123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 13.01.2021

Чирмешән районында самавыр бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Урманасты Үтәмеш авылында, матур гадәт буенча, быел да Яңа ел ялларында самавыр бәйрәме оештырдылар. Быел ул үткәннәреннән аерылып торды, чара мәдәният йортында түгел, ә аның каршындагы мәйданда узды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәмгә кунаклар да күчтәнәчләр белән килгән, коймакларның ниндие генә юк иде. Бәйрәгә килүчеләр урамда пешкән кайнар коймак һәм самавыр чәе белән дә сыйланды. Мәдәният хезмәткәрләре... Читать дальше...

Әлмәт районы һәм төзәтү колониясе җитәкчелеге хезмәттәшлек итәргә планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Бүген Әлмәт районы һәм төзәтү колониясе җитәкчелеге хезмәттәшлек итү һәм колония чыгара торган продукцияне сатуда ярдәм күрсәтү буенча киләчәккә планнар билгеләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр прокуроры Дамир Яфизов, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев һәм башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов белән бергә 8нче төзәтү колониясендә булды. Читать дальше...

Казанда яшәүче кер юа торган машина өчен аферистка акча күчергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 январь, «Татар-информ»). Казанда ике кеше 20 тартма кәгазь һәм кер юа торган машина өчен аферистка акча күчергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Декабрь азагында Казанда яшәүче 34 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Ир-ат интернетта 20 тартма кәгазь сатылу турында игълан тапкан. Ул сатучы белән элемтәгә кергән һәм аңа 20 мең сум акча күчергән. Әмма ул кәгазьне алмаган, ә сатучы элемтәгә чыгудан туктаган. Читать дальше...



Россиядә гыйнварда шикәр комының бәясе төшкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә гыйнвар аенда шикәр комының бәясе төшкән. Ә гыйнварның 11 көнендә үсемлек мае, йомырка һәм бодай оны кыйммәтләнгән. Бу турыда Росстат материалларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Россия Хөкүмәте декабрьдә азык-төлеккә бәя арту белән бәйле чаралар комплексын игълан итте. Алар арасында шикәр комына һәм үсемлек маена бәяләрне тотрыклы итү турында килешү дә бар, ул 2021 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Килешүдә бер килограмм шикәр комының күпләп сатуда бәясе 36 сум... Читать дальше...

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында һава температурасы -45кә кадәр төште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы рекордлы түбән күрсәткечләргә иреште, дип яза «Безнең Чирмешән» газетасы. Авылда яшәүче Гөлнара Азоркина сүзләренчә, иртәнге алтыда термометрда минус 45 булган. «Кичен терекөмеш баганасы -42 градус күрсәтте. Иртән сарайда мал-туар да бәс белән капланган иде», — дип уртаклашты ул. Район мәгариф бүлегендә хәбәр ителгәнчә, бүген район мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәгән. Район үзәге мәктәпләрендә 10 һәм 11 сыйныфлар гына укыган.

Баласын салкында калдырган хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда кечкенә улын салкында калдырган хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бала гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау сәбәпле, балаларны опека хезмәткәрләре алган, дип аңлатты Руслан Галиев. Судта дәгъва каралганчы балаларны хастаханәдән чыгаргач та әниләренә кайтармаячаклар. Шулай ук хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. Читать дальше...

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020-2021 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү вакыты озайтылды. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Премия ике елга бер тапкыр дүрт номинантка — Татарстан яшьләренең 30 яшькә кадәрге талантлы вәкилләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, яшьләр белән эшләүче коллективларга, иҗади берләшмәләргә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә югары казанышларга... Читать дальше...

Россия галимнәре коронавирусны җиңү ысулын тапкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия галимнәре Россия Фәннәр академиясенең Биоорганик химия институтының лабортория мөдире Юрий Уткин җитәкчелегендә елан агуы составына керә торган фермент ярдәмендә коронавирусны җиңү ысулын тапкан. Аларның эш нәтиҗәсе bioRxiv порталында чыккан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Без төрле еланнар агуындагы фосфолипаз А2 (PLA2) коронавирустан якларга сәләтле булуын күрсәттек», — дип яза тикшеренүчеләр. Монннан тыш, биологлар ачыклаганча, Никольский гадюкасының агуы иң нәтиҗәлесе булган. Читать дальше...



Казан автобусларында «сулыш органнарына керү тыела» фразасын төзәткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның кайбер автобусларында «Пассажирларга сулыш органнары җәмәгать транспортына керү тыела» дип 2020 елның азагында яңгыраган фразаны төзәткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанның 2нче пассажир автотранспорт предприятиесе директоры урынбасары Артур Абдулхаков әйтте. Дикторның «Пассажирларга сулыш органнарын саклаучы чаралардан башка җәмәгать транспортына керү тыела» фразасын русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә берничә сүзнең төшеп калуы фикернең мәгънәсен көлкегә әверелдерә. Читать дальше...

