Миңнеханов янә Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды
(Казан,15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды. Карар Мәскәүдә Гайдар форумы киңлекләрендә Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Президенты Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының еллык гомуми җыелышын уздыра. Рөстәм Миңнеханов бертавыштан Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды», — диде Галимова.
Аның сүзләренчә, утырышта губернаторлар — Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары ассоциациянең 2020 елдагы эшенә йомгак ясаган, РФ субъектлары үсеше өчен актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булган.
Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе 2010 елда Россия төбәкләрен нәтиҗәле инновацион үстерүгә ярдәм итү өчен төзелгән, Татарстан Республикасы Президенты ассоциацияне 2012 елдан бирле җитәкли.