Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 17.01.2021

Кукмара фатирларының берсендә ир-ат мәете табылган

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмарадагы фатирларның берсендә ир-ат мәете табыла. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частена сылтама белән район газетасы хәбәр итә. 17 гыйнварда 10.48 сәгатьтә янгын-коткару частена хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, Ворошилов урамында урнашкан фатирның ишеген ачарга ярдәм сорый.  Урынга коткаручылар, полиция, ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре килә.  Фатирда 1974 елда туган ир-атның мәете табыла. Үлемнең барлык... Читать дальше...

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадышта татар шагыйре Шәйхи Маннурның 116 еллыгы уңаеннан митинг үткәрелде. Анда аның иҗат әһелләре һәм иҗатын яратучылар катнашты. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Шигърият бәйрәмендә Шәйхи Маннур исемендәге премиянең яңа лауреатларын игълан иттеләр. 2021 елда мактаулы премиягә язучы, прозаик Камил Кәримов ия булды. Лауреат бу ел аның өчен юбилей елы булуын әйтте. «Мин 70 яшьлегемне һәм яза башлавыма 40 ел тулуны билгеләп үтәм. Шулай ук 35 ел элек мине бу премиягә тәкъдим иткәннәр иде... Читать дальше...

Әлки районында кар көртләрен чистартырга 20 берәмлек махсус техника чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районы юлларына кар көртләре белән көрәшкә 20 берәмлек махсус техника чыккан. Алар — катнаш юл машиналары һәм «КАМАЗ», төрле трактор, автогрейдер, төягеч. Бу турыда «Алькеевские вести» яза. «Алексеевскдорстрой»ның Әлки участогы башлыгы Рашат Гыйззәтуллин сөйләгәнчә, техника керә алмаган участокларны кардан арындыру өчен тәҗрибәле бригадир Рамил Гайфуллин җитәкчелегендә юл эшчеләре чыккан. Алар җәмәгать транспорты тукталышларын һәм трассаларның... Читать дальше...



«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Түбән Новгород командасын отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгород шәһәренең «Торпедо»сы белән көч сынашты. Уен 2:0 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды. Беренче ике периодта голлар булмады. Өченче периодта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Коста бозга чыкмады, ТНВ каналында хоккей уенын шәрехләүчеләр хәбәр итүенчә, ул әлеге уенда җәрәхәтләнгән. Периодның дүртенче минутында Кирилл Петров, «Торпедо» капкасына беренче алканы кертеп, исәпне ачты (1:0). Читать дальше...

Татарстанда -34 градуска кадәр суытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килә. Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин, дип искәртә синоптиклар. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -23.. -28, аязган... Читать дальше...

УНИКС баскетболчылары «Химки» командасын җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның УНИКС баскетбол командасы ВТБ Бердәм лигасы чемпионатының чираттагы матчында кунакта «Химки» клубын 93:87 исәбенә отты һәм өченче баскычта урнашты. «Химки» (Химки) — УНИКС (Казан) — 87:93 (21:21, 25:24, 17:20, 24:28). Иң нәтиҗәле уенчылар: Швед (33), Мики (13), Макколлум (18) — Смит (22), Канаан (22), Уайт (16), Браун (14). 23 гыйнварда Түбән Новгородта узачак киләсе турда казанлылар шул исемдәге клуб белән очраша. 20 гыйнварда... Читать дальше...

Татарстан юлында, ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешкәч, ир белән хатын имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан юлында ике җиңел автомобиль һәм «КАМАЗ» катнашында авария булган, юл һәлакәтендә ир белән хатын имгәнгән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген Менделеевск районы трассасында ике җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машиналарның икесе дә яньчелгән, ә «КАМАЗ» юл читенә төшеп киткән. Нәтиҗәдә, бер машинадагы ир белән хатын имгәнгән. Аларның бер яшьлек баласы җәрәхәтләнмәгән.

Түбән Новгород боксчысы Дамил Шәрәфетдинов «Матч ТВ» кубогында уңышлы чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар егете Дамил Шәрәфетдинов бокс буенча «Матч ТВ» Кубогында яхшы чыгыш ясаган. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайты хәбәр итә. «Нижгар татары Дамил Шәрәфетдиновны бокс буенча „Матч ТВ“ Кубогында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм спорт карьерасында яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз!» — диелә хәбәрдә. Турнир Сочида уза. Дмитрий Бивол командасы боксчысы Дамил Шәрәфетдинов 91 килограммнан югарырак ... Читать дальше...



