Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 06.01.2021

Васильевода дзюдо һәм самбо буенча Раштуа турниры уза

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Васильевода дзюдо һәм самбо буенча ел саен уздырыла торган Раштуа турниры уза. Идел буе шәһәрләреннән дистәләгән катнашучы «Уникс» баскетбол клубы тренировка комплексының зур залында очрашты. Бу хакта район газетасы яза. Яшел Үзән районыннан җирле спорт мәктәпләре укучылары катнаша. «Мин монда, Васильевода катнашучыларның барысын да сәламләргә шат, анда инде җиденче ел рәттән безнең зур Раштуа турниры уза. Пандемиягә карамастан, без сезнең белән бергә җыела... Читать дальше...

Арча бала табу йортыннан 2021 елда туган беренче баланы чыгардылар

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 6 гыйнвар, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре »). Бүген Арча хастаханәсенең бала табу бүлегеннән 2021 елда туган беренче баланы чыгардылар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Алисә һәм Айнур Яковлевлар гаиләсендә Азалиягә иптәшкә тагын бер кыз Алсу барлыкка килде. «Алисә Арчада терапевт булып эшләде, аннан Балтачка китте. Анда бала табу бүлеге ябык. Шуңа Казанга китүләре иде. Барып җитә алмадылар, Арчада тукталдылар», — дип аңлатты Алисәнең әтисе Фердинанд Гыйльметдинов. Гаиләне район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары елның беренче уенында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Мәскәүнең «Динамо»сы белән көч сынашты. «Ак Барс» өчен 2021 елның беренче уены 2:1 исәбенә тәмамланды. Җиңүне Казан командасы яулады. Финляндия һөҗүмчесе Харри Песонен беренче тапкыр «Ак Барс» составында уйнады. Беренче периодта голлар булмады. Икенче период. Икенче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Иван Игумнов беренче алканы кертте (0:1). Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда... Читать дальше...



Олы Әтнә мәктәбе волейболчы кызлары икенче ел рәттән күчмә кубокка ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы» ). Әтнәнең «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында волейбол ярышлары узды. Бу хакта район газетасы яза. Биредә район мәктәп укучы кызлар арасында мәктәптән тыш зшләр үзәгенең күчмә кубогына волейбол ярышлары узды. Уеннарда 7 команда катнашты. Күчмә кубокка ике ел рәттән Олы Әтнә урта мәктәбенең волейболчы кызлары ия булды. Икенче урында — Күәм, өченче урында — Күңгәр, дүртенче урында Күлле Киме командалары.

Актанышта Кыш Бабай бүләгенә чаңгы ярышлары үтте

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 6 гыйнвар, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актанышта Кыш Бабай бүләгенә «Бүләк» чаңгы трассасында районның мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары уздырды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Призлы урыннар яулаучыларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Татарстанда коронавирустан 2,4 мең кешегә вакцина ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән 2,4 мең кешегә вакцина ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, республикада вакцинациянең икенче этабы башланды, аның барышында илледән артык кешегә прививка ясадылар. «Вакцинацияне ике этапта уздырабыз, ике этап арасында 21 көн булырга тиеш», — диде ул. Жаворонков сүзләренчә... Читать дальше...

Трампның машинасын аукционга куйганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Mecum Auctions аукцион йорты элек АКШ президенты Дональд Трампныкы булган автомобильне сатуга куйган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Оешманың сайтында хәбәр ителгәнчә, Ferrari F430 автомобиле сатып алучыга Трампның шәхси имзасы куелган документ күчермәсе белән бергә эләгәчәк. Трампның шәхси имзасы куелган. Автомобиль барлыгы 11 меңнән артык километр юл узган. Аның бәясе - 400-500 мең доллар.

Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне җанга яшәү дәрте, бәрәкәтле көч өсти торган Раштуа бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Бик күп гасырлар элек Җиргә могҗизалы төстә Коткаручы киләчәге турында хәбәр биргән Вифлеем йолдызының якты нурлары бөтен дөньядагы христианнарның күңелендә бүген дә балкый. Читать дальше...



Татарстанда ковид белән авыручылар гыйнварның беренче атнасында кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда ковид белән авыручылар гыйнварның беренче атнасында кимегән. 1-6 гыйнварда ковид белән авырган 534 кеше теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «100 мең кешегә 13,7 авыру туры килә. Гыйнварның беренче атнасында авыручылар декабрь күрсәткеченнән 18 процентка түбәнрәк. Читать дальше...

Англиядән һәм Төньяк Ирландиядән кайткан россиялеләр изоляциядә булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Англиядән һәм Төньяк Ирландиядән Россиягә кайткан гражданнар 14 көн изоляциядә булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Англиядә һәм Төньяк Ирландиядә эпидемия вазгыяте начарлану сәбәпле, Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова карары чыгарылды. Читать дальше...

