Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 13.10.2020

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Чаллыда яшәүче 1940 елгы хатынны пневмония белән автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә илтәләр. Хатын-кызның йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган. 1947 елда туган икенче бер хатын-кыз... Читать дальше...

Ябыла гына күрмә, мәктәп! - «Ватаным Татарстан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). Мәгариф түрәләре өйдә уку булмаячак дип тынычландырса да, әти-әниләр рухи яктан онлайн укытуга әзерләнә башлады. Бүген Казанда 8 сыйныф ябылган, республика буенча төгәл саннар әлегә билгеле түгел. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ) онлайнга укытуга күчә икән, дигән хәбәр дә күпләрнең йокысын качырды. Татарстанда көзге каникуллар вакыты үзгәрми: 2 — 8 ноябрьгә билгеләнгән. Узган атна ахырында Казан илкүләм... Читать дальше...

Татарстанда ковидлы пациентлар белән эшләүче табибларга түләүләрне озайттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 диагнозлы пациентларны дәвалаучы табибларга түләүләрне озайттылар. Әлеге указны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Түләүләр яңа covid-19 коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүдә турыдан-туры катнашучы медицина һәм башка хезмәткәрләргә бирелә. Карарда «2020 елның апрель–августы» сүзләрен «2020 елның апрель-сентябре»нә алыштырганнар.



Казанда октябрь аенда әбиләр чуагының күпме дәвам итәчәге билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу көздә Казанда әбиләр чуагы озакка сузылды. Ул сентябрьнең егермеләрендә башланып хәзергә кадәр дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Әбиләр чуагы һәр елны булмый, ә быел ул озакка сузылды һәм шимбәгә — 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу атнада уртача тәүлеклек температура климатик нормадан сигез градуска югары», — диде ул. Читать дальше...

Казанда быелгы әбиләр чуагы 145 ел эчендә озакка сузылуы буенча икенче булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда быелгы әбиләр чуагы 145 еллык метеокүзәтүләр тарихында озакка сузылуы буенча икенче булды. Казан федераль университеты метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Быелгы әбиләр чуагы озакка сузылуы буенча лидерлар өчлегенә йөз процент керәчәк. Ул икенче урынны алыр, мөгаен. Әмма бу чорда Казанда һава торышын күзәтүләр тарихында бер генә абсолют температура максимумы да теркәлмәде», - дип искәртте метеоролог. Читать дальше...

Күренекле журналист, нәшир Рәшит Әхмәтов соңгы юлга «Татмедиа» яныннан озатыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Күренекле журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озату иртәгә «Татмедиа» бинасы янында була. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге хәбәр итә. Мәрхүмнең җәсәде Декабристлар урамындагы 2 нче йорт адресында урнашкан «Татмедиа» бинасының «Идел-пресс» ягына куелачак. Хушлашу 10.00 сәгатьтә башлана. Күренекле журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе, «Звезда Поволжье» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовка 66 яшь иде. Ул хастаханәдә вафат булды.

Юрий Венедиктов көймәләрдә йөзүне быелга туктатырга кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов көймәләрдә йөзүне быелга туктатырга кирәклеген әйтте. Бу турыда ул республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Көймәләр өчен 2020 ел навигациясен тәмамларга, сулыклардан кече судноларны күтәрергә һәм аларны кышкы саклауга куярга кирәк», — диде Юрий Венедиктов. Гадәттә, Татарстанда зур суднолар өчен су юллары 20 ноябрьдә ябыла, ләкин су иртәрәк катса, алданрак та ябылу ихтимал. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов яшь җырчы Данила Новиковка «Ты супер!» проектында уңышлар теләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләнең яшь җырчысы Данила Новиковның чыгышын бәяләде һәм аңа «Ты супер!» вокаль проекты ярымфиналында уңышлар теләде. Республика Президенты Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә шулай дип язган. «Данила, син булдырасың, искиткеч чыгыш ясадың! Ярымфиналда уңышлар телим», - дигән Миңнеханов. «Ты супер!» халыкара вокаль проектында катлаулы язмышка ия, тәвәккәлләп зур сәхнәдә чыгыш ясарга карар кылган балалар катнаша. Читать дальше...



Илдар Баязитовка актив иҗтимагый эше өчен Татарстан Президенты премиясе тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен, ТР Президенты премиясе лауреатларына мактау билгеләре һәм дипломнар тапшырылды. Лауреатларның берсе — Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдар Баязитовның эшчәнлегенә бәяләмә бирде. «Илдар Баязитов актив хәйрия эшчәнлеге алып бара. Читать дальше...

