберенче этабында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» командасы вәкиле Антон Шибалов «Дакар» ралли-рейдының унберенче этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечкә иреште. Чаллы пилоты бүген 464 км озынлыктагы махсус участокны 4 сәгать 46 минут 38 секундта узды. Тагын бер «КАМАЗ-Мастер» вәкиле Айрат Мәрдиев зачет дистанциясен 4 минут 13 секундта акрынрак узып, Унберенче этапта икенче булды. «МАЗ»да белорус пилоты Алексей Вишневский өченче урынны алды, ул җиңүчедән 4 минут 53 секундка калышты. Чаллыдан тагын ике узышчы ... Читать дальше...

Газинур Гафиятуллин белән бергә хезмәт иткән сугышчының кызы каһарманны искә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин белән бергә хәрби хезмәт лагерендә булган, Бөек Ватан сугышында катнашкан Абдулла Миңнуллин фронтташының батырлыгы турында гаиләсендә искә ала торган булган, дип сөйләде аның кызы, Апас районы Олы Әтрәч авылында яшәүче Вафирә Миңнуллина. Абдулла Миңнуллин Апас районы Олы Әтрәч авылында 1907 елда туган. Хәрби хезмәткә алынгач аңа Газинур Гафиятуллин белән бергә хәрби хезмәткә өйрәнү лагерендә булырга туры килә. Читать дальше...

Мөфти Равил Гайнетдин коронавирустан «Спутник V» прививкасын ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин COVID-19 коронавирусыннан ике векторлы «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөфти Гайнетдин «Спутник V» вакцинасының беренче һәм икенче компонентларын 2020 елның ноябрь һәм декабрь айларында алган. Тиешле вакыт узганнан соң, анализ мөфтинең канында антитәнчекләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуын күрсәткән. Читать дальше...

Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексында туберкулез табылган. 3700 баш мөгезле эре терлек сугымга җибәрелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов сөйләде. «Бөтен сыерны да сугымга җибәрәбез, Бозаулар белән барысы бергә 3700 баш. Хәзерге вакытта алты йөзе китте инде. Атнага дүрт-биш тапкыр Алабуга ит-консерв комбинатына алып китәләр», — дип сөйләде ул. Җитәкче сүзләренчә, эшчеләрдә туберкулез табылмаган. Читать дальше...

Казан юлларында ун баллы бөкеләр хасил булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Буран аркасында, Татарстан башкаласы юлларында бөкеләр барлыкка килде. «Яндекс.Пробки» сервисы белешмәсе буенча, юлларда бөкеләр ун балл тәшкил итә. Бүген Казанда булган көчле буран шундый нәтиҗәләр китереп чыгарган. Хәзерге вакытта иң катлаулы хәл шәһәр үзәгендә. Сервис фаразлары буенча, бөкеләр кичке сигезгә генә дүрт баллга кими.

Татарстанда сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Сораштырылган һәр икенче кеше ришвәт бирергә әзер булуын белдергән. Мондый нәтиҗәләрне Татарстанда коррупция турында халык арасында социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР Икътисад министрлыгының социаль-икътисади мониторинг департаментының мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы Эльвира Юрасова сөйләде. «Коррупция вазгыятенә эләккән һәр икенче кеше ришвәт бирергә риза. Күпчелек... Читать дальше...

Композитор Рим Хәсәнов пьесаларын һәм шигырьләрен китап итеп чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган композитор Рим Хәсәнов үзенең пьесаларын һәм шигырьләрен бастырып чыгарган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. «Биш пьеса» һәм «Шигырьләр. Беренче китап» басмасын Россия каталогында һәм Россиянең төп китап саклагычларында табарга мөмкин булачак. «Иганәчеләр ярдәмендә мин зур булмаган тираж белән ике китап чыгардым. Барлык шигырьләр дә күптән түгел язылган. Пьесалар төрле елларда язылган», - ди автор. Рим Хәсәнов хәзер басмага тагын биш пьеса һәм элек язылган... Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

"Патриаршие": рэпер Тимати купил бронированный автомобиль за 60 млн рублей





Персональные новости
Россия

В России на треть вырос спрос на туристическое жилье в летний период





Татарстанда «Фермер мәктәбе» эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлана. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк гамәлгә ашыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен 12 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр «Сөт-ит терлекчелеге» яки «Кошчылык» юнәлеше буенча презентация яки видеоролик... Читать дальше...

