Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 07.01.2021

Әлмәттә өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 7 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 6 гыйнварда Татарстанның Әлмәт шәһәрендә балалар спорт мәктәбендә 2006 елда туган балалар арасында өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды. Бу хакта район газетасы яза. Әлмәт спортчылары төрле дәрәҗәдәге медальләр яулады. Алмаз Ругаев, Кирилл Кондратьев 1нче урынны алса, 2нче урында — Виктория Кириллова, Данияр Вафин, 3нче урында — Милана Пячина, Равил Уразбаев.

Олы Әтнә хоккейчылары ярышта беренче булды

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 7 гыйнвар, «Татар-информ, «Әтнә таңы» , Фәридә Филатова). Әтнәдә 2003 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында хоккей бәйгесе узды. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге ярышларда 6 мәктәп командалары үзара көч сынашты. Нәтижәдә 1нче урынны — Олы Әтнә урта мәктәбе, 2нче урынны — Бәрәскә урта мәктәбе, 3 урынны — Күәм урта мәктәбе командалары алды. 4 урында — Олы Мәңгәр төп мәктәбе хоккейчы егетләре.

Арчаның Укучылар сараенда туристлар ярышты

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 7 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). 6 гыйнварда Арчада Укучылар сараенда район мәгариф учреждениеләре укучылары арасында спорт туризмы буенча шәхси беренчелек (Залинг) үтте. Бу хакта район газетасы яза. 5 гыйнварда ярышка әзерләнер өчен Укучылар сараена Казаннан да туристлар кайтты. Ярышларда 37 укучы катнашты. 8-9, 10-11, 12-13, 14-15, 16-18 яшьлекләр ярышты. Ярышларны уздыру Арча районының Укучылар сараена йөкләнде. Ярышларның баш хөкемдары — Фәрит Минхәеров. Һәр яшь төркемендә... Читать дальше...



«КАМАЗ-мастер» командасы пилоты Андрей Каргинов «Дакар» раллиеның 5нче этабында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). «Дакар» ралли-марафонының йөк автомобильләре зачетында бүген "КАМАЗ-мастер" командасының Андрей Каргинов җитәкләгән экипажы Согуд Гарәбстаны чүлләре буенча уза торган узышның 5нче этабында беренче булды. 44 яшьлек автоузышчы 456 чакрым озынлыктагы махсус участокны 5 сәгать 26 минут 39 секундта узды. Алексей Вишневский җитәкчелегендәге «МАЗ» йөк машинасында Белоруссия экипажы финишка икенче булып килде. Өченче урынны «КАМАЗ-мастер» командасының тагын бер вәкиле - Дмитрий Сотников яулады... Читать дальше...

Татарстанда нәни кыз бала таудан шуганда бәрелеп үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда өч яшьлек сабый таудан шуганда һәлак булганнан соң «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Республика прокуратурасында фаҗиганең 31 декабрьдә Алабуга районының «Түбән Кама» паркында булганлыгын әйттеләр. Өч яшьлек кызчык берүзе таудан шуып төшкәндә агачка барып бәрелгән. Башы авыр җәрәхәтләнгән сабыйны Алабуга районы үзәк хастаханәсенә... Читать дальше...

Татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатында, татар телендә иҗат итә торган яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» иҗади конкурсы игълан ителде. Аны Татарстанның «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.  Бәйгегә иҗади хезмәтләр 2021 елның 1 мартыннан 4 апреленә кадәр кабул ителә. Алар бакча яшендәге балаларга язылган әкиятләр («Яшь җәяүленең дуслары» номинациясе), кече мәктәп яшендәге балаларга атап иҗат... Читать дальше...

КФУ обсерваторияләре ЮНЕСКОның беренчел исемлегенә кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан дәүләт университетының Энгельгардт исемендәге асторономик обсерваторияләре ЮНЕСКОның беренчел исемлегенә кертелгән. ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы үзәге директоры Мехтильд Ресслер исеменнән КФУга шул хакта хат килгән, дип хәбәр итә КФУның рәсми сайты. Кагыйдә буенча, теге яки бу мәдәни мирас объекты ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы статусына дәгъва итү өчен иң элек беренчел исемлеккә кертелергә тиеш. Әлеге исемлеккә кертелгәнче КФУ белгечләре обсерваторияләрнең тарихи... Читать дальше...