Камал театрында Илдус Әхмәтҗановның юбилей кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 февральдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановның юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Кичә программасында актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар һәм «Өйләнәм.тат» спектакле, диелә хәбәрдә.

Янаулар аркасында, Parler челтәре башлыгы гаиләсен алып качарга мәҗбүр булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Parler социаль челтәренә нигез салучы Джон Матце үз адресына килгән янаулар аркасында гаиләсен алып качып киткән. Әлеге социаль челтәр АКШның гамәлдәге Президенты Дональд Трамп тарафдарлары арасында популяр. Бу хакта Американың Fox News телеканалы суд документларына сылтама белән хәбәр итә. Компания юристлары әзерләгән документта әйтелгәнчә, Parler социаль челтәренең күп кенә хезмәткәрләре эзәрлекләүләрдән котылу өчен яшәү урыннарыннан качып киткән. Калганнары... Читать дальше...

Казанның «Ак Барс-Динамо» хоккей клубы Кировта җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген туплы хоккей буенча Россия чемпионатында Казанның «Ак Барс-Динамо» командасы яңа елда читтә тәүге матчын үткәрде һәм Кировта «Родина» клубын 5-3 исәбенә отты. 16 матчтан соң «Ак Барс-Динамо» активында 13 очко бар, команда турнир таблицасында тугызынчы баскычта урнашты. Киләсе турда 20 гыйнвар көнне Казан командасы Сыктывкарда «Строитель» клубы белән очраша. «Родина» (Киров) — «Ак Барс-Динамо» (Казан) — 3:5 (1:3). Гол кертүчеләр: Шицко (29)... Читать дальше...

Машина йөртү таныклыгын QR-кодка алмаштыру буенча эксперимент үткәреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын QR-кодка алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов Гайдар форумында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза. «Без Эчке эшләр министрлыгындагы коллегалар белән бергә кушымта эшләдек һәм аны килештердек, анда машина йөртү таныклыгы турында мәгълүмат белән QR-код булачак. Инспекторларны кодны уку өчен махсус җайланма белән тәэмин итәчәкләр»... Читать дальше...

Татарстанда янган йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәете тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда янган шәхси йортта хәрабәләрне аралаган вакытта ир-ат мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Иртән 6.54 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Чирмешән районы Югары Кәминкә авылының Совет урамында шәхси йортта янгын турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны сүндергәч, кисәүләр арасыннан 63 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар. Янгын сәбәбе әлегә билгеле түгел. Читать дальше...

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Россия илчесе вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Россия илчесе Сергей Кузнецов 67 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Әбү-Дабидагы илчелеккә сылтама белән хәбәр итә. «Илчелек Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россиянең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Сергей Кузнецовның вакытсыз үлүенә бәйле рәвештә тирән кайгы кичерә», - диелә дипломатик миссиянең Twitter социаль челтәрендәге хәбәрендә. Үлемнең сәбәбе әлегә хәбәр ителми. Сергей Кузнецов 1953 елда туган. Читать дальше...

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә. Республика территориясендә урыны белән томан көтелә. Казанда ул төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төшәчәк, дип искәртә синоптиклар. Кичә төбәктә көчле буран булды. Һава торышының начараю аркасында республика юллары автобуслар хәрәкәте өчен вакытлыча ябылды. Хәзер исә юлар кабат ачылды. Метеорологларның башлангыч фаразлары нигезендә... Читать дальше...

Советлар Союзы Герое, Башкортстанда туган Николай Антошкин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә 78 яшендә Советлар Союзы Герое, РФ Дәүләт Думасы депутаты, тумышы белән Башкортстаннан булган Николай Антошкинның вафат булган. Федераль гаммәви мәгълүмат чаралары Хәрби җитәкчеләр клубына сылтама белән шулай дип яза. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Николай Антошкин – совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Генерал-полковник, 1нче класслы хәрби очучы, Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы, Чернобль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Читать дальше...

Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников үзенең телеграм-каналында коронавирусны өйдә дәвалаудагы төп хатаны атады. Аның ахыры үлем белән тәмамланырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Табиб коронавирус инфекциясенең ОРЗ категориясенә керүен искәртте. «КОВИД-ОРЗ – теләсә нинди ОРЗ кебек үк үзеннән-үзе уза торган авыру. Ул ярдәмче чаралар күрүне генә таләп итә», - дип искәртте ул. Аның сүзләренчә, хәтта коронавирус йоктырган кайбер... Читать дальше...