Илдар Гыйльметдинов: Туган телләрне саклауга һәм өйрәнүгә бердәм алым кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә туган телләрне саклауга һәм өйрәнүгә бердәм алым кирәк. Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов журналистларга шундый фикер әйтте. «Мин берничә тапкыр әйттем, туган телләрне саклау һәм өйрәнү өлкәсендә бердәм алым, гамәлләрнең комплекслы планы кирәк, — диде спикер. Мәгариф, мәдәният, мәгълүмат технологияләре, башка юнәлешләрдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында төгәл язылган булырга тиеш. Читать дальше...

Исерек кызны клуб бәдрәфендә көчләгән биш егеткә хөкем карары чыгарылды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова).  Чаллы суды биш ир-атка хөкем карарын игълан итте. Алар төнге клуб бәдрәфендә 23 яшьлек кызны көчләүдә катнашкан. Бу турыда шәһәр судында хәбәр иттеләр. Җинаять узган елның март аенда «Трап Сити» төнге клубында булган. Биш ир-ат исерек 23 яшьлек кызны бәдрәфкә алып кергән һәм чиратлап көчләгәннәр. Зыян күрүче кабиналарның берсенә кереп кача алган һәм полициягә шалтыраткан. Хөкем ителгән ир-атлар 17,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Читать дальше...

Бүздәк районы татар мәктәбендәге курчак театры дәүләт грантына Аманулла әсәрен куя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның Бүздәк районы Каран авылы татар мәктәбендәге курчак театры республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән бирелгән грантка Аманулланың «Сылукөмеш» әсәрен сәхнәләштерәчәк. «Аманулланың „Сылукөмеш“ әсәрен куясыбыз килә. Күбрәк җирле материал белән эш итәргә телибез, Бүздәк — язучыларга бай район. Сценарийларны һәрвакыт үзем язам. Декорацияләрне, музыка кую, биюләр кертүне дә үзебез эшлибез. Елына ике тапкыр спектакль чыгарырга уйлыйбыз»... Читать дальше...

Ял кадерлеме, әллә бала сәламәтлегеме? - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Бер баланың гомере өзелгән, берничә дистәдән артыгы җәрәхәт алган. Яңа ел каникулында «кабартылган чана» шуу әнә шундый күңелсез фаҗигаләргә китергән. Табиблар әти-әниләрнең киңәшләргә колак салмавыннан зарлана, тюбингта шуу куркыныч дип кисәтүдән мәгънә юк, ди. Ял кадерлеме, әллә бала сәламәтлегеме? Икенең берсен сайларга туры киләчәк. Безгә акыл кермәгәнне… Кунакка түгел, тауга, шугалакка барабыз! Каникулда күпчелек әти-әниләр, ачык һавада ял итеп, күңел ачты. Читать дальше...

Дәүләт Думасы Россия Конституциясенә төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга 21 закон кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Дәүләт Думасы Россия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләрне гамәлгә ашыру буенча 21 закон кабул итте. Бу хакта матбугат конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. «Бик күп документ эшләнә әле. Илледән артык закон проектын кабул итәргә кирәк», — дип сөйләде депутат. Гыйльметдинов сүзләренчә, узган ел Дәүләт Думасы берничә җитди закон кабул итте, алар ниндидер юнәлешләрне, тармакларны үзгәртә. «Бюджет дефицит белән... Читать дальше...

Путин киләсе атнадан коронавирустан күмәк вакцинацияне башларга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнадан ил гражданнарын коронавирустан күмәк вакцинацияләүгә күчәргә кирәклеген әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Мин тиешле инфраструктураны әзерләүне сорыйм. Аллага шөкер, безнең вакцина транспортлау өчен минус илле, минус җитмеш кебек ниндидер гадәти булмаган шартларны таләп итми, бездә барысы да күпкә гадирәк һәм нәтиҗәлерәк эшли. Башка авырулар яки грипп буенча булган кебек тиешле график төзергә кирәк», — диде Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә. Читать дальше...

Казанда Сөембикә манарасының авышуын лазер ярдәмендә күзәтә башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты лазер сканеры ярдәмендә Сөембикә манарасының ай саен авышуына күзәтү ясады. Бу хакта ведомство җитәкчесе Иван Гущин хәбәр итте. «Вертикаль күчәрдән тайпылу критик ике метр тәшкил итә. Манара торышының мөмкин булган динамикасын билгеләү бүген аеруча актуаль. Тикшеренүләр нәтиҗәсен без 2021 ел ахырында алабыз», — диде Иван Гущин комитет коллегиясенең йомгаклау утырышында. Ул искә төшергәнчә, Татарстанга ЮНЕСКО исемлегенә... Читать дальше...

Татарстан инспекторлары машина йөртүчеләргә буранда шәһәр читенә чыкмаска киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ машина йөртүчеләргә буран вакытында шәһәр читенә чыкмаска киңәш итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Синоптиклар фаразлавынча, 14 һәм 15 гыйнварда республикада кар, буран, җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин. Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыгуны чикләргә киңәш итәләр. Автомобиль юлларында имин хәрәкәт тизлеген сайларга... Читать дальше...

