Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 11.01.2021

Лаеш районында булган авариядә ике кеше зыян күрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Лаеш районында ике җиңел машина бәрелеште, өч кеше зыян күрде. Бу хакта агентлыкка юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.  Аларның сүзләренчә, бүген кич белән Казан — Атабай автоюлында Никольское авылы борылышыннан ерак түгел авария булган. Биредә «Ауди» һәм «Тойота» бәрелешә. Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юл кырыена төшеп китә. Һәлакәт шаһитлары сүзләренчә, авариядә өч кеше зыян күргән.

Түбән Камада транспорт реформасын хәл итүгә керешәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Агымдагы елның төп бурычларыннан берсе — транспорт реформасын хәл итү. Бүген җитәкчеләр киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин шул хакта сөйләде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шәһәр мэры сүзләренчә, реформа этаплап хәл ителәчәк, беренче нәтиҗәләр алдагы өч айда сизелергә тиеш.  Санкт-Петербург транспорт инфраструктурасының территориаль үсеше фәнни-тикшеренү һәм проект институты белгечләре тарафыннан вахта һәм шәһәр... Читать дальше...

Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -28 тән алып -33 градуска кадәр. Көндез 20-25 градустан түбәнрәк булыр дип көтелә. Урыны белән кар явачак. 14 гыйнварда, пәнҗешәмбе төнендә, республикада салкын һава торышы сакланачак. Көньяк — көнбатыштан -21... -26 градуска кадәр, көнчыгышта -32 градуска кадәр. Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга... Читать дальше...



Төркия Facebook һәм WhatsАрр ка каршы тикшерү башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»).Төркиянең монополиягә каршы комитеты конфиденциальлекнең яңа сәясәте аркасында WhatsApp һәм Facebook-ка карата тикшерү башлады. Бу турыда Anadolu агентлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Элегрәк WhatsApp мессенджерын эшләүчеләр кулланучылар килешүен яңартты, аңа шәхси мәгълүматларны Facebook корпорациясенә тапшыру турында пункт өстәде. Кулланучылар килешүе текстында Facebookның корпорациясенең бер өлеше буларак WhatsApp корпорациянең барлык «кушымталар гаиләсе» белән уртаклашачак. Читать дальше...

Татарстанда «Ядкарь» генеалогик үзәге эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Ядкарь» генеалогик үзәге дигән тарихи-шәҗәрә тикшеренүләре коммерцияле булмаган оешмасы булачак. Республика Хөкүмәтенең тиешле карарына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды. Документта үзәк «генеалогик тикшеренүләргә ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы халыкларының тарихи хәтерен торгызу максатларында» төзелә диелгән. Бу үзәкне оештырырга Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты тәкъдим иткән. Хәзер ул яңа оешманы гамәлгә куя... Читать дальше...

Казанда шаурма сата торган ларек янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда шаурма сата торган ларек янган. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген 18.28 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Мамадыш трактында 44нче йортта шаурма сата торган киоск януы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр 19.06 сәгатьтә янгынны сүндергән.  Янгын 80 кв. метр мәйданга зыян китергән. Имгәнүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Татарстанда бүген икенче хатын-кыз поезд тәгәрмәче астына эләгеп үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бүген икенче хатын-кыз поезд тәгәрмәче астына эләгеп вафат булган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте. Гадәттән тыш хәл бүген иртәнге сәгать сигездә Светлое озеро-Зәй тимерюлының 124нче чакырымында булган. Поезд таптаткан хатын-кыз урында ук үлгән. Мәрхүмәгә 60 яшь тирәсе, шәхесен ачыклыйлар. Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, поезд хатын-кызның өстеннән чыккан. Читать дальше...

Татарстанда салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү турында аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә дәресләрнең нинди һава температурасында кичектерелергә мөмкин булуын аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомство матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары һава температурасы — 25 градус булганда кичектерелергә мөмкин. Дәресләрне авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф... Читать дальше...



Казан янында хатын-кызны поезд таптатып үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янында хатын-кызны поезд таптатып үтергән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте. Фаҗига бүген иртәнге сәгать җиде тирәсендә Тихорецкая — Вахитово юлында булган. Хатын-кыз «Аэропорт — Казан» маршрутындагы электр поезды астына кергән. Хатын-кызга 50-60 яшь тирәсе. Аның шәхесен ачыклыйлар. Урында тикшерүчеләр эшли.

Татарстанда төнлә 32 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 гыйнварда, Татарстанда бүгенге кебек аномаль салкын һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк. Юларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төбәктә төнлә һава температурасы -22...-27 градус, ә аязганда -32 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Читать дальше...