Синоптик: Атна азагында Россиянең Европа өлеше үзәгендә нуль градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе атна ахырында Россиянең Европа өлеше үзәгендә температураның 0 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә. «Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, бу исә температураның күтәрелүенә китерәчәк. Чәршәмбегә каршы төндә -20 градус тирәсе салкын булса да, көндез инде температура күтәрелә башлый һәм -10 градус тәшкил итәчәк. Көньяк-көнбатыштан җылы һава массалары килүнең алдагы этабы нәтиҗәсендә... Читать дальше...

Югары Осланда янгында үлүчеләр бабай, кияү һәм ике онык булуы ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда янгында дүрт кеше — бабай белән кияү һәм кияүнең ике улы — һәлак булган соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. «Татар-информ» агентлыгы Югары Ослан районының Пятидворка авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта ике ир-ат һәм ике малайның мәетен табып алган. Агентлыкка билгеле булганча, алар... Читать дальше...


Музыкальные новости
Юрий Лоза

Юрий Лоза объяснил, почему Чулпан Хаматова критикует Россию





Персональные новости
Александр Куратов

Военные следователи провели в Судаке проверку лиц, не вставших на воинский учет





Уфа тарихы турында фильм төшерү өчен Россия Президенты гранты бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфа журналистының «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән документаль фильм төшерү проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елда гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән грантын откан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Проект «Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппараты» дәүләт казна учреждениесе Ресурс үзәге каршында Башкортстан Журналистлар берлеге линиясе буенча Россия Президенты Грантлары бәйгесенә юнәлдерелгән. Техник тасвирламасы нигезендә... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә 97 кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (32 кеше) һәм 50-60 яшь (23 кеше) аралыгында. Шул ук вакытта, әлеге чирне... Читать дальше...

Киләсе уку елында бюджет урыннарының күбесе мәгариф һәм педагогика юнәлешенә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022/2023 уку елына, ягъни 2022 елның җәендә кабул итү кампаниясе вакытында вузларның бюджет урыннарына барлыгы күпме студент кабул итә алачагы мәгълүм булды. «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» юнәлешендә иң зур саннар: бакалаврлар өчен — 56 мең, магистрлар өчен 18 меңнән артык бюджет урыны каралган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Россия мәгариф министры Валерий Фальков хәзер өстенлек бирелә торган белгечлекләр турында әйткән. Читать дальше...

Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Россия территориясенең күпчелек өлешендә аномаль салкын һава торышы көтелә. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Метеоролог сүзләренчә, Россиянең Европа өлешендә нормадан тайпылыш – 15, Азия өлешендә 18 градуска кадәр тәшкил итәчәк. «Идел буе федераль округында (округның күпчелек өлешендә) шулай ук -20, -30, урыны белән -32 градуска кадәр суыта, аномалия 6-12 градус тәшкил итәчәк... Читать дальше...

Яңа Мансур мәктәбе Самара өлкәсендә иң яхшы мәктәп исеменә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур авылы урта белем бирү мәктәбе дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе өлкәдә иң яхшы гомуми белем бирү учреждениесе дипломына лаек булды. Бу хакта « Самар татарлары » сайты хәбәр итә. Мәктәп Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. «Бу безнең уртак казанышыбыз! Барыгызга да зур рәхмәт!» — диелә Похвистнево районы Яңа Мансур авылы урта белем бирү мәктәбе дәүләт бюджет... Читать дальше...

Татарстанда ике олы кеше һәм ике бала янгында һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворка авылында янгын вакытында ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Янгын турында бүген 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр. Шәхси агач йортка ут капкан була. Янгын сүндергәндә өйдә дүр мәет — ике бала һәм ике олы кеше табыла. Якынча белешмә буенча, балаларга 8 һәм 12 яшь. Йорт дача рәвешендә була, бу гаилә бирегә ялларда килеп йөри. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ига Свёнтек

Свёнтек: я чувствую, что с каждым годом получаю всё большую поддержку


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Опыт проведения Всероссийской акции «Вода России» представлен на межведомственном заседании в Ташкенте





Путин в России и мире
Москва

Мария Захарова раскритиковала высказывание Нэнси Пелоси о Путине и протестах в США


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Москва

Захарян остался в запасе «Реал Сосьедад» на матч с «Реалом» в чемпионате Испании

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net