Бөтендөнья татар конгрессы «Солдат альбомы» конкурсы игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Солдат альбомы» бәйгесе игълан итте. Әлеге чара татарның чын ир-егетләрен искә алуны, башкаларны да алар белән таныштыруны максат итеп куя. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте. Оештыручылар сүзләренчә, бәйге гаилә альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм итәчәк. Конкурс конгресс инстаграмында уздырыла. Читать дальше...

Хирург салкында тән өши башлауның беренче билгеләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов).Салкында тире өши башлауның беренче билгеләре турында бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Республика клиник хастаханәсенең үлекле яралар хирургиясе бүлеге табибы Айрат Ахунҗанов сөйләде. «Борын очы, колакның агаруын күргәндә җылы урынга керергә кирәк. Кулларга килгәндә, элек бияли популяр иде, хәзер перчатка кияләр. Перчаткада бармаклар аерым булганлыктан, кул тизрәк туңа башлый», — диде ул. Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов әйтүенчә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Розенбаум

Как Розенбаум судился с мусорщиками, Шнур прогорел на «Пушкине», а Нагиев заработал 4 тысячи рублей за год





Персональные новости
Динамо

Отставка Кудашова и уход Гусева и Уила: кого «Динамо» рискует потерять после вылета из Кубка Гагарина





Татарстан синоптиклары томан, буран һәм кар көртләре турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Көньяк циклонның атмосфера фронты йогынтысында Татарстанда һава шартлары начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә. 13 гыйнварда төнлә һәм 14 гыйнварда иртән республика буенча урыны белән, шулай ук Казанда да томан төшәчәк. Моннан тыш, 14 гыйнварда иртән һәм көндез, 15 гыйнварда төнлә кар явуы фаразлана. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, вакыты белән тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Читать дальше...

«Түбән Кама Шина»ның элеккеге генераль директоры Дәүләт Думасында депутат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты итеп «Түбән Кама Шина»ның элеккеге генераль директоры Радик Ильясовны теркәде. Бу хакта мәгълүмат Россия Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында чыкты. «Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ильясов Радик Сабитовичны теркәргә», диелә хәбәрдә. Ирек Зиннуров Россия Дәүләт Думасыннан киткәннән соң, Радик Ильясов мандат алды. Исегезгә төшерәбез... Читать дальше...

Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Болгар академиясе биналары быел ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Быел Казанда берьюлы берничә мөһим объектны ачу планлаштырыла. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында эшләр тәмамлана, аңа тарихи билгеләнешне кайтарырга һәм анда уку процессы оештырырга җыеналар. Шулай ук Болгар ислам академиясенең административ бинасы ачылачак. Бу турыда Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Иван Гущин сөйләде. «Игътибар зонасында „Черек күл“ паркын реконструкцияләү кала. Читать дальше...

Татарстан театрлары 2020 елда рекордлы санда премьералар чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан театрлары 2020 елда 92 спектакль чыгарган. Татарстанның катлаулы 2020 елдагы театраль тормышына нәтиҗә ясалган беренче театраль җыелыш Буада үтте.  ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Дилия Хәйретдинова 2020 елда республика театрларында моңарчы күрелмәгән санда премьералар чыгарылуын әйтте. Чагыштыру өчен, мәсәлән, алдагы елларда бу сан 70 тирәсе, 2019 елда сиксәнләп булган. Буада «Буа Раштуа» театр фестивале бара. Пандемия шартларында театрларның... Читать дальше...

Татар егете Эдуард Латыйпов — бөтен дөнья кешесе ул — «Бердәмлек»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Бердәмлек» , Эльмира Шәвәлиева). Германиянең Оберхов шәһәрендә башланган биатлон буенча дөнья чемпионатында Башкортс­тан вәкиле Эдуард Латыйпов ирләр һәм хатын-кызлар катнашындагы эстафетада алтын медаль яулады. Башкортстан вәкиле дигән Эдуардыбыз, Белоруссиянең Гродно шәһәрендә туган бул­са да, үзебезнең Камышлы егете ул. Белоруссиядә аның әнисе яшәгән, ә булачак әтисе Ратмил Латыйпов анда хәрби хезмәттә булган. Шулай итеп, Ратмил хәрби хезмәттә вакытта өйләнә, хатынын һәм малаен туган авылына алып кайта.

Казанга арктик салкыннарга алмашка көньяктан җылы киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда тәүлеклек температура нормадан ике тапкыр түбәнрәк, әмма инде иртәгә үк көньяк циклоны ярдәмендә шәһәрдә җылытачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Бүгенге көндә Казанда тәүлеклек температура нормадан ике тапкыр кимрәк, норма -13 градус. Иртәгә көндез шактый җылытачак. Җылылык өч көн дәвам итә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Рыбакина, наряду со Свёнтек, имеет 70% побед на WTA-1000 против соперниц из топ-10


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Хамовники побили пятилетний рекорд по количеству сделок с недвижимостью





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге: национальные проекты — драйверы развития России


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Егор Крид

В Москве суд отклонил требование общественника Морозова закрыть YouTube-канал Егора Крида



Москва

Муфтий наградил 15-летнего мальчика, спасшего 100 человек из «Крокуса»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net