Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 24.01.2021

Спас районы активистына «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле билгесен тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Спас районы Антоновка авылыннан «Бездненские зори» фольклор ансамбле җитәкчесе Татьяна Королевага «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле билгесен тапшырдылар. Бүләкне муниципалитет башлыгы Фәргать Мөхәммәтов тапшырды. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова сөйләвенчә, Татьяна Степановна озак вакытлар Антонов урта мәктәбе директоры булган. Мәгариф учреждениесе иң яхшылардан санала иде. Бурумова сүзләренчә, мәктәпнең... Читать дальше...

Кукмарада Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннарының йортларына элмә такта куйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районының Зур Сәрдек җирлегендә Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннарының йортларына элмә такта куелды. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасына Адай авылының клуб мөдире Фәния Хәбибуллина хәбәр итте. «15 февраль — Россиядә Интернациалист сугышчыларны искә алу көне. Шул уңайдан Зур Сәрдек авыл җирлегендә әфганчы егетләребезнең һәм сугыш ветераннарының туган нигезенә элмә такта куелды. Алар төрле тармакларда үзләренең тырыш... Читать дальше...

Кама Аланының «Искра» хоккей клубы оешуга 20 ел тулды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Кама Аланында тренерлар Александр Нестеров һәм Финист Зарипов башлап җибәргән эш бүгенге көндә уңай нәтиҗәләрен бирә. Башта алар ишегалды клубы оештыра. Аннары беренче штаб булдырыла. Гадәти төзелеш вагонында оешкан бу штабта яшь спортчылар җыелышып фикер алышалар, планнар билгелиләр. Форма һәм спорт инвентаре дә шунда саклана.  Тиздән бистә хакимияте дә ярдәмгә килә. Яктыртылган, агач бортлар, җанатарлар өчен эскәмияләр, командалар өчен урыннар булган чын ачык шугалак ясала. Читать дальше...



Тимергали хәзрәт Юлдашев: Мөселманнарның өендә Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Һәр мөселман кешесенең йортында Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш, дип саный Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев. «Коръән аятьләренең иң хәерлесе, иң бөеге — Аятел-Көрси. Ул төрле шайтаннардан, зарарлардан киртә булып тора. Әлбәттә, безне Аллаһы Тәгалә саклый, әмма бу сәбәпче булып тора. Мөселманның өендә Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га биргән интервьюда . Тимергали хәзрәт әйтүенчә, догаларның чиста урында булуы мөһим. Читать дальше...

Тимергали хәзрәт Юлдашев ярымай тагу турында үз фикерен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Саләх» мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев мөселманнарның ярымай тагып йөрүе турында үз фикерен әйтте. «Ярымай тагу төрекләрдән килгән. Шәригатьтә ярымай тагарга кирәк, дигән әйбер юк. Ислам динен кабул иткән кеше „Лә иләһә иллә алла, мухаммадур-расулуллаһ“ сүзләре белән мөселман була. Мөселман хатын-кыз яулыктан, ир-ат түбәтәйдән булырга тиеш. Төп атрибутика шушы. Тагын нәрсәдер тагып йөрү мөһим түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда . Читать дальше...

Татарстанда икмәк пешерүчеләргә ярдәм итеп 114 млн сум акча биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан икмәк пешерүчеләренә һәм он тартучыларга ярдәм итеп 114 млн сумнан артык акча бүлеп бирәләр. Россия төбәкләре буенча Хөкүмәт 4,7 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу күрсәтмәне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Субсидияләр бирүнең максаты — икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләрне тотрыкландыру. Документ Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Министрлар Кабинеты башлыгы кабул иткән азык-төлеккә бәяләрне киметү чаралары комплексына керә.... Читать дальше...

Казанда янгын чыккан фатирдан исерек хуҗаны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан фатирдан исерек хуҗаны коткарганнар. Бүген 10.53 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Димитров урамындагы торак йорттагы фатирларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән. 2 кв. метрлы аш бүлмәсендә йорт җиһазлары һәм шәхси әйберләр янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр берничә минутта янгынны сүндергәннәр. Кунаклар бүлмәсендә исерек фатир хуҗасын тапканнар. Читать дальше...

Табиб коронавирусның тән тиресенә йогынтысын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус кеше организмының барлык системаларына да диярлек йогынты ясарга мөмкин. Аның нәтиҗәләре шул исәптән тән тиресендә дә күренергә мөмкин. Бу хакта табиб-дерматолог, косметолог Станислав Арканниковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә. Табиб сүзләренчә, косметологлар еш кына коронавирус инфекциясе белән авыручыларда тире торышының начараюын билгеләп үтә. «Әлбәттә, теләсә нинди вируслы авырудан кебек үк иммун системасы Covid-19 инфекциясеннән дә зыян күрә. Читать дальше...



Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указга кул куйган. Илдар Кыямов Казан дәүләт университетының журналистика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. «Кара чишмә карьясы», «Моңлы „Саз“, моңлы гомер», «Мин сәхнәдә — рухани» китаплары авторы.  Быел Татарстан китап нәшриятында «Җырларымда ... Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләрне Идел буе федераль округында көчле салкыннар турында кисәтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Идел буе федераль округ территориясендә, шулай ук Татарстанда явым-төшем көтелә. Белгеч сүзләренчә, Көньяк һәм Урал федераль округында да һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Якындагы көннәрдә Идел буе федераль округында җепшек кар һәм бозлавык көтелә. Бигрәк тә Башкортстанда көчле явым-төшем — карлы яңгыр, буран, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә. Читать дальше...

Себер татарлары туристларга эчә торган су ясау ысулын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Большереченск районы Үләнкүл авыл җирлегендә өлкә территориясендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыннары булдыру буенча проектны чынга ашыру кысаларында туристлык маршрутын тәкъдим иттеләр. Каракүл авылында Себер татарлары күптән инде биредәге күлдән ризык әзерләргә су алу өчен бозны файдалана. Күлгә барып, эчәр өчен боз ватып алу туристик маршрутка кергән. Авылда кое һәм суүткәргеч юк, җәй көне дә эчәргә яраклы су юк, шуңа күрә боздан эчә торган су алу традициясе һәм ысулы булып калган. Читать дальше...

«Әкият» курчак театры «Тыпырдык» спектаклен татар театрларына бүләк итәргә әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры «Тыпырдык» спектаклен франшиза буларак һәрбер татар театрына бүләк итәргә әзерлеген белдерде. Курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм әлеге спектакльнең авторы Илгиз Зәйниев ТР мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә телне саклауда театрның роле турында ясалган чыгышында әлеге спектакльгә дә тукталды. «Спектакльне куяр өчен композитор Эльмир Низамов, хореограф, „Алтын битлек“ театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла... Читать дальше...

Чаллы янында ике машина бәрелешкәннән соң яшь бала үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллы янында ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң, яшь бала үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Чаллыдан үз хәбәрчесе сөйләде. Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган. Беренчел мәгълүмат буенча, «Дэу Нексия» автомобиле каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике машина да җимерелгән. Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Нексия» автомобилендәге ир белән хатын һәм «Лада Гранта»... Читать дальше...

Җырлый-җырлый теш дәвалый - «Идел»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Идел» ). Җырлый-җырлый теш дәвалаучы табиб күргәнегез бармы? «Идел» редакциясенә шундый егетне чакырдык бит әле. Интернет киңлекләрендә үзен «Җырлаучы стоматолог» буларак танытучы Илшат Мөхәммәтҗанов Чаллыдан Казанга күченде. Кыскасы, Казанны ул җырлый-җырлый яуларга җыена. Казанны яулау Түбән Кама егете Илшат Мөхәммәтҗанов бала чагыннан ук табиб булырга теләгән. Ижау дәүләт медицина академиясе, Самара дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Хыялы — үзенең теш дәвалау клиникасын булдыру. Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казань, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланды. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 82 кеше авырулар белән элемтәдә булган. 29 кеше хастаханәдә, 57 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Иң күп ковид йоктыручылар (29 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Шулай ук 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керә торган 18 кеше бу чирне йоктырган. Өченче... Читать дальше...

2021 елда Россиядә автомобильчеләр өчен яңа штрафлар кертелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварыннан Россиядә автомобильчеләр өчен берничә яңа штраф гамәлгә керде. «Позиция права» компаниясенең идарә итүче партнеры Егор Редин шул хакта сөйләде. Белгеч сүзләренчә, Административ хокук бозулар кодексына автомобильчегә сүтелгән яки ташлап калдырылган машина өчен кисәтү яки 1-3 мең сум күләмендә штраф салу нормасын керткәннәр. Әлеге норма «автохлам өчен штраф» дигән рәсми булмаган исем алды. Бу турыда «Прайм» агентлыгы хәбәр итә. Моннан тыш... Читать дальше...

Татарстанда бер тәүлектә хатын-кыз һәм бала ис газы белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бер тәүлектә ис газы белән агулануның ике очрак теркәлгән. Икесендә дә хатын-кыз белән бала зыян күргән. Кичә Түбән Кама районы Ачы авылында 78 яшьлек хатын-кызга үз мунчасында ис тигән. Аңа  ис газы белән җиңелчә агуланган дигән диагноз куелган. Хатын-кыз хастаханәгә барудан баш тарткан. Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Читать дальше...

