Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 30.01.2021

«Мисс Татарстан — 2021» конкурсында Казаннан 18 яшьлек Динә Юнысова җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). XXIII Республикакүләм «Мисс Татарстан — 2021» конкурсы җиңүчесе дип Динә Юнысова, «Мисс Казан — 2021» исеменә Ләйсән Таһирова лаек дип табылды. Алар икесе дә Казан кызлары.  «Мин стилист булып эшлим. Мәскәүдә белем алдым. Кешеләрне матурларга яратам. Киләчәктә кием дизайнеры буласым һәм үземнең брендымны булдырасым килә», — диде 18 яшьлек Динә Юнысова. Ләйсән Таһирова рәсем ясау белән мавыгуын, инглиз һәм немец телләрен өйрәнүен әйтте.  «Мисс гүзәле» дип Анна Атаманова... Читать дальше...

Сабада Россиянең инновацияле төбәкләре Ассоциациясе төбәкара чемпионаты төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 30 гыйнвар, «Татар-информ», « Саба таңнары », Фәнил Мәүлетов). Кичә Сабада Вордскилс стандартларының «Инносаб» — «Сәнәгать робот техникасы» компетенциясе буенча Россиянең инновацияле төбәкләре Ассоциациясе төбәкара чемпионаты төгәлләнде.  Шушы әһәмиятле чара уңаеннан районга Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм министры Альберт Кәримов, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры  урынбасары Радик Гыйсмәтов килде. Читать дальше...

Минзәләдә бәби театрларның белем бирү форумы үтә

Tatar-inform.tatar 

(Минзәлә, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» Илдус Шаһиев,). Бүген Минзәлә театрында бәби театрларның иҗади белем бирү форумы үтә. Минзәлә театры коллективы Татарстан беренче булып бу жанрда спектакль куйган иде. 2018 елда башланган иҗади эзләнү тагын бер спектакль чыгарырга мөмкинлек бирде. Һәм менә яңа борылыш, яңа директор Ильнур Гайниев бу хәрәкәткә яңа импульс бирергә булган. Үзе әйткәнчә, Алмаз Садриев идеясе белән форум үткәрергә булган. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Читать дальше...



Ркаил Зәйдулланың «Сунар» исемле яңа китабы тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдә, 11.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2 йорт) Ркаил Зәйдулланың автограф-сессиясе булачак. Әлеге очрашу язучының «Сунар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан уздырыла. Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың әлеге китабына проза әсәрләре — халкыбызның бүгенгесен, үткәнен сурәтләгән хикәя-бәяннары, публицистик накал белән иҗат ителгән язмалары, борынгы шәхесләребез һәм замандашларыбыз турында гыйбрәтле дә, мәзәк тә хәл-вакыйгаларга нигезләнгән миниатюралары туплап бирелде. Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары Пекин командасыннан ике алкага өстен чыгып җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» командасы Пекинның «Куньлунь Ред Стар» хоккейчыларына каршы уенда җиңде. Казан хоккейчылары өч алка кертте, уенның гомуми исәбе — 3:1. Әлеге матчта «Куньлунь Ред Стар» хоккей командасы составында «Ак Барс» сакчысы Андрей Педанның энесе Руслан Педан бар иде, тик «Ак Барс»тагы Андрей Педан уйнамады. «Ак Барс»ның официаль сайтында язылганча, бертуган Педаннарның Континенталь хоккей лигасы... Читать дальше...

«Татнефть»: Без барыннан да элек Россия базарына йөз тотабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Нефть бәясе арту ихтималын күздә тотып, ел башында Россиянең күп кенә җитештерүчеләре бензинны чит илгә чыгарырга карар кылды. Ул чагында дөнья базарындагы бәяләр Россиянекенә караганда югарырак иде. Әмма «Татнефть» эчке, Россия базарын беренче планга куя. Бу хакта «Знамя труда» газетасы хәбәр итә. Илдә ягулыкка булган кытлык бәяләрнең кисәк артуына китерү ихтималын истә тотып, нефть компанияләренә «кара алтын» эшкәртүне һәм нефть запасларын арттырырга кирәк, дип саный РФ вице-премьеры Александр Новак. Читать дальше...

«Россия 24» телеканалында «Татарстан: бердәмлеккә юк» фильмының премьерасы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу ялларда «Россия 24» телеканалында танылган журналист Алексей Михалевның «Татарстан: бердәмлеккә юк» дип аталган яңа фильмының премьерасы була. Фильмның төп геройлары – үзләренең көндәлек хезмәте, фантазиясе белән республиканы Россиянең иң уңышлы төбәкләреннән берсе иткән Татарстан гражданнары. Картина бай эчтәлекле һәм Татарстанга, аның халкына һәм кунакларга (аларның саны елдан-ел арта бара) тирән мәхәббәт белән сугарылган. Әлеге документаль тасма —... Читать дальше...