Роспотребнадзор илдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең тотрыклануын белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясе белән бәйле вәзгыять тотрыклана башлаган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова үткәргән селектор киңәшмәсендә сүз барды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Күзәтчелек органы мәгълүматларына караганда, соңгы атнада ил буенча бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 100 мең кешегә 18,9 очрактан 16,5 очракка кадәр кимегән. Читать дальше...



Башкортстанда Гали Чокрыйның 195 еллыгын бәйрәм итү чаралары туган ягында башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнварда Башкортстанның Тәтешле районында шагыйрь, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның (1826-1889) 195 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары башлана. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Бу көнне шагыйрьнең туган җире Иске Чокыр авылындагы музей-йортына мемориаль такта куелачак. Гали Чокрыйның каберенә зиярәт кылыначак. Шулай ук Югары Тәтешле авылының туган як тарихы музеенда Гали Чокрыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылачак. Авыл... Читать дальше...

Балаларны беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда беренче сыйныфка балаларны кабул итүдә яңа кагыйдәләр кертелә. Әгәр элек укучыларның әти-әниләреннән гаризаларны 1 февральдән (кайбер төбәкләрдә аннан да иртәрәк) кабул итсәләр, быелдан 1 апрельдән башланачак. Яшәү урыны буенчамы-юкмы, бөтен гаризалар да шушы көннән генә кабул ителәчәк һәм 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Российска газета» яза. Яңа кагыйдәләр РФ Мәгариф министрлыгының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары... Читать дальше...

2021 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы исемен Дүшәнбе шәһәре йөртәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы исемен Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәре йөртәчәк. Икътисади хезмәттәшлек оешмасы (ОЭС) аны шулай ук елның туристик шәһәре дип тә игълан иткән иде, дип хәбәр итә БДБ Башкарма комитеты. Узган 2020 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы булып Казахстанның Шымкент шәһәре танылган иде.  Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә 23 тарихи, монументаль һәм архитектура һәйкәлләре, 109 туристик компания, 7 профессиональ театр, 10 музей, 16 китапханә... Читать дальше...

Янгын күзәтчелеге инспекторлары картлар йортларын ел саен тикшереп торачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Быелдан башлап, Россиядә барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, шулай ук картлар һәм инвалидлар йортлары дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре тарафыннан елга бер тапкыр тикшерелә торган булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Берьюлы уннан артык карт һәм инвалид кешеләр яшәгән интернат-йортлар янгыннан аеруча нык сакланырга тиешле объектлар рәтенә кертелгән. Бу балалар бакчаларына һәм балалар лагерьларына да кагыла. Мәсәлән, янгын чыгуын кисәтүчеләр башка... Читать дальше...

Биектау районында күрше бабайны сигнализация тавышын ишетеп, янгыннан коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда хатын-кыз янгын сигнализациясе тавышын ишетеп, өлкән яшьтәге күршесен ут капкан өеннән алып чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 101 янгын сагы номерына Биектау районының Алан-Бәксәр авылындагы Татарстан урамында бер йорт януы турындагы хәбәр килә. Йорт һәм сарай тулысынча янып бетә. Янгынның гомуми мәйданы 167 квадрат метр тәшкил итә. 84 яшьлек йорт хуҗасы төшке аштан соң ятып ял итәргә җыенуы хакында сөйли.

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлде», – диделәр министрлыкта. Covid-19 йоктырып 1946, 1951 һәм 1954 елгы өч ир-ат, шулай ук 1959 елгы хатын-кыз вафат булган. Ведомствода пациентларны үлемгә китергән сәбәпләрне атамасалар да, экспертиза аларның вирус йоктыруын ачыклаган. Шулай итеп, 7 гыйнварга... Читать дальше...

