КФУ профессоры: Татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде. «Татар теленә килгәндә, бүген, төрле мәгълүматлар буенча, татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә. Төрле чыганаклар, төрле мәгълүматлар бар, әмма бу санны нигез итеп алырга мөмкин», — дип сөйләде профессор. Читать дальше...