Табиб бүлмәләрдә коронавирус йоктыру куркынычын киметү ысулы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский кеше күп булган биналарда коронавирус йоктырудан сакланып бетеп булмаса да, авыру куркынычын киметүнең тагын бер ысулы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, чир йоктыруга начар вентиляция дә йогынты ясый, чөнки сөрем газы концентрациясе арта. «Әгәр бинада СО2 концентрациясе югары икән, бу урын куркыныч дигән сүз. Анда барырга ярамый - анда чир йоктырырга мөмкин», — дигән табиб. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә. Читать дальше...

Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән автобусның ике йөртүчесе дә имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән автобусның ике йөртүчесе дә имгәнгән. Кичә кич Алабуга районында федераль юлда автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң автобусның алгы өлеше яньчелгән һәм алгы тәрәзәсе ватылган. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән автобус йөртүчене һәм аны алуштыручыны хастаханәгә алып киткәннәр. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.


Музыкальные новости
Михаил Кутушов

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье





Персональные новости
Арцах

По запросу Баку в Москве незаконно был задержан известный российский политолог Михаил Александров





Новоузенскида балалар арасында Коръән укучыларның VI өлкә бәйгесе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»).  Саратов мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов һәм Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мөхитов балалар арасында Коръән уку буенча VI өлкә конкурсына әзерләнү турында фикер алыштылар. Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылачак чара 2021 елның 14 мартында Новоузенск мәдәният йортында узачак. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

«Спутник V» вакцинасын тагын бер ил куллана башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән Россиядә эшләнгән «Спутник V» препаратын ашыгыч рәвештә Пакъстанда кулланырга рөхсәт ителде. Вакцинаны импортка чыгару һәм тарату белән җирле фармкомпанияләрнең берсе шөгыльләнәчәк. Пакъстанның рәсми вәкиле сүзләренчә, «Спутник V» — илдә куллану өчен хупланган өченче вакцина. Элегрәк AstraZeneca һәм Кытайның Sinopharm компаниясе препаратын ашыгыч куллану рөхсәт ителгән иде. Бу турыда Dawn басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Читать дальше...

1 февральдән социаль түләүләр артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдән Россиядә ташламалы категориягә керүчеләргә барлык түләүләр, пособие һәм компенсация арта. Быелгы февральдә шулай ук үзгәрешләр автомобиль хуҗаларын да көтә. Бу үз машинасының конструкциясен үзгәртергә теләүчеләргә дә, йөк ташу белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла. Хезмәт министрлыгы аларны быел 4,9 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда бәяләр нәкъ менә шуның кадәр арткан. Социаль түләүләр күләме ел саен февральдән арта... Читать дальше...

Татьяна Голикова бердәм «ковид паспорты» кертеп булмавын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Вице-премьер Татьяна Голикова күпсанлы сәбәпләр аркасында барлык илләр өчен бердәм «ковид паспорты» турында килешеп булмаячак дип саный. «Әйе, мин моны билгеләмә буенча эшләү мөмкин түгел дип саныйм, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикмәгә генә сары бизгәге буенча бер халыкара сертификатка ия түгел», диде Татьяна Голикова. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Вице-премьер сүзләренчә, бу мәсьәләдә халыкара кагыйдәләр кертүче Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына таянырга кирәк. Читать дальше...

Әлмәт транспортын Яндекс. картада күзәтергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары») . Яндекс.Карта Әлмәттә җәмәгать транспорты хәрәкәтен реаль вакыт режимында күрсәтә башлады. Кушымтада барлык автобуслар һәм троллейбуслар махсус билгеләр белән билгеләнгән. Картада реаль вакыт режимында транспортның кайда икәнлеген карарга була. Ә тукталыш билгесенә бассаң, ул ничә минуттан соң киләчәк икәнлеген күреп була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Яндекс тукталышының билгесенә баскач, карта шул урында туктаучы барлык траснпортны күрсәтә. Читать дальше...

Чистайда «Ел укытучысы-2021» конкурсының муниципаль этабы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Чистай, 24 гыйнвар, «Татар--инфйорм», «Чистай-информ» , Гүзәл Гомәрова). Чистайда, 1нче мәктәптә «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уза. Анда шәһәр мәктәпләреннән 12 педагог катнаша. Төрле фән укытучылары жюри әгъзалары алдында ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтә. Конкурсантларның өчесе «Туган тел укытучысы» номинациясендә җиңү өчен көрәшә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Муниципаль этап җиңүчесе Чистай районы данын зона турында яклаячак.

Спорт в России и мире
Москва

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Опыт проведения Всероссийской акции «Вода России» представлен на межведомственном заседании в Ташкенте





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Эстрада

Смешарики и «Академия Эстрада Тинс» выпустили трек «Попурри»



Москва

Суд отказался отправлять на экспертизу документ об отставке Дубровина из правительства Забайкалья

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net