123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 08.01.2021

Менделеевскида Раштуа ярминкәсендә иң яхшы чаналарны сайладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевск шәһәренең «Ушков утраулары» паркында өченче тапкыр рәттән Раштуа күңел ачулары узды. Бәйрәмнең кульминациясе иң яхшы Раштуа чанасына конкурс булды. Бу хакта «Менделеевские новости» яза. Барысы Менделеевск районы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләреннән ун эш тәкъдим ителде. Беренче урынны Балалар иҗат үзәге вәкилләре алды. Моннан тыш, Раштуа ярминкәсендә төп капкаларны, хуҗалыклар өчен мәйданчыкларын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сафларын бертөрле стильдә бизәделәр. Читать дальше...

Әгерҗедә транспорт-логистика һәм индустриаль парк төзергә планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Бүген Әгерҗе районына эшлекле визит белән Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде. Очрашу барышында Әгерҗедә транспорт-логистика һәм индустриаль парк төзү планнары турында да сүз барды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Фәрит Мөдәрис улы Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев һәм Горький тимер юлы башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары Александр Лапшин белән берлектә Әгерҗе станциясенең эксплуатация локомотив депосында һәм сортировкалау тавында булдылар.

Азнакайда «SunnуФЕСТ» креатив чаналар фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк» , Таңсылу Саниева). Бүген Р.Ишкәев ял паркында «Санифест» креатив чаналар бәйгесе узды. Традициягә әйләнгән, инде күпләр көтеп алган әлеге фестивальдә быел авыл җирлекләреннән, мәдәният йортларыннан, төрле оешма-предприятиеләрдән 54 команда катнашып, һәркайсы кабатланмас чаналар әзерләгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Фестивальдә катнашучыларга төп таләп — чана белән мөмкин кадәр озынрак юл узу һәм чананы гадәти булмаган итеп бизәү. «Санифест»... Читать дальше...



Актанышта көрәшче егетләр мәктәпләр данын яклады

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). 6-7 гыйнварда Актанышның «Батыр» спорт комплексы татарча көрәш мәйданына әверелде. Районның 27 мәктәбеннән килгән команда көрәшчеләре шәхси беренчелектә бил алышты. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Егетләргә Россия һәм Татарстан чемпионнары Искәндәр Мортазин, Раббани Нургалиев, Фарис Хуҗин да үрнәк күрсәтте. Кыш Бабай призына узган татарча көрәш турнирында алар зурлар төркемендә бил алышты. Аларның көрәш... Читать дальше...

Казанда БДБ илләре уеннары 2021 елның август–сентябрь айларына билгеләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда БДБ илләре уеннарын бу елның август–сентябрь айларына якынрак уздырырга планлаштыралар. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров сөйләде. «Уеннар елның икенче яртысына планлаштырылган, без аларны Токиодагы Олимпия уеннарыннан һәм Кытайдагы җәйге Универсиададан соң үткәрергә планлаштырган идек. Ягъни августта яки сентябрьдә. Мартта БДБ илләре министрлары белән чираттагы сөйләшүләрдән соң... Читать дальше...

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинада ике бала зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинадагы ике бала зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде. Юл-транспорт һәлакәте бүген 14.30 сәгать тирәсендә Казан-Шәмәрдән юлында булган. Шаһитлар сүзләренчә, «Рено» автомобиле йөртүчесе бозлавык юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. «Машинадагы биш һәм өч яшьләр тирәсендәге ике малай да зыян күргән», — дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм кар көртләре турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Шимбә, 9 гыйнварда Татарстанда буран чыгарга, бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтте. «2021 елның 9 гыйнварында Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән бурын чыгарга мөмкин», диелгән синоптиклар хәбәрендә. Моннан тыш, төнлә һәм көндез бозлавык һәм кар көртләре фаразлана.

Казанда яшь егет сөйгәнен һәм аның ата-анасын суеп үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшь егет сөйгәнен һәм аның ата-анасын суеп үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Фаҗига кичә Чуйков урамындагы йортларның берсендә булган. 22 яшьлек егет 18 яшьлек сөйгәненә кунакка килгән. Анда кызның әти-әнисе белән егет арасында низаг чыккан. Егет пычак алып, 59 яшьлек хатын-кызны, аның 62 яшьлек ирен һәм сөйгән кызын суеп үтергән. Читать дальше...



Татарстанда Иделдә беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Казанда, Аракчино кичүендә, Татарстанда беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады. Судно хуҗалары ярга чыкмыйча гына ягулык сала алачак. «Без йөзеп йөри торган ягулык салу станциясен ачарга булдык (ПЗС), ул җәен дә, кышын да эшли. Аның уңайлыкларына килгәндә, һава мендәрендә суднога, кар машинасына һәм квадроциклга ягулык салырга мөмкин. Җәен монда яхта, катер да ягулык сала алачак», — дип сөйләде «Аракчино — Югары Ослан» боз кичүе җитәкчесе Илдар Насыйров. Читать дальше...

