Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 27.01.2021

Актанышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бинасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада якташларз, язучылар Ленар Шәех, Эльмира Җәлилова, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Лилия Гыйбадуллина катнашты. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә. Кунакларны төрле милләт киемнәреннән киенгән балалар каршы алды. Һәр сыйныф укучысы мәктәп формасында татар орнаменты булуы белән аерылып торды. Гимназистлар бәйрәмне җыр-биюләр белән башлап җибәрде... Читать дальше...

Чирмешән районының иң оста тәрбиячеләрен ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 27 гыйнвар, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). «Ел тәрбиячесе» исеменә быел район үзәгендәге «Каенкай» һәм Әккәрәй авылындагы «Аленушка» балалар бакчалары тәрбиячеләре лаек дип табылды. Бәйгедә ике җиңүче билгеләгәннәр: бер номинациядә Чирмешәндәге «Каенкай»дан укытучы-логопед Рәдифә Савелькина җиңү яулаган, ә «Аленушка»дан Олеся Маланчева ана телендә тәрбия бирүчеләр арасында өстенлеген дәлилләгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Әлеге педагогларыбыз көрәшне «Ел... Читать дальше...

Зыялылык өлгесе — «Мәдәни җомга»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Мәдәни җомга» , Хатыйп Миңнегулов). Хакмы-юкмы — белмим безнең агай-эне арасында шундый бер хәлне искә төшергәләп торалар: имеш, Сибгат Хәким бервакыт үзенең каләмдәш дусты Нурый Арсланга болай ди: «Мин үзем бәләкәй, ябык, күзгә-башка ташланырлык түгел. Ә менә сиңа, Нурый, Ходай Тәгалә мәһабәт гәүдә, күркәм йөз-кыяфәт биргән. Татарны галәмгә таныту өчен менә синең кебекләрне Англия парламентларына, дөньяга күрсәтеп йөрергә кирәк». Шул эпизод Илдар Кыямовны күргән саен искә төшә. Читать дальше...



Тарихчы: Тарихны елъязмаларга гына нигезләнеп язу дөрес түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Булат Рәхимҗанов тарихны елъязмаларда империк идеология чагылуын, аңа нигезләнеп язуны дөрес түгел дип саный. «XV–XVI гасырларда елъязма язучылар XVI гасырда ахырзаман булыр дип ышанган. Шуңа күрә „югары көчләр“ өчен бөек патшаны яхшы яктан гына яктырта торган тарих язганнар. Елъязмалардагы вакыйгалар да бары бер яклы гына язылып барган. Миңа калса, тарихны елъязмаларга нигезләнеп язу дөрес түгел. Читать дальше...

Минзәләдә Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар» спектакле тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Минзәлә районы Тауасты Байлар мәдәният йортында эшләп килүче «Нур» театр коллективы Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар» спектаклен Минзәлә мәдәният сараенда халыкка тәкъдим итте. Театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуының 100 еллыгына багышлап сәхнәләштерелде. Әлеге коллектив 1990 елдан бирле эшләп килә. 2007 елда халык театры дигән исем алды. Коллективның житәкчесе ... Читать дальше...

Мантуров Миңнехановка Татарстан мәктәпләре өчен 40 пианино алуга сертификат тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Денис Мантуров ассызыклаганча, Татарстан Республикасы — илнең иң мөһим сәнәгать үзәкләренең берсе. «Пандемия белән бәйле катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, Татарстанның эшкәртүче җитештерү индексы тотрыклылыкны күрсәтә. Моннан тыш, 2020 елның гыйнвар–ноябрь айларында... Читать дальше...

Казанда эшче түбәдән ишелеп төшкән бозлы кар астында калып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда түбәне чистарткан эшче өстенә бозлы кар ишелеп төшкән, ул үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Фаҗига 21 гыйнварда, Тэцевская урамында «Техника» ҖЧҖ җитештерү базасы территориясендә булган. Эшче махсус баскычка басып база түбәсен бозлы кардан чистарткан. Шул вакытта ир-ат өстенә бозлы кар ишелеп төшкән. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Базада кардан чистарту эше компаниянең технологы рөхсәте белән башкарылган. Читать дальше...

Тарихчы: Алтын Урда чорында дәүләтнең халыкта кулланылган атамасы Олуг Олыс булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Алтын Урда дәүләт булганда дәүләт исемен төрлечә атаганнар. Халык арасында ул Олуг Олыс дип аталган. «Алтын Урда исеме дәүләт булган вакытта бөтенләй кулланылмаган. Дәүләт исемен төрлечә атаганнар. Аны еш кына Җучи Олысы дигәннәр. Тәхеткә яңа килгән идарә итүче аңа кадәр булган идарәченең исемен кушып дәүләт исемен атаган булган. Әйтик, Үзбәкхан Олысы һ.б. Шулай ук бар халык кулланган атама да булган — Олуг Олыс», — диде Милли китапханәдә... Читать дальше...



Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада 1934 елда һәм 1947 елда туган хатын-кызлар, 1951, 1955 һәм 1958 елда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә. Бүгенгә республикада коронавирустан 252 үлем очрагы теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ковидтан вакцинация нәтиҗәсен ике айдан күрәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән күмәк вакцинация ике айдан нәтиҗә бирәчәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. «Киңкүләмле вакцинация программасы эшли башлады. Хәзер аны актив башлыйбыз һәм ике айдан нәтиҗәсе булачак. Ә 3-4 айдан вазгыятьнең шактый яхшыруын күрәчәкбез. Чит ил партнерларыбыз да шундый ук эш алып барыр дип өметләнәм», — диде Миңнеханов Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясендә. Татарстан Президенты сүзләренчә... Читать дальше...

Татарстан мәктәпләрендә туклану таләпләрен бозу очракларын караганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә туклануны оештыруны бозуның барлык очраклары һәр мәгариф оешмасы белән каралды Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәр факт анализланган, ачыкланган хокук бозулар мәктәпләр белән җентекләп каралган. Һәр конкрет очрак буенча шулай ук район башкарма комитетларының мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән киңәшмәдә дә әйтелгән һәм фикер алышынган», — диделәр министрлыкта. Мәктәптә туклануны оештырганда... Читать дальше...

Менделевич сәламәтлек саклау министрын Мәскәү белән килештерү проектын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Дәүләт Думасы беренче укылышта Федераль законның Россия субъектларының сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләүне килештерү кирәклеге турындагы маддәләренә үзгәрешләрне кабул итте. Закон проектын яклап, Татарстан Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич чыгыш ясады. «Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәте — Россия Федерациясенең бөтен территориясендә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүнең... Читать дальше...

Роспотребнадзорда балалар арасында СОVID-19 белән авыру очраклары турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 13-15 яшькә кадәрге төркемдә COVID-19 белән авыручы балаларның 50 процентка якыны чирне җиңел кичерә. Аның сүзләренчә, коронавирус белән авыручыларның якынча 8-10 проценты балаларга туры килә. Бу турыда Россия Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Төрле яшь төркемендәге балалар авырта, әмма иң күп авыручылар 7 яшьтән алып, 13-15 яшь төркеменә керә»... Читать дальше...

Россиянең атказанган артисты Юрий Лахин вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә РСФСРның атказанган артисты, театр һәм кино актеры Юрий Лахин вафат булган. Аңа 68 яшь иде. «Мәскәүдән күңелсез хәбәр килде. Юрий Лахин үлде. Кайчандыр ул Свердловск драмасында әйдәп баручы актер иде», — дип язган Урал драматургы Николай Коляда бүген Facebook тагы битендә. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Лахин 1952 елның 23 июлендә Запорожье шәһәрендә туган. Ул туганнан соң озак та үтми, гаилә Уралга күченә. Ул шунда үскән һәм мәктәпне, ә 1978 елда Свердловск театр училищесын тәмамлый. Читать дальше...

Бариев: 23 гыйнвардагы вакыйга Россиядәге вазгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда оештырылган законсыз акция Россиядәге тотрыклы сәяси вазгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән. Митингта катнашучыларның күбесенең сәяси таләпләре булмаган. Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутат Марат Бариев шундый фикер әйтте. «Мин Казанда законсыз митингта катнашучылар белән сөйләштем. Алар „Сез нәрсәдән канәгать түгел, республикадагы вазгыятьтән канәгатьме?“ дигән сорауга барысыннан да канәгать булуларын, бары кызык булган өчен урамга чыгуларын әйтте. Читать дальше...

Башкортстанда ачык һавада концертлар куярга рөхсәт ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын арада Башкортстанда коронавируска каршы чорның яңа йомшартулары гамәлгә керәчәк. Яңа инфекция белән көрәш буенча төбәк оператив штаб утырышында ачык һавада концертлар куярга һәм залларны 50 процентка кадәр тамашачылар белән тутыру турында карар кабул ителде. Чыганак мәгълүматлары буенча, коронавируска каршы чараларны йомшартуга бәйле рәвештә, якын арада Уфада Элвин Грейның (Радик Юльякшин) бушлай концерты узачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Шулай ук... Читать дальше...