Төркиягә очканчы 6 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар ковидка тест ясатырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алты яшьтән өлкәнрәк пассажирлар Төркиягә барыр алдыннан кешенең сәламәт булуын дәлилли торган тест нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы 30 декабрь төненнән башлап бортка утырганда... Читать дальше...

Газыймҗанова: «Кризис, әлбәттә, булачак. Бик нык экономияләячәкбез» — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Лилия Локманова). Узган 2020 Күсе елы унике еллык циклны башлап җибәрде. Бу елны бик күп вакыйгаларга нигез салынды, ди Алсу. Аның фаразларын сезгә дә җиткезәбез. Сәясәт  Сәясәткә килгәндә, кешеләр үзләрен бик күр өлкәләрдә күрсәтте. Күп әйбер үзгәрде. Бу бер елны гына булган вакыйгалар түгел. Тик нигез инде “селкенә” башлады. Киләсе ел — Үгез елы. Астрология буенча ул бик тыныч санала. Күсе турында да акыллы, зирәк хайван дип сөйләделәр. Әмма минем күзаллауда ул эпидемия таратучы иде. Читать дальше...

Галимнәр Россиядә коронавирус вазгыяте үсешенең ике сценариен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә Covid-19 вазгыяте ике сценарий буенча кискенләшергә мөмкин. Ул вирусның мутацияләнүенә бәйле. Бу хакта РИА Новости яза. Медицина фәннәре кандидаты Сергей Вознесенский сөйләвенчә, вакцинациядән соң яки авыру нәтиҗәсендә формалашкан иммунитет проблемадан котылырга мөмкинлек бирәчәк. «Икенче вариант: вирус үзгәрәчәк, һәм ул безнең кулланышка грипп кебек үк керәчәк, һәм, мөгаен, вирусның үзгәрүен исәпкә алып, яңадан вакцинация ясатырга кирәк булыр», — диде галим. Читать дальше...

Россиядә яшәүчеләр үзләре теләгән хезмәт хакы күләмен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр 2021 елда 158 мең сум хезмәт хакы алырга тели. Ә Мәскәү һәм Санкт-Птербургта яшәүчеләрнең тагын да күбрәк аласы килә. Тикшеренүләрне « Работа.ру » сервисы үткәргән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәүчеләр һәр ай саен уртача 158 мең сум хезмәт хакы алырга тели. Шул ук вакытта керем күләме төбәккә карап аерыла. Мисал өчен, Мәскәүдә яшәүчеләр бер айда уртача 175 мең сум, Санкт-Петербург кешеләр 164 мең сум акча эшләргә тели. Читать дальше...

Россиядә Каты авырудан интеккән балаларга ярдәм итү фонды булдырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин гомеренә куркыныч яный торган һәм хроник авырулары булган балаларга ярдәм итү фондын булдыру турындагы боерыкны имзалады. Бу турыда Кремль сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Фонд башлыгы итеп иҗтимагый палата әгъзасы, беренче балалар хосписына нигез салучы Александр Ткаченко билгеләнде. Ткаченко аңлатканча, фонд кыйммәтле һәм Россиядә теркәлмәгән даруларны сатып алу белән шөгыльләнәчәк. Анда 45 кеше эшләячәк. Беренче чиратта... Читать дальше...

Белгечләр гомерне кыскарта торган ризыкны ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Сыер ите ир-атларның гомерен кыскарта. Бу турыда Америка тикшеренүчеләренә сылтама белән Express басмасы хәбәр итә. Белгечләр уртача 53 яшьтәге 43 272 ир-атны тикшергән. Тикшерү башланганда ир-атлар йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология белән авырмаган. Сыер ите ашаучы ир-атларда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үсеше ихтималы булуы ачыкланган. Белгечләр рационнан бу ризыкны алу гомер озынлыгын сизелерлек арттырырга мөмкин дигән нәтиҗә ясаган.