Дамир Исхаков: Америкадагы вакыйгаларда Трамп котыртучы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Америкадагы фетнәдә Дональд Трамп котыртучы буларак чыгыш ясады. Галим-этнограф, тарихчы Дамир Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте . «Вакыйгалар үзәгендә Дональд Трамп булды. Ул котыртучы көч буларак чыгыш ясады. Чынлыкта ул сайлауларда оттырды, ләкин җиңүчеләр белән җиңелүчеләр арасында аерма бик аз булгач, Трамп үзенең җиңелүен танырга теләмичә, халыкны котыртты. Шуннан конфликт килеп чыкты», — диде ул. Исегезгә төшерәбез... Читать дальше...

Ковидтан бушлай дарулар алу белән кыенлыклар булганда мөрәҗәгать итү урыны билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич россиялеләрне коронавирустан бушлай дарулар алу белән кыенлыклар килеп чыккан очракта баш табибка һәм COVID-19 буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә өндәде. Ул колл-үзәк эшен шәхсән үзе тикшергәнен әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Парламентарий аңлатканча, төбәкләргә коронавирус белән авыручылар өчен даруларга 5 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән. Сүз амбулатор шартларда медицина ярдәме алучы пациентлар турында бара... Читать дальше...

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда травматология бүлегенә 200дән артык бала китерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа ел каникулларында Республика балалар клиник хастаханәсенә 200дән артык бала китерелгән. Алар төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире, табиб — травматолог-ортопед Алексей Глушков сөйләде. «Яңа елда безгә 200дән артык мөрәҗәгать булды», — диде табиб. 25 кечкенә пациент хастаханәгә китерелгән, аларга операция ясаганнар. «Имгәнүләрнең бер өлеше — умыртка баганасының зарарлануы, ягъни бу компрессион сынулар. Читать дальше...

Башкортстанда Гали Чокрый истәлегенә мемориаль такта ачылды һәм урамга исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның Тәтешле районында танылган башкорт шагыйре, мәгърифәтчесе, галим, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның 195 еллыгы һәм аның улы, әтисенең эшен дәвам итүче Гарифулла Кииковның тууының 160 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларның беренчесе узды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Тәтешле хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Рафит Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, шагыйрьнең туган авылы Иске Чокырда Гали Чокрый музей-йортында мемориаль такта ачылган. Югары Тәтешле... Читать дальше...

Белгечләр тимераякта һәм тюбингта шуганда саклану турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кышкы күңел ачуларның начар нәтиҗәләрен киметү өчен балалар шугалакта һәм тауда шуганда саклык чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире, табиб — травматолог-ортопед Алексей Глушков сөйләде. «Беренче тапкыр бозга чыккан кечкенә балаларда шлем, терсәкне һәм тезләрне саклау чаралары булырга тиеш. Балалар шугалакларда еш кына кулларын һәм аякларын сындыра», — диде табиб. Читать дальше...

Тюбингта шуып имгәнгән 30 баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа ел бәйрәмнәренең җиде көнендә Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә тюбингта шуудан соң имгәнгән 30 бала китерелгән. Бу хакта клиника бүлеге мөдире, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш нейрохирургы Владимир Иванов сөйләде. «Бәйрәмнең 7-8 көнендә Казан шәһәрендә безнең кабул итү бүлеге нейрохирургларына 30 кеше мөрәҗәгать иткән. Ягъни, утызга якын бала тюбингларда шуудан зыян күргән», — диде табиб. Еш кына тауларда балалар бер-берсе белән бәрелешә... Читать дальше...

Коронавирусның Британия штаммы Европаның 22 илендә ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Европаның 22 илендә коронавирусның британ штаммын ачыклаганнар. Копенгагенда брифингта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы директоры Ханс Клюге шул хакта сөйләде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. «Коронавирусның SARS CoV-2 (VOC) төре буенча борчылуны аңлыйм. Европаның 22 төбәгендә коронавирусның яңа вариантын ачыклаганнар», — диде Клюге. Аның сүзләренчә, авыру сизелерлек үзгәрешләр кичермәсә дә, вирусның бу төре тизрәк тарала. Бу штаммны барлык яшь төркемнәрендә дә ачыклаганнар. Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 91 яңа очрагын ачыклаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 91 кеше коронавирус йоктырган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калган очракларда ковид-авыру белән аралашучылар  авырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «38 кеше хастаханәдә, 53 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә. Иң күп авыручылар (29 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән уналтышар кеше авырый. Читать дальше...

