Алабуга районында республика программасы буенча яңа кибет ачылды
(Алабуга, 1 гыйнвар, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга районында Яңа ел алдыннан Малореченский бистәсендә яңа кибет ачылды. Ул «Авыл кибете» республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Кибет зур булмаса да, бик пөхтә һәм якты. Ассортимент төрле: җиләк-җимеш тә, төрле тәм-томнар да, көнкүреш химиясе дә бар. Сатып алучылар банк карталары белән түли алсын өчен, Интернет тоташтырылган. «Бу кибет безгә бик ошады. Көн саен шәһәргә азык-төлек өчен бармыйсың бит инде. Читать дальше...