Дениз Бәдретдин һәм Super Tatar Band Милли китапханәгә бәйрәм концертына чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Super Tatar төркеме Милли китапханәдә узачак бәйрәм концертына чакыра. Бу хакта танылган продюсер һәм музыкант Ильяс Гафаров хәбәр итә. Әлеге концерт программасы Super Tatar һәм KGB (Kazan Gruppasi Bedretdin) төркемнәре репертуарыннан тора. Концерт 9 гыйнвар 18:00 Милли китапханәдә узачак (Пушкин урамы, 86). Super Tatar төркеменең нигезен Финляндиянең татар-мөселман җәмгыяте вәкиле, музыкант һәм эшмәкәр Дениз Бәдретдин тәшкил итә. Аны татар рокының атасы дип атыйлар. Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләрне Кремль чыршысы тамашасын карарга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 һәм 13 гыйнварда Гомумроссия Кремль чыршысын — «Пятое время года, или Кто придумал Новый год» яңа ел мюзиклын трансляциясе кабат күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Кремль сарае сәхнәсендә төп чыршы бәйрәме тамашачыларсыз узды. Яңа ел тамашасы Мәскәү Профсоюзлар федерациясе тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте һәм Россия Президентының Эшләр белән идарә итү бүлеге белән берлектә оештырылды. Әкиятнең төп геройлары — Бәйрәм традицияләрен саклаучы һәм Гаджет. Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Яңа коронавирусның өч очрагы читтән кергән һәм 87 очракта авыру кешедән йоккан. 34 кеше хастаханәгә китерелгән, 56 кеше өйләрендә дәвалана. Иң күп авыручылар Казанда (42 очрак) теркәлгән. Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица Юлианна Караулова пожалела, что увеличила губы





Персональные новости
ММА

Популярный блогер и боец ММА Саша Стоун выступит на фестивале спорта и контента Yappy x «Наше Дело Россия» в Нижнем Новгороде





Коронавирусның Британия штаммын 41 илдә тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөекбританиядән чыккан коронавирусның яңа төрен 41 илдә һәм аның территориясендә ачыклаганнар. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «5 гыйнварга булган мәгълүмат буенча коронавирусның VOC-202012/01 төре беренче булып Берләшкән Корольлектә табылган иде. Хәзер яңа төр коронавирус тагын 40 дәүләттә (территория, район) ачыкланган», диелгән хәбәрдә. Инфекциянең яңа төре, гадәтиенә караганда, 70 процентка йогышлырак. Әлегә авыруның... Читать дальше...

Казанда юл аша йөгереп чыккан әбине машина таптаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда юл аша йөгереп чыккан әбине машина таптаткан. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке тугызларда Очкын урамында булган. Якынча ачыкланганча, 14нче модельле «Лада» машинасының 50 яшьлек йөртүчесе иминлек тизлеген сакламаган  һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыккан 87 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Әбинең баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр.

Табиблар Россиядә коронавирус эпидемиясе күрсәткәчләре кимү вакытын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясе яз башында кими башлаячак. Бу турыда иммунолог Владимир Болибок сүзләренә сылтама белән Ura.Ru басмасы хәбәр итә. «Без пандемиянең үсеш процессында иң югары дәрәҗәгә чыктык. Февраль азагында, март башында авыручылар кими башлаячак», — диде табиб. Белозерский исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физик-химик биология фәнни-тикшеренү институтының вирусология кафедрасы ппрофессоры Алексей Аграновский табиб белән килеште. Читать дальше...

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап киткән ир-ат янып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»).  Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке белән диванда йоклап киткән ир-ат янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 6.10 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына республиканың Яшел Үзән районы Норлат авылында йорт януы турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр йорт эчендә төтен булуын, әмма ялкынланып яну булмавын ачыклаган. Алар йорт эчен тикшергәч, диванда ир-ат мәетен тапкан. Читать дальше...

Татар галимнәренең хезмәтләре Төркиянең фәнни журналында дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар галимнәренең гыйльми мәкаләләре Төркиянең «Идел –Урал тикшеренүләр» фәнни журналында басылды. Бу хакта басманың баш мөхәррире, тюрколог галим  Бүләнт Бәйрәм хәбәр итә. Әлеге журналның соңгы саны төрек галиме, беренче татар-төрек сүзлегенең фәнни мөхәррире мәрхүм Хәлил Ачыкгөз истәлегенә багышланган, шул нисбәттән аны танучы татар галимнәренең хезмәтләренә урын бирелгән. Басманың беренче өлешендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм... Читать дальше...

2021 елда Россиядә пенсияне инфляциядән югарырак дәрәҗәдә индексацияләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда Россиядә пенсияне 6,3 процентка индексацияләделәр. Бу турыда социаль мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә. «Картлык буенча уртача иминият пенсиясе 1039 сумга арттырылган һәм индексация белән 17541 сум булачак», — диде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры. Аның сүзләренчә, 32 миллион кешенең пенсиясе арткан. Бу максатка 374 миллиард сум акча тотылган. Россиядә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

RU.TV превращает Русскую Музыкальную Премию в Мюзикл


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Кудерметова выиграла турнир WTA в Штутгарте в парном разряде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Кабардино-Балкарии стартует крупнейшая экологическая акция «Вода России»





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко убежден, что белорусы «никогда еще так хорошо не жили»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

В РПЦ отказались называть причины запрета в служении иерея Сафронова, отпевавшего Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

«Посмотрите на губастых»: Розенбаум жестко высмеял любительниц пластики



Москва

Песков поделился планами Путина на майские праздники

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net