Космонавт Халыкара космик станция бортыннан Казан фотосын куйган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Халыкара космик станциясе космонавты Сергей Кудь-Сверчков кышкы Казанның Космостан ничек күренүен күрсәтте. Ул Инстаграм сәхифәсенә фото куйган. «Сезнең үтенечегез буенча бүген яңа ел рубрикасында — Казан. Татарстан башкаласы ерак гасырларга караган борынгы тарихы, тамырлары белән мактана ала», — дип язган космонавт. Ул Татарстан башкаласын Россиянең иң матур шәһәрләренең берсе дип атаган. Биредә игътибарга лаек истәлекле урыннар күп, шул исәптән Казан Кремле дә биредә урнашкан, диде Кудь-Сверчков. Читать дальше...

Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз трамвайда егылып кулын сындырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда әби трамвайда егылып кулын сындырган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Кичә кичке сәгать унда Беломорск урамында трамвай йөртүче хәрәкәт итә башлаганда маневрының иминлегенә ышанмаган. Шул сәбәпле, 85 яшьлек пассажир тотынып тора алмаган һәм егылган. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүченең кулы сынганлыгын ачыклаган.


Музыкальные новости
Юрий Лоза

«У меня такого не было»: Лоза предположил, почему зрители ушли с концерта Серова





Персональные новости
Игорь Маковский

Сотрудники «Россети Центр» и «Россети Центр и Приволжье» присоединились к Неделе популяризации донорства крови





Коронавируста хроник авыру билгеләрен тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясенең җиңел формасы белән авырган кайбер пациентларда хроник авыру билгеләре барлыкка килә. Бу хакта Journal of Clinical Medicine басмасындагы Бельгия һәм Нидерланд галимнәренең эшенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 1837 чагыштырмача яшь авырулар (уртача яше — 47 яшь) турында мәгълүматлар өйрәнелде. Өйдә дәваланганнан соң, аларның ким дигәндә өч ай нинди дә булса авыртулары булган. Тикшеренүдә катнашучыларның яртысында диярлек карауга ихтыяҗ арткан... Читать дальше...

Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң бер йөртүче кысылып калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң бер йөртүче автомобильдә кысылып калган. Бу турыда агентлыкка һәлакәт шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге сәгать алтыда Түбән Камада булган. «Лада Калина» йөртүчесе алда хәрәкәт иткән машинаны узарга чыккан, әмма идарә итә алмыйча «Лада Гранта» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешүдән соң машиналарны төрле якка киткән, ә «Лада Гранта» йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган. Читать дальше...

Саратов өлкәсе мөселманнары мәчет төзүдә ярдәм итүне сорый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Жасминный бистәсе мөселманнары күп еллар мәчет турында хыяллана. Анда яшәүчеләр күмәк һәм җомга намазы уку, ислам дине буенча белемнәрен арттыру өчен 20 чакрым ераклыктагы Җәмигъ мәчетенә йөри, әмма һәркемнең дә анда кадәр бару мөмкинлеге юк. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җирле мөселман дини төркеме җитәкчесе, Жасминный бистәсе имамы Дамир хәзрәт Татлов сөйләгәнчә, хәзерге вакытта мәчет төзелеше өчен Саратов районы... Читать дальше...

Алинә Заһитова Мәскәүдә Татьяна Навканың «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Татьяна Навканың «Спящая красавица. Легенда двух королевств» боз тамашасында чыгыш ясады. Тамаша Мәскәүдә «Мегаспорт» спорт сараенда узды. 18 яшьлек Алинә Заһитова принцесса Лея ролен башкарды. Принц ролендә Россиянең танылган фигуристы, ирләр арасында ялгыз шуучылар арасында Нагано-1998 Олимпия чемпионы 43 яшьлек Илья Кулик уйнады.

Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз трамвай астына эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз трамвай астына эләгеп каты имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт кичә көндезге сәгать бер тирәсендә Җиңү проспектында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 60-70 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз рөхсәт ителмәгән урында трамвай юлы аша чыгарга булган. Пенсионер як-ягына карамыйча рельс аркылы чыкканда трамвай астына кергән. Зыян күргән хатын-кыз имгәнгән... Читать дальше...

Мәскәүдә танылган башкорт галиме Тельман Әминов вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә авырудан соң танылган башкорт галиме Тельман Әминов вафат булган. Аңа берничә көннән 85 яшь туласы булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Россия Табигый фәннәр академиясе академигы, химия фәннәре докторы, профессор, каты җисемнең физик химия өлкәсендә белгеч фән өлкәсенә зур өлеш керткән, яңа магнит материаллары алу принципларын эшләгән. Тельман Әминов Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән, Россия Фәннәр академиясенең Н. С. Курнаков исемендәге гомуми һәм органик... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

На окружном полуфинале конкурса «Это у нас семейное» Калмыкию представляют четыре семьи


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов объяснил, почему снялся с турнира ATP 500 в Барселоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии отечественного судостроения   


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Лоза

«У меня такого не было»: Лоза предположил, почему зрители ушли с концерта Серова



Москва

В Москве появится космический небоскреб на месте недостроенного Москва-Сити (3 фото)

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net