Казан үзәгендә исерек йөртүче каршы як полосага чыккан һәм ике автомобильне бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә исерек йөртүче каршы як полосага чыккан һәм ике автомобильне бәрдергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Һәлакәт бүген көндез Вишневский һәм Достоевский урамнары чатында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча «Хендэ» җиңел машинасын йөртүче каршы як полосага чыккан һәм берьюлы «КИА» һәм «Ниссан» автомобильләренә бәрелгән. ЮХИДИ инспекторлары урында ачыклаганча, «Хендэ» йөртүчесе руль артына исерек килеш утырган. Читать дальше...

Төркия татарлары татар телен җырлар аша өйрәтә торган проект башлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркия татарлары һәм төрек милләтеннән булган Ләвәнт Булут «Татар җырлары белән татарча өйрәнәбез — Tatar şarkılarıyla Tatarca öğreniyoruz» проектын башлап җибәргән. Проектта татар җырлары астөшермә белән латин графикасында күрсәтелә һәм тәрҗемәләре төрек телендә чыга. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ләвәнт Булут сөйләде. «Искешәһәр татары Сәрдар Акташ видеоны эшкәртә, астөшермәләр куя. Мин татар җырын латин имлясына күчерәм һәм төрек теленә тәрҗемә итә барам. Читать дальше...

Казанда өч көн аномаль салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан башкаласына аномаль салкын килде һәм ул өч көн — 13 гыйнварга кадәр тоткарланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде. «Хәзер норма буенча уртача тәүлеклек температура 11-12 градус салкын тәшкил итә. 13 гыйнварда аномаль салкын нормадан 12 градус түбән тәшкил итәчәк, төньяк агымнары көтелә... Читать дальше...

«КАМАЗ» экипажлары «Дакар» ралли-марафоны этабында тагын беренче өч урынны алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» командасының өч экипажы «Дакар» легендар раллиның 8нче этабы нәтиҗәләре буенча бөтен мактау пьедесталын яулады. Узыш 3 гыйнвардан алып Согуд Гарәбстанында уза. Этапның җиңүчесе Антон Шибалов булды, аның идарәсендә «КАМАЗ» 375 км озынлыктагы махсус участокны 3 сәгать 19 минут 40 секундта узды. «Дакар»ның узган елгы җиңүчесе Андрей Каргинов йөк машиналары зачетында икенче урынны алды, ул җиңүчедән 2 минут 19 секундка артта калды. Турнирда өченче урынны... Читать дальше...

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының гомуми тиражы 23 меңгә җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2021 елның беренче аена «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының гомуми тиражы егерме өч мең булган. «Салават күпере»нең гыйнвар саны 14 800 данә, «Сабантуй» журналының тиражы сигез мең экземпляр белән дөнья күргән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде. «Яңа ел шатлыклы хәбәр белән башланды — укучыларыбыз артты. Ун кешелек коллектив 23 мең бала өчен балалар журналлары чыгара. Балаларыбыз татарча журналларны кече яшьтән үк укыса... Читать дальше...

Чаллыда гимназия тәрәзәсеннән яшүсмер кыз егылган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда элиталы мәктәпләрнең берсендә гадәттән тыш хәл булган. Анда бина тәрәзәсеннән 14 яшьлек укучы кыз егылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте. Бу хәл Яңа ел каникулларыннан соң беренче уку көнендә булган. Бинаның өченче катында урнашкан хатын-кызлар бәдрәфендәге тәрәзәдән 14 яшьлек укучы кыз егылган. Гадәттән тыш хәл булгач та ашыгыч ярдәм, полиция, прокуратура вәкиле килгән. Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча... Читать дальше...

Татарстанда Яңа ел каникулларында 13 мең бала лагерьларда ял иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел каникулларында 13 мең бала мәктәп яны лагерьларында ял иткән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Кышкы каникулларда балалар сәламәтләндерү лагерьларының эше тәмамланды. Барлыгы 13 мең бала мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында ял итте», — дип билгеләп үтте ул. Читать дальше...

Иртәгә Буада «Буа Раштуа» мини-фестивале башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Буада «Буа Раштуа» мини-фестивале башлана. Бүген ТР мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә оештыручылар яңа фестивальнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. «Буа Раштуа» фестивале 12 гыйнвардан 15енә кадәр дәвам итәчәк. 4 көн дәвамында театр коллективы үзенең алты премьерасын күрсәтәчәк. Болар — «Кем ул?» притчасы, өлкәннәр өчен «Виктория» әкияте, «Фатыйма», «Тәүбә», «Йорт» драмалары, «Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасы. Кунак спектакль буларак... Читать дальше...