Кайбер илләр коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатучыларга үз чикләрен ача

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы прививка сәяхәтчеләр өчен кайбер илләрнең чикләрен ача. Россия туроператорлар ассоциациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу айда Сейшель утрауларында коронавируска каршы прививка ясаткан туристларны кабул итә башлаганнар, анда вакцинация кампаниясе старт алган. Сәяхәтчеләр исә ПЦР нәтиҗәләре тискәре булган очракта һәм вакцинация үтү турындагы сертификат белән кертелә. Моннан тыш, Исландия һәм Румыния дә прививка ясаткан... Читать дальше...



Синоптиклар татарстанлыларны буран һәм көчле җил хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә буран чыгуы һәм көчле җил исүе көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Көндезге сәгатьләрдә көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, юлларда бозлавык хасил булачак.

Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген тагын биш кешенең коронавирустан үлүе билгеле булды. Алар – 1938, 1944, 1948 һәм 1953 елгы ир-атлар, шулай ук 1958 елгы хатын-кыз. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. «Татар-информ» агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда коронавирус... Читать дальше...

Экспертлар Уханьдагы COVID-19 йоктырган тәүге пациентлар дәваланган хастаханәдә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). COVID-19 коронавирусының чыганагын ачыклау өчен Уханьга килгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының халыкара экспертлар төркеме инфекцияне беренчеләрдән булып йоктырган пациентлар дәваланган шәһәр хастаханәсендә булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы делегациядә катнашучы Марион Купманска сылтама белән хәбәр итә. «Әле генә йогышлы авыруларда махсуслашкан һәм Уханьдагы тәүге очракларны дәвалау өчен билгеләнгән Jinyintan Hospital хастаханәсендә булып кайттык. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Сызрань янындагы куркыныч авариягә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендәге авариядә һәлак булган 12 кешенең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, телеграмма Ульяновск өлкәсе губернаторына адресланган. «Барлык татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләргә Самара өлкәсендә пассажир автобусы белән килеп чыккан коточкыч фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итәм. Читать дальше...

Россиядә социаль пособиеләрне 4,9 процентка индексацияләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә февраль аеннан кайбер социаль пособиеләр 4,9 процентка артачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган. Үзгәрешләр инвалидлар, ветераннар, чернобыльчеләр, ил геройлары һәм җитештерүдә зыян күргән гражданнар ала торган түләүләргә кагылачак. Балалы гаиләләр ала торган кайбер пособиеләр дә индексацияләнәчәк. Алар арасында сабый дөньяга килгәндә һәм баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр түләнә торган пособие, баланы караган өчен айлык пособие... Читать дальше...

Камал театрында яшь драматургларның лабораториядә язылган пьесалары укыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Яңа татар пьесасы — 2020» яшь татар драматурглар лабораториясенең финалына 11 яшь язучы чыккан. Камал театрында яшь драматургларның пьесаларын уку бара. 11 пьеса өч көн дәвамында Камал театрының Кече залында укыла. Бүген пьесалар укуның икенче көне. 29 гыйнварда Алсу Хәлимова, Булат Минкин, Ильмира Әлетдинова, Рүзәл Әхмәдиев текстлары укылды. Бүген Артур Шәйдуллин, Миләүшә Имамназарова, Рәдиф Кашапов, Алсу Вәлиуллина пьесалары укыла. Лабораториянең педагоглары ... Читать дальше...

Татарстанда тагын 84 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «36 кеше хастаханәгә озатылган, 48 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (21 кеше) һәм 80-90 яшь (7 кеше) аралыгында ачыкланган. Дүрт пациент 18 яшькә җитмәгән. Коронавирус... Читать дальше...

Нефтекама шәһәрендә татар телен тирәнтен өйрәтә торган күптелле мәктәп ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә татар телен тирәнтен өйрәтә торган күптелле мәктәп ачылды. «Нефтекама шәһәрендә күптелле мәктәп ачтык. Аның төп үзенчәлеге – татар телен тирәнтен өйрәтүдә. Җиде ел буе әлеге бинаны ничек файдалану турында баш ваттык, ул ярымҗимерек хәлдә иде. Без аны реконструкцияләдек, төзекләндердек, иң яңа җиһазлар урнаштырдык. Асылда, Нефтекама шәһәре һәм якын-тирә районнардагы мәктәп укучыларына шөгыльләнү өчен иң яхшы шартларның берсен тудырдык. Читать дальше...

Авыл хуҗалыгында җәрәхәтләнү куркынычы иң зур булган һөнәрләрне атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлекче, механизатор һәм слесарь-ремонтчы җәрәхәтләнү куркынычы иң зур булган һөнәрләр рәтендә кала. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган елда җитештерүдә авыр тән җәрәхәтләре алуга бәйле сигез очрак теркәлгән, дүрт очрак үлем белән тәмамланган. Тулаем алганда, авыл хуҗалыгы... Читать дальше...