Рамил Гали «Татмедиа» фотостудиясендә: Монда Татарстан йолдызларын фотога төшерәбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Татмедиа»да булганда, республика глянцлы журналларының тышлыкларын төшерү өчен уникаль мәйданчыкны тәкъдим иттеләр. Презентацияне ТР Фотографлар берлеге рәисе, фотостудия җитәкчесе Рамил Гали үткәрде. «Мәйданчыкның уникальлеге шунда — без монда югары сыйфатлы сәнгать продукты җитештерәбез, Татарстанның глянцлы журналларына тышлыклар ясыйбыз. Студиянең эше халыкара стандартка якынайтылган», — дип сөйләде Гали. Читать дальше...

Һава торышы начар булганга Татарстан юллары автобус һәм йөк машиналары өчен ябыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстан трассаларын автобуслар һәм йөк машиналары өчен ябалар. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Синоптиклар  фаразы буенча, 14 һәм 15 гыйнварда республикада көчле кар, буран көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин, ә җил секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Һава шартлары начар булу сәбәпле, 14.00 сәгатьтән Татарстан юлларында шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнде... Читать дальше...

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Татар телен үстерүдә алга китеш бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен саклауда һәм үстерүдә алга китеш бар, дип саный. Шундый фикере белән ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән очрашуда уртаклашты. «Соңгы арада татар телен саклауда һәм үстерүдә алга китеш бар. Сиксәненче елларда хәтта трамвайда татарча сөйләшергә кыймыйлар иде. Хәзер кеше кайда гына булса да, горурлык белән туган телендә аралаша», — диде ул. Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен модага кертергә кирәк, дип саный. Читать дальше...

АКШта КФУ профессоры ачышы нигезендә ясалган яман шешкә каршы даруны сыныйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Америка Кушма Штатларында аксым участогына тәэсир итә торган яман шешкә каршы даруны сыныйлар. Препаратны Казан галиме уйлап тапкан һәм патентлаган. Патент авторы - КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты биохимия, биотехнологияләр һәм фармакология кафедрасы мөдире Рәмзия Кыямова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Тиздән базарда Food and Drug Administration (Американың Азык-төлек продуктлары һәм даруларның сыйфатына санитар күзәтчелек итү идарәсе ... Читать дальше...

«Ярдәм» үзәге күрмәүче укытучы Фәнис Миңгәрәев турында фильм төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Ярдәм» үзәгендә инвалидларга компьютер белеме, ислам нигезләрен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын укытучы Фәнис Миңгәрәев турында фильм төшергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фондының матбугат үзәге вәкиле сөйләде. «Ярдәм» фондында барлыгы егермедән артык беренче төркем инвалид эшли. Шундый кешеләрнең берсе — күрмәүче Фәнис Миңгәрәев. Ул «Ярдәм» үзәгендә Брайль язуында чыгарылган китапларны редакцияли, төрмәләргә барып тоткыннарга әхлак дәресләрен бирә. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Like FM – федеральный партнер релиза «Идеальная зависимость»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Рыбакина призналась, что её жизнь сильно изменилась после победы на Уимблдоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

Путин 22 апреля проведет в Москве переговоры с президентом Азербайджана Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Семён Слепаков

Никита Михалков назвал Слепакова талантливым артистом и пожалел его



Москва

Синоптики сообщили москвичам о дожде и переменной облачности 20 апреля

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net