Әдһәм Тенишевның 100 еллыгына Пензадагы урамга галим исемен бирергә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел яз Пензада татар галиме, төрки дөньяны өйрәнгән профессор Әдһәм Тенишевның (1921-2004) тууына 100 тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференцияне оештыручылар Пензадагы урамнарның берсенә Әдһәм Тенишев исемен бирергә тәкъдим итә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте . Яңа ел алдыннан Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясендә конференцияне оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы... Читать дальше...

Казанда урам театры чыгышлары, чаңгыда шуу һәм керлинг буенча мастер-класс оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 гыйнварда Казан паркларында халыкны бай бәйрәм программасы көтә. Һәр кеше төрле иҗади ярышларда катнаша, керлинг уйнарга өйрәнә һәм урам театры чыгышларын карый ала. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәдәни программа «Казан» Гаилә үзәге янында 12.00 сәгатьтә «Күңелле стартлар» белән башланды. Шулай ук Горки-Әмәт урманына да чаңгыда шуу буенча мастер-класска чакыралар. Урам театры чыгышын казанлылар 17.00 сәгатьтә төп чыршы янындагы мәйданчыкта ... Читать дальше...

Казанда светофорның кызыл утына чыккан автобус йөртүчесен җавапка тарттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда светофорның кызыл утына чыккан автобус йөртүчесен җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Социаль челтәрләрдә таралган видеода автобусның юл чатыннан, светофорда кызыл ут януга карамастан, узып китүе күренә. ЮХИДИ инспекторлары закон бозучыны ачыклаган. Ул Таҗикстанда туып-үскән 33 яшьлек ир-ат булып чыга. Шофер игътибары читкә юнәлү сәбәпле, кагыйдәләрне бозганлыгын әйткән. Автобус йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар һәм штраф билгеләгәннәр. Читать дальше...

«Рубин» Төркиядә үтәчәк күнекмә җыеннарында сигез контроль матч уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). «Рубин» футбол командасы Төркиядә өч күнекмә җыены дәвамында сигез контроль матч уздырачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан клубының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Леонид Слуцкий шәкертләре беренче җыен вакытында ике матч уйнаячак. 21 гыйнварда «Рубин» Белград «Партизаны», ә 24 гыйнварда «Сочи» футбол клубы белән очраша. Икенче җыен вакытында казанлылар тагын өч матч: 2 февральдә «Химки», 5 февральдә Мәскәү «Динамо»сы һәм 9 февральдә футбол лигасы лидеры «Нижний Новгород» футбол клубы белән уйнаячак. Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 89 очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 89 очрагы теркәлгән. Бу хакта Россиянең Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә. Россия буенча әлеге күрсәткеч — 23 541. Коронавирус тарала башлаганнан соң бүгенге көнгә кадәр ил буенча барлыгы 3 332 142 очрак билгеле. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ачыкланган 89 очракның 47се — Казанда, 14 очрак Чаллыда теркәлгән. Читать дальше...


Музыкальные новости
Коммерсантъ

Похищенный кредит пересчитали в сроки // Вынесен приговор группировке ритейлеров





Персональные новости
Зенит

Крах «Зенита»: «Рубин» сенсационно победил в Петербурге и оживил золотую гонку





Казан Раштуа көннәрендә Россиянең иң яхшы ял итү урыннары унлыгына кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан россиялеләрнең Раштуа бәйрәмендә иң яраткан ял урыннары рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта ТурСтат туристлык порталы үткәргән тикшеренүләрдә хәбәр ителә. Татарстан башкаласын респондентларның 5 проценты сайлаган. Рейтингның беренче урыннарын 21 процент тавыш җыеп «Роза Хутор» (Сочи), 17 процент белән Сорочан, Степаново, Яхрома (Мәскәү өлкәсе), шулай ук Игора, Коробицыно, Охта Парк (Ленинград өлкәсе) 11 процент тавыш җыеп алган. Сораштыруда катнашучылар фикеренчә... Читать дальше...

