«Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган сыерлар иминиятләштерелмәгән булган
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган маллар иминиятләштерелмәгән булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов әйтте.
«Хуҗалыктагы бер баш мал да иминиятләштерелмәгән иде», — дип белдерде идарә башлыгы.
Элегрәк «Татар-информ» Арча районындагы «Ак Барс» агрокомплексында туберкулез табылу сәбәпле, фермадагы дүрт мең баш малның сугымга җибәреләчәге турында хәбәр иткән иде.