Залесный мәдәният үзәге татар чарасына башкорт телендә язылган игъланга аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Залесный мәдәният үзәгенең Instagram сәхифәсендә «Беренче театр» татар театр түгәрәгенең эшчәнлеге башланачагы турында игълан куелган. Мәдәният үзәге җитәкчесе игъланда татар хәрефләре белән бергә башкорт әлифбасы да кулланылуга аңлатма бирде. «Постларны үзем дә, кызлар да яза. Соңгысын үзем яздым. Мин үзем Казанныкы. Бары тик телефонда кириллица белән бергә башкорт алфавиты куелган һәм язма үзе шулай килеп чыккан. Без ул әйбергә игътибар да итмәдек», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

Ренат Җәлетдинов белән хушлашу «Мәрҗани» мәчетендә узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Казан шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Ренат Җәлетдинов белән хушлашу «Мәрҗани» мәчетендә узачак. Хушлашу иртәнге сәгать унда «Мәрҗани» мәчетендә узачак. Аны Арча зиратында җирләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ассоциациянең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова хәбәр итте. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Ренат Җәлетдинов 68 яшендә Covid-19 коронавирусыннан вафат булды. Читать дальше...

Андрей Кузьмин коронавирустан прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Татарстан 24» телеканалының генераль директоры Андрей Кузьмин яңа коронавируслы инфекциядән «Спутник V» препараты белән прививка ясатты. Журналист КФУның Медсанчасте поликлиникасында прививка ясатты. Кузьмин сүзләренчә, вакцинация алдыннан ул дулкынланмаган диярлек, мисал өчен, ул ел саен грипптан прививка ясата. Процедура кабинетына керер алдыннан Андрей Кузьмин терапевт янында мәҗбүри карау, сораштыру, анамнез узды, кан басымын, канда кислород күләмен һәм температурасын үлчәтте... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»





Персональные новости
Бизнес

Бизнес-астролог Александра Секачева дала интервью журналу “Фокус внимания”





Төркия галимнәре коронавирусны бер минутта үтерә торган спрей уйлап тапкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең Бурса шәһәрендәге «Улудаг» университетының микробиология кафедрасы хезмәткәрләре коронавиурстан борынга сиптерә торган спрей уйлап тапкан. Алар спрей бер минутта коронавирусны юкка чыгара дип раслый. Вирусны тулысынча үтерә торган Genoxyn спреен профессор Шехиме Гюльсюн Темель, табиблар Әхмәт Юмит Сабанджи һәм Гюнейт Озакин эшләгән. Бу турыда Daily Sabah газетасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Сабанджи сүзләренчә, тикшеренүләр коронавирус пандемиясенә кадәр башланган. Читать дальше...

Татар мәктәпләренең кайсысында БДИны 100 баллга бирәләр? - «Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). Кичке сәгать ун. Математика укытучысы (ә ул директор да) телефонына укучысыннан смс‑хәбәр килеп төшә: «Абый, 49 нчы биттәге мәсьәләнең җавабын таба алмыйм». Укытучы аңлатып җибәрә. Иртән инде телефонына бүтән укучыдан башка сорау килгән була… Кукмара районының Ядегәр урта мәктәбендә укытучылар белән укучылар мөнәсәбәте әнә шулай корылган: тәнәфесме, дәресләрдән соңмы, кичме, иртәме — укучының соравы бар икән, укытучыга мөрәҗәгать итә. Читать дальше...

«Әкият» курчак театрында «Shurale: яңа фантазия» премьерасы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 29 һәм 30 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Shurale: яңа фантазия» премьерасы була. Тамаша «Әкият» театры белән La Primavera камера оркестрының уртак проекты. «Әкият» курчак театры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетының яңа куелышы балет һәм курчак хәрәкәтләре бергә үрелгән спектакль буларак тәкъдим ителә. Тамашачы танылган музыканың курчаклар катнашындагы өр-яңа куелышы белән танышачак. Сценарий авторы һәм яңа спектакльне куючы ... Читать дальше...

«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Казан утлары» журналы язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгара. Китапны сату быел февраль аенда башланачак. Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, повестьнең кызыклы сюжетына басым ясап, «Бик укылышлы китап булачак», — дип фаразлый. Повестьтән тыш, китапка Марат Кәбировның тагын бер әсәре керәчәк, аны Галиуллин «сюрприз булачак», дип аңлатты. «Киллер» китабын Татарстан районнарында чыга торган газеталар редакцияләрендә һәм... Читать дальше...

Башкорт театры Татарстанга Бәби-театрлар форумына килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры бәби-театрларның «Ләкләк» беренче иҗат форумында катнашачак. Уфа театры «Күктән җиргә кадәр» бәби-спектаклен күрсәтә, дип хәбәр итә «Башинформ» . Бәби-театрлар форумы 30 һәм 31 гыйнварда, Татарстанның Минзәлә шәһәрендә «Small Days» Бөтендөнья бәби-театрлар акциясе кысаларында узачак. Спектакль 31 гыйнварда 16.30 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында була. «Baby-театр балалар өчен классик театрдан... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә.  ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә,республикада урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк, шулай ук төбәк юлларында көчле бозлавык булырга мөмкин. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.

Спорт в России и мире
Москва

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года



Москва

На месте старых складов в Улан-Удэ построят тренировочный комплекс для коммунальных служб

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net