«Победа» авиакомпаниясе Covid-19 тесты срогы чыккан туристларны Төркиягә җибәрмәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). «Победа» авиакомпаниясе Covid-19 тесты булмаган Казан туристларын Төркиягә алып китүдән баш тарткан. Бу хакта «ТК ИнтурЛайн» агентлыгы директоры Зөлфия Нәҗмиевага сылтама белән TourDom.ru хәбәр итә. Әлеге авиакомпания 6 гыйнварда Казаннан Истанбулга очарга тиешле 30дан артык пассажирны утыртудан баш тарткан. Төркия коронавирусны ачыклый торган тестның яраклылык срогын билгеләде. Тестны очу вакытына кадәр 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча ясатырга кирәк. Мәсәлән... Читать дальше...

Быел гыйнвар башындагы һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 7 гыйнварда көндез урыны белән кар явуы көтелә, температура -6..-11 градусны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Быел гыйнвар башындагы һава торышы күпьеллык күрсәткечләрдән җылырак. Татарстанда 8 гыйнварда кар явачак, кайбер районнарда буран чыгачак. Көньяк, көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Төнлә -8..-13, көндез -2..-7 градус фаразлана. 9 һәм 10 гыйнварда да кышкы суык һава сакланачак, кар явачак. 9 гыйнарда төнлә -7..-12... Читать дальше...

«КАМАЗ» экипажы ике йөз чакрымны тишелгән тәгәрмәчтә үтеп, «Дакар» этабын отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Пилот Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» экипажы кичә «Дакар» раллиеның 4нче этабын отты. Машинаның бер тәгәрмәчендә һавасы чыгып бетүгә карамастан, алар ике йөз чакрымнан артык араны узды. Бу хакта 507нче экипаж штурманы Руслан Әхмәдиев сөйләде. «Юллар күп тармаклы иде. 80нче чакрымда дөрес юлга кермәгәнбез. Курстан бераз тайпылсак та яңадан маршрутка чыктык. Нәтиҗәдә, 1,5-2 минут югалттык. 100нче чакрымда тәгәрмәч тишелде, финишка кадәр аңа һаваны автомат рәвештә тутырып бардык. Читать дальше...

Митрополит Кирилл Раштуада гыйбадәтханәләргә җыелу мөмкинлегенә куаныч белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бөтен дөньяда православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен каршы алды. Бу уңайдан Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл республика башкаласының Никольский чиркәвендә гыйбадәт үткәрде. Бәйрәм төнендә чиркәү кешеләр белән тулы иде, күпләр битлектән килгән. Митрополит аларга замана мәшәкатьләренә зарланмаска, иманнарын ныгытырга теләде. «Кешелекнең гөнаһлары күп җыелган, әмма Ходайның рәхмәте чиксез, без аңа таянабыз», — диде митрополит. Ул... Читать дальше...

Татарстанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары Казанда һәм Чаллыда ачылачак. Идел буе экология компаниясе чыршыларны 8 гыйнвардан башлап, ай азагына кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы. Чыршыларны Яңа ел уенчыклары һәм башка бизәгечләрдән яхшылап чистартырга кирәк. Казанда җыелган агачларны фермерларга кәҗәләрне ашатырга бирәчәкләр, ә Чаллыда йомычка ясау һәм мичкә ягу өчен кулланачаклар.

Спорт в России и мире
Москва

Генерал-полковник Алексей Воробьев высоко оценил подготовку кинологов Росгвардии к предстоящим соревнованиям по профессиональному многоборью


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

«Был риск завершить борьбу еще в первом матче». В России оценили победу Рыбакиной в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Московскую компанию заподозрили в хищении 103 млн рублей при реализации нацпроекта в Орле





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время в пути от Москвы до курортов Черного моря


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не собирается проводить в Белоруссии мобилизацию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Коммерсантъ

Похищенный кредит пересчитали в сроки // Вынесен приговор группировке ритейлеров



Москва

День нотариата в России отмечается 26 апреля: поздравления и открытки с праздником

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net