Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 89 очрагы теркәлгән
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 89 очрагы теркәлгән. Бу хакта Россиянең Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә.
Россия буенча әлеге күрсәткеч — 23 541. Коронавирус тарала башлаганнан соң бүгенге көнгә кадәр ил буенча барлыгы 3 332 142 очрак билгеле.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ачыкланган 89 очракның 47се — Казанда, 14 очрак Чаллыда теркәлгән. Шулай ук Буа районында сигез очрак ачыкланган. Үткән тәүлектә бу чир барлыгы 15 муниципаль берәмлектә теркәлгән.
«27 кеше хастаханәдә ята, 62 кеше өйдә дәвалана», — дип искәрттеләр министрлыкта.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирусны 13 907 кеше йоктырган, шулардан 10 860 кеше савыккан, шул исәптән 19 кеше — узган тәүлектә.