Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 26.01.2021

Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында китап чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Дамир Таҗиев «Кармыш яугирләре — тарихларда калган батырлык» дип аталган китап бастырды. Кармыш авылында басманы зурлап, тәкъдим итү кичәсе үткәрделәр. Яңа китап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап чыгарылган. Китап өч бүлектән тора, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары, Әфган һәм Чечен бәрелешләрендә катнашкан якташлар турында укырга була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Яхшы кәгазьдә... Читать дальше...

Актанышта хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген, 26 гыйнварда, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актанышта район алдынгыларының традицион җыены үтте. Әлеге бәйрәм районда һәр яңа ел башында, узган елга йомгак, нәтиҗә ясау рәвешендә, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. 2020 ел тарихта үзенең уңышлары, матур күрсәткечләре белән кереп калды. Алдынгылар җыены — ул төрле тармакта эшләүче алдынгы хезмәтчәннәрнең уңганлыкларын билгеләп үтү бәйрәме. Кайсы гына тармакны алсак та... Читать дальше...

Латвиядә «Татар ашлары — мәдәният мирасы» дигән китап чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Латвиядә Ринат Ахунов җитәкчелегендәге «Идел» татар җәмгыяте «Татар ашлары — мәдәният мирасы» китабын чыгарган. Проектның мөхәррире — Фаимә Турлая. Татар ашлары китабы Рига думасы финанс ярдәмендә бастырылган, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы . Бу китапта Латвиядә яшәүче татарларның милли ашлары тупланган. Рецептлар ике телдә — татар һәм латыш телендә бирелгән. Китапта пәрәмәч, күбек, өрекле рулет, токмачлы аш, бавырсак, корт, гөбәдия, вак бәлеш рецептлары... Читать дальше...



«Остазбикә» фильмы Әфган киносы фестивалендә Россиядән иң яхшы мөселман фильмы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар язучысы Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Остазбикә» фильмы «Ладжвард» Әфган киносы фестивалендә «Россиядән иң яхшы мөселман фильмы» дип табылды. Фильмның продюсеры «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, конкурс 2020 ел ахырында беренче тапкыр Әфганстан Ислам Республикасында уза, аның максаты — Әфган кинематографын торгызу. 210 картина тәкъдим ителгән, аларның 55ен жюри әгъзалары алга таба катнашу өчен сайлап алган. Читать дальше...

2020 елда Татарстанда хөкем ителүчеләр зыян күрүчеләргә 22 миллион сум акча түләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Бүген Татарстан идарәсенең йомгаклау коллегиясендә 2020 елда Татарстанда хөкем ителүчеләр зыян күрүчеләргә 22 миллион сум акча түләгәнлеге хәбәр ителде.  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов сүзләренчә, былтыр түләнә торган хезмәткә 3,5 мең кеше хөкем ителгән. Быел 1 гыйнварга 1,7 мең кеше җәзага тартылган, алар арасында 1,5 меңнән артыгы эшкә яраклы. Башкарма битләр буенча дәгъва таләпләре суммасы 1,1 млрд сумнан артык тәшкил иткән... Читать дальше...

Дача амнистиясенең яңа редакциясе шәхси йортларны рәсмиләштерүне җиңеләйтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елның 19 декабреннән үз көченә кергән дача амнистиясенең яңа редакциясе йорт салучылар өчен милекне теркәү эшен җиңеләйтә. Элек дача амнистиясе буенча бакчадагы йортларны гына җиңеләйтелгән ысул белән рәсмиләштерергә мөмкин иде. Хәзер ул торак пунктлардагы шәхси торак төзелеше объектларына да кагыла. «Элек объектны рөхсәтсез реконструкцияләү, бинаның төзелеш мәйданыннан чыгу яки объект белән койма арасындагы ераклыкны сакламау аркасында, суд аша да хокукны теркәү кыен иде. Читать дальше...

Мәскәүдә милли кинематографны уеннар аша өйрәнергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 22 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Киноҗомга» кунаклары проектның авторы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Дусаева үткәргән киновикторинада катнашты. Милли кинематография турында 20 сорау һәм һәрберсенең җавабына дүртәр вариант тәкъдим ителгән. Алар, нигездә, күрсәтелгән фильмнарның мотивлары буенча формалаштырылган, шулай ук проектның үзе турында фактлар кертелгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте . Дөрес җавапларның... Читать дальше...

Казан урамнарындагы «зебра» һәм «ат»ларны тарихи киемнәргә киендерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Бауман урамында шәһәр халкына һәм кунакларына уртак фотолар ясарга тәкъдим итүче Казан аниматорлары эшендә сизелерлек үзгәрешләр көтелә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы — башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итүенчә, әлеге мәсьәлә Казан шәһәре Думасы Аппараты оештырган түгәрәк өстәл утырышында күтәрелде. Бауман урамындагы «зебра» һәм «атлар» эшчәнлеге күптән түгел аеруча зур резонанс тудырды. Читать дальше...