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 2 миллиард сум акча кирәк. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Быелгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, алтышар мең культиватор һәм чәчкеч, 730 киң алучы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Уртача алганда техниканың 70 процентка якыны амортизация вакыты чикләрендә файдаланыла. Читать дальше...

2021 елда Татарстанда 44 республика программасы гамәлгә ашырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда быелга исәпләнгән республика программаларын формалаштыру дәвам итә, 2021 елда барлыгы 44 программа гамәлгә ашырылачак. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин традицион шимбә киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Хөкүмәте сайты хәбәр итә. Докладчы билгеләп үткәнчә, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм торак төзелеше иң масштаблы программалар булды. 2021 елда 2 миллион 670 мең квадрат метр торак төзү күздә тотыла... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица Анастасия Стоцкая появилась на публике в откровенном наряде





Персональные новости
Выставка

Выставка работ победителей фотоконкурса «Созвездия "Семья"»





Казанда каршеринг автомобиле юл читендәге кар көртенә кереп баткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанда «Яндекс. Драйв» каршеринг автомобиле юл читендәге кар көртенә кереп баткан, машинаның исерек хәлдәге йөртүчесе авария урыныннан качып киткән. Юл һәлакәте кичә кичке уннар тирәсендә Габишев урамында булган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр. Авария булган урынга автомобильне арендага бирү компаниясе вәкилләре һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән, әмма машина йөртүчене таба алмаганнар. Ул исерек булган һәм авария урыныннан качып киткән дип фаразлана. Читать дальше...

Эксперт Татарстанда протест акцияләрендә катнашкан яшьләрне өч төркемгә бүлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның «„Росток“ психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе директоры Дарья Охотникова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында 23 гыйнварда Татарстанда протест акциясенә чыккан яшьләр белән аралашудагы шәхси тәҗрибәсе хакында сөйләде. Ул әлеге чарада катнашкан кешеләрне өч төркемгә бүлде. «Олыраклары, ягъни студентлар кая баруын аңлый. Шул ук вакытта, әлеге яшьләр аларны җәлеп итә торган идеяләрне („Навальный өчен... Читать дальше...

Россиядә иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирларның берсен Казанда тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирларның берсен Казанда тапканнар. ЦИАН интернет-сервисы хәбәр иткәнчә, объект сатыла торган бер бүлмәле фатирлар рейтингында җиденче урынны били. Фатир Кремль тирәсендәге бер йортның бишенче катында урнашкан. Аның бәясе – 11,5 миллион сум, ә торак мәйданы 53,4 квадрат метр тәшкил итә. Иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирны Красноярскида табарга мөмкин – мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән әлеге фатирны 17,9 миллион сумга саталар. Читать дальше...

Татарстан кырларында барлыкка килгән боз катламы уҗымнар өчен куркыныч түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан кырларында барлыкка килгән боз катламы бөртекле культуралар өчен куркыныч түгел. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, җылы һава торышы туфракта югары температура саклануына ярдәм итә. «Шуңа бәйле рәвештә, республика кырларында 0,2-1,5 сантиметр калынлыкта боз катламы барлыкка килде. Ул һава температурасының кисәк үзгәрүе нәтиҗәсендә хасил була», - дип искәрттеләр министрлыкта. Ведомствода билгеләп үтүләренчә... Читать дальше...

2020 елда Татарстанда 11 бала үз-үзенә кул салган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салу очраклары буенча Россия төбәкләре антирейтингы унлыгына керми. Тулаем алганда, республикадагы вазгыять моннан биш ел элеккегә караганда яхшырды. Татарстанның «„Росток“ психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе директоры Дарья Охотникова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. «Статистика, Аллага шөкер, моннан биш ел элеккегә караганда бераз яхшырды. Читать дальше...

Аша һәм авырма: Россиядә коронавируска каршы йогырт рәвешендәге вакцина ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы йогырт рәвешендәге вакцина барлыкка килергә мөмкин. «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, аны клиникага кадәр сынаулар быел төгәлләнер дип көтелә. Гадәти булмаган «препарат» Санкт-Петербургның «Персонализацияләнгән медицина үзәге»ндә әзерләнә. «Хәзерге вакытта без клиникага кадәр сынаулар стадиясендә, ул быел төгәлләнер дип көтелә. Бу — ачы сөт продукты, пробиотик штаммы, без бу юнәлештә инде 20 елдан артык эшлибез, бездә җайга салынган технологияләр бар. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время движения поездов от Москвы до курортов Черноморского побережья до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.



Москва

С 1 мая в Московской области начинается речная навигация

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net