Коллыктан коткарылган ир-ат Казанда яшәргә калачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Саляхова). Коллыктан коткарылган Дима исемле ир-ат Казанда яшәргә калачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына «Душа России» хәйрия фонды җитәкчесе Юлия Хәкимова хәбәр итте. «Димага яхшы адвокат тапканнар. Ул коллыкта булган ир-атның мәнфәгатьләрен кайгыртачак. Социаль хезмәткәрләр аңа документлар әзерли. Аны интернатка билгеләү мәьәләсе әле хәл ителмәгән. Дима мөстәкыйль кеше. Мөгаен, ул үзе дә яши алыр», — диде Юлия Хәкимова. Аның сөйләвенчә, инвалид ир-ат... Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)





Персональные новости
Владимир Путин

Путин назвал сохранение духовных ценностей условием укрепления суверенитета





Казанда ата-аналар мәктәп ашханәсендә туклану оештырылуны тикшерә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүгенге көннән башлап укучыларның ата-аналары Казан мәктәпләре ашханәсендә туклану оештырылуны контрольдә тота башлады. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде. «Бүгенге көннән Казан мәктәпләрендә балаларны тукландыру буенча даими ата-аналар контроле эшли башлый. Һәр көнне мәктәп ашханәләрендә ата-аналарның берәрсе ашамлыкларның сыйфатын һәм туклануны оештыруны шәхсән бәяләү өчен... Читать дальше...

Әлмәттә күп катлы йортта янгыннан ике баланы һәм аларның анасын коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә күп катлы йортта чыккан янгыннан бер хатын-кызны һәм аның ике баласын коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 11.18 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Ленин урамындагы күп катлы йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр өченче кат балконында ярдәм сорап кычкырган хатын-кызны һәм аның ике баласын күреп алган. Читать дальше...

«Ак бүре» анимацион сериалының беренче серияләре тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары автономиясе сайтында «Ак бүре» анимацион сериалының беренче серияләре тәкъдим ителде. Бу турыда Татарстаннның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Проект белем бирүнең алдынгы һәм традицион методикаларын, шулай ук заманча мультипликацион һәм компьютер технологияләрен берләштергән. Бүре баласы Ак бүре һәм аның дуслары балаларга татарча сүзләр һәм сүзтезмәләр өйрәтәчәк. Оештыручылар «Ак бүре һәр йөрәккә» сүзтезмәсен очраклы гына сайламаган. Читать дальше...

Белгеч: Ковидтан прививка ясаткач авырган очракта вакцинация туктатыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Коронавируска каршы «Спутник V» препараты белән вакцина ясатканда, ОРВИ белән авырып киткән очракта, вакцинацияне туктатып торырга кирәк булачак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. Коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән «Спутник V» препараты ике фазада кулланыла. Фазалар арасы 21 көн тәшкил итә. «Авырып киткән очракта вакцинация туктатыла... Читать дальше...

Түбән Кама районы мәгариф идарәсен Казаннан тарих укытучысы җитәкләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама районы мәгариф идарәсен Казаннан 29 яшьлек Рамил Гыйниятуллин җитәкләде. Элек ул Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларын һәм халыкара элемтәләрне фәнни куллану бүлеге башлыгы булып эшләгән. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Рамил Гыйниятуллин карьерасын 2015 елда Казан федераль университетын тәмамлаганнан соң «Солнце» мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме, икътисад һәм хокук белеме укытучысы эшеннән башлаган. Читать дальше...

Грозный шәһәрендә Рамзан Кадыров исемендәге мәчеткә нигез салдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә яңа мәчет төзелешенә нигез салдылар. Республика халкы һәм Чечня Республикасы башлыгы командасы әгъзалары мәчеткә Рамзан Кадыров исемен бирергә тәкъдим итте. Бу турыда «Грозный-информ» агентлыгы хәбәр итә. Мәчет ике мең кешегә исәпләнгән. Ул Грозный шәһәренең Олимпийский бистәсендә урнашачак. Төзүчеләр сүзләренчә, ул төбәктә иң матур изге урын була. Районда яшәүчеләр әлеге мәчет төзелүгә шатлануын белдерде. «Безнең... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В "Локомотиве" иронично отреагировали на ничью в матче ЦСКА со "Спартаком"


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Россиянин Сафиуллин потерял четыре места в рейтинге ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Путин в России и мире
Москва

Строители мостов и дорог удостоены государственных наград


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не собирается проводить в Белоруссии мобилизацию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певец

Певца Николая Баскова заметили на публике с обручальным кольцом по цене квартиры в Москве



Москва

Эксперт Клапанюк: во II квартале спрос на новостройки в Москве начнет расти

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net