Фәрит Мөхәммәтшин: Волонтерлардан башка COVID-19 авырулары артуын туктата алмас идек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин волонтерларсыз гына Татарстанда COVID-19 авырулары саны артуын туктатып булмавын, меңләгән кешенең пандемия чорында игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен аларга рәхмәтле булуын әйтте. Бүген «Бердәм Россия» партиясенең икенче социаль онлайн-форумы булды. Биредә партия Рәисе Дмитрий Медведев, партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак, федераль министрлыклар һәм ведомство җитәкчеләре... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда томан һәм көчле җил көтелүе турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә томан һәм көчле җил көтелә.  27 нче гыйнварда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә һәм урыны белән Казанда <...> иртән һәм көндез көньяктан исәчәк җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, татарстанлыларны юлларда бозлавык барлыкка килүе турында кисәттеләр.

Дания Заһидуллина: Шәриф Камал әдәби бәйгесендә катнашучылар яңа әдәбият алып килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әдәбият белгече, тәнкыйтьче, Дания Заһидуллина Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан яшьләрнең эшләрен бәяләгән. Ул иҗатчыларның яңа әдәбият тәкъдим итүен әйтте. «Соңгы елда Татарстанда татар теле, әдәбиятына игътибар гаять артты. Ул күңелебезне җылыта торган күренешкә әйләнде. Яшьләрнең бәйгеләрдә катнашуы шатландыра. Хәзерге яшьләр буыны безгә яңа әдәбият алып килә. Алар шәһәр, авыл тормышының проблемаларын яктырта», — диде галимә Татар китабы йортында . Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Динамика» директорлар советы рәисе белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамика» компанияләр группасы акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Григорьев белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Яклар сәнәгать өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алышты.

Марат Кәбиров яшь иҗатчыларга әсәр язганда бер үк калып кулланмаска киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, шагыйрь Марат Кәбиров Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан иҗатчыларга шаблоннардан котылырга кирәклеген әйтте. «Җитешсезлекләр бар, ул булырга тиеш тә. Шаблоннардан, калыплардан котылыгыз. Ышанып укыйсың да, төш булып чыга, кемдер авариягә эләгеп һәлак була, яшьлегендә бер-берсен яраткан кешеләрнең балалары бер-берсенә гашыйк була — болар сезгә кадәр миллион ел элек булган әйберләр. Болардан кеше ялыккан. Укучыны мыскыл иткән кебек булып чыга»... Читать дальше...

Алексей Песошин: 2020 елда рекордлы санда спорт корылмалары төзелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында илдә чикләү чараларын беренчеләрдән булып йомшарткан төбәкләрнең берсе булганлыгын әйте, республикада 2020 елда рекордлы санда спорт корылмалары төзелүен искәртте. «Узган ел рекордлы санда спорт корылмалары төзелде — 406. Берничә объект „Спорт — тормыш нормасы“ федераль максатчан программасы кысаларында төзелде», — диде Песошин бүген Казанда узган ТР Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә. Читать дальше...

Галимҗан Гыйльманов: Хәзерге яшьләрнең әсәрләре тормышчан, хыялый һәм ышандыра торган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльманов Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан яшьләрнең әсәрләрен тормышчан, хыялый һәм ышандырырлык итеп язылган дип саный. «Шәриф Камал — татар прозасының новаторы. Прозаик буларак, ул минем беренче остазым. Бүгенге яшьләрнең иҗатында Шәриф Камалда булган тормыш тәҗрибәсен һәм хыялны тоясың. Аның уртасында моң тора. Алар фантазия һәм поэтиканың башка алымнарын куллана. Ярты хикәя төшкә корылган... Читать дальше...

Казанда сөйгән кызын һәм аның әти-әнисен үтергән егетне хастаханәдә кулга алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Яңа Савин районы суды очрашып йөргән кызын һәм аның әти-әнисен пычак кадап үтергән Рөстәм Мөхәммәдуллинны кулга алган. 7 гыйнварда төнлә 22 яшьлек Рөстәмнең сөйгән йөргән кызының өенә килеп, әти-әнисе белән бәхәсләшкән, кызга һәм аның әти-әнисенә пычак кадаган, үзе дүртенче каттагы тәрәзәдән сикергән. Аны 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә илтәләр. Операциядән соң ул берничә көн реанимациядә була. Бүген Яңа Савин районы суды егетне ай ярымга, 8 мартка кадәр кулга алган. Читать дальше...

Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнаш гаиләдә үскән яшьләр дә катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Шәрыкне өйрәнү Югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясендә катнаш гаиләдән балаларның катнашуын әйтте. «Иң сөендергәне — катнаш гаиләдә үскән балалар булу. Алар хис-кичерешләрен үзләре аша үткәреп, укучыга җиткерә алган. Яшьләребез өчен зур горурлык уянды. Аларның тәрҗемәләре — башка мәдәният вәкилләренең теленә үтеп керә алырлык дәрәҗәдә тәрҗемә ителгән иде»... Читать дальше...

Нократ Аланындагы Дөнья халыкларының баш киемнәре музее юбилеен бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварында Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендәге Дөнья халыкларының баш киемнәре музее («Эшләпә йорты») үзенең биш еллыгын билгеләп үтә. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте музей мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бу вакыт эчендә музейга берничә мең турист һәм кунак килгән. Мәдәни объектлар тупланмасы дүрт тапкыр диярлек арткан. 2021 елга «Эшләпә йорты» Россия Федерациясендә бердәнбер шундый музей статусын саклап кала һәм Киров өлкәсенең иң бай музейларының берсе булып тора. Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 1933 һәм 1936 елда туган ике ир-ат һәм 1937 һәм 1952 елда туган ике хатын-кыз үлгән. Шулай итеп республикада коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, .үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. 26 гыйнварга республикада ковидтан үлүчеләр саны 247 кешегә җиткән, диелә хәбәрдә.


Музыкальные новости
Джиган

Рэпер Джиган вызвал Тимати на поединок после публичных насмешек в свою сторону прямо во время шоу





Персональные новости
#123ru.net

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге про географию экспорта российской рыбы





Рөстәм Миңнеханов һәм Айнур Тимерханов Болгар академиясенең үсеше турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов һәм Айнур Тимерханов Болгар ислам академиясенең үсеш перспективалары, вузның фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре турында сөйләште, диелә Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

Башкортстанда җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Биш ел элек 26 гыйнвар көнне Уфада җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова 37 яшендә фаҗигале төстә вафат булды. « Башинформ » хәбәр итүенчә, җырчының ире Илгиз Абдрәкыйпов социаль челтәрләрдәге битендә Вәсилә белән улы фотосурәтен урнаштырган һәм: «Әнисез 5 ел… (31.12.1979 — 26.01.2016)», дип язып куйган. Вәсилә Фәттахова үлгәннән соң аның хезмәттәшләре — артистлар истәлекле чаралар, концертлар, флешмоблар үткәрде. «Җырчының... Читать дальше...

Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургы башына күршесе чалгы кадаган яшь егетне коткарып калган. Коткару тарихын клиниканың социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында бастырып чыгардылар. «Кукмара районының бер авылында егет әле күптән түгел генә чираттагы тапкыр төрмәдән чыккан күршесенә кисәтү ясаган. Рецидивист чалгыны эләктереп ала һәм китәргә дип борылган егетнең башына кадый. Лезвия баш түбәсе сөяге аша кереп муеныннан чыккан», — диделәр хастаханәдә. Читать дальше...

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре игълан ителде. «Чәчмә әсәр» юнәлешендә Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов лаек дип табылды. Шәриф Камал премиясенең «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Регина Хәмәтҗанова... Читать дальше...

Татарстан җир һәм милек турында мәгълүмати база булдыру экспериментында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстан җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати база булдыру экспериментында катнаша. «Сынау проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында булган җир һәм күчемсез милек турындагы мәгълүмат бер базага тупланачак. Бу киләчәктә дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын арттырачак», — диде Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта. Илкүләм эксперимент шулай ук Краснодар... Читать дальше...

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Радио аркылы вәгазьләрне миллионлаган кеше ишетә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Радио аркылы вәгазьләрне миллионлаган кеше ишетә ала, ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. «Хәзрәтләр вәгазь әйткәндә, тарих сөйләгәндә 2-5 кеше генә тыңлый. Радио аркылы аны миллионлаган кеше ишетә, дип әйтсәм дә дөрес булыр. Без шушы вәгазьләрне сөйләп, ике кешелек савап алсак, бөтен әҗер-савапларын сез аласыз. Чөнки тапшыруларны тыңлап, халкыбыз шулардан дини белем ала», — диде ул «Тәртип» радиосы ребрендингына багышланган чарада. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время движения поездов от Москвы до курортов Черноморского побережья до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певец

Певец Григорий Лепс откроет караоке-бар Leps Bar в Петербурге



Москва

Психолог поделилась, что делать для избавления от «кредитной зависимости»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net