Казанның Болак суында өзелгән аякка тап булганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Болак суында өзелгән аякка тап булганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Куркыныч табылдыкка Болак буеннан үтеп баручылар юлыккан. Ул сентябрь башында авариядә һәлак булган өлкән яшьтәге хатын-кызның аягы булырга тиеш дип фаразлана. Табылдыкны экспертизага җибәргәннәр. «Татар-информ» агентлыгы сентябрь башында Уң Болак урамында «Субару» автомобиле светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдерүе хакында хәбәр иткән иде. Читать дальше...

Татарстанда өч медицина хезмәткәре коронавируска каршы прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда өч медицина хезмәткәре Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» прививкасын ясаткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Өч медицина хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатты. Барысы да үзләрен яхшы хис итә», - дип искәрттеләр ведомствода. Табибларның өчесе дә Казанда эшли, аларда вакцинаның тискәре йогынтысы сизелмәгән. Читать дальше...

Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Иң яхшы бәрәңге уңышы - Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 ц/га булды. Татарстанда шулай ук ашлык кукурузы 10,3 мең гектардан (фаразга карата 23%) 57,6 мең тонна җыеп алынган. Көнбагыш 88,7 мең гектардан (74%) 149,5 мең тонна җыеп алынган. Читать дальше...

Чистайда Саматов укулары узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 15 октябрьдә Татарстан Республикасы Диния нәзарате Россия ислам институты һәм Чистай районы мөхтәсибәте белән берлектә Х Саматов укуларын уздыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Конференция татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы — ХХI гасыр башының күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовка багышлана. Быел әлеге чара Чистай шәһәрендәге «Нур» мәчетендә уза. Габделхак хәзрәт Саматов ... Читать дальше...

Казаннан чыгу юлында чит ил автомобиле велосипедчы хатын-кызны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казаннан чыгу юлында чит ил автомобиле велосипедчы хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге тугызынчылар киткәч, Горький шоссесында «Пежо» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, тиешле дистанция сакламаган һәм юл кырыеннан велосипедта баручы 52 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Алган җәрәхәтләре җитди булмаганга, зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.

Быел Татарстанда сигез кеше көймәдән егылып һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстанда 8 кеше көймәләрдән, катерлардан, гидроцикллардан егылып һәлак булган. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте. Кече судноларның һәлакәткә эләгүенә һава шартларының начараюы, кискен борылышлар ясау, исерек хәлдә суга керү сәбәпче булган. Һәлак булучыларның берсендә дә коткару жилеты булмаган. «Суднода балалар һәрвакыт коткару жилетларында булырга тиеш... Читать дальше...

Лаешта «Зөләйха күзләрен ача» сериалындагы Сәмрух авылы өчен инвесторлар эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Лаеш районы хакимиятендә «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән Сәмрух авылын финанслау һәм карап тоту мәсьәләсен хәл итәргә ниятлиләр. Хәзерге вакытта бу мәйданчык туристик объектлар реестрына кертелмәсә дә, районга килүчеләрдә кызыксыну уята. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Сез боларның урман фонды җирләрендә урнаштырылган кинодекорацияләр икәнлеген аңларга тиеш. Ә бу капиталь төзелешне күздә тотмый», - диде ул. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте өлкәсендә актив шәхес һәм оешмаларны бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен, ТР Президенты премиясе лауреатларына мактау билгеләре һәм дипломнар тапшырылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләнүчеләргә актив гражданлык позициясе өчен зур рәхмәтен белдерде.  «Республика тормышында хезмәтегез бик зур, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул тантананың  махсус «ТР Иҗтимагый... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе чирне читтә йоктырып кайткан, 33 кеше инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «5 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә. Шул рәвешле, 13 октябрьгә республикада коронавирусның барлыгы 7 мең 618 очрагы теркәлде. 6 мең 421 кеше (шуларның кырыгы – узган тәүлектә) терелгән.

Казанда «Тормыш юлы» акциясе кысаларында мохтаҗларга ашамлык җыелмалары таратыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Казанда «Тормыш юлы» акциясе кысаларында мохтаҗларга ашамлык җыелмасы таратылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә «Тормыш юлы» хәйрия акциясенең координаторы Владимир Новиков хәбәр итте. «1 апрельдән башлап 23 майга кадәр мохтаҗларга 75 меңнән артык ашамлыклар җыелмасы таратылды. Әлеге акция кысаларында Президент гранты ярдәмендә аена 320 ашамлык җыелмаларын һәм 150 ланч-бокслар таратабыз. Бер ашамлык җыелмасына көнбагыш мае... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Розенбаум

Певец Розенбаум похвастался возрождением сети советских пивных в Петербурге





Персональные новости
Кремль

Ведущие «Авторадио» исполнили в Кремле культовую песню о самой масштабной стройке XX века





Миңнеханов гражданнар җәмгыяте институтларын үстергән өчен премия алучыларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премияләр тапшыру турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстаннан өч кеше һәм социаль әһәмияткә ия биш оешма кергән. Документ тексты республиканың рәсми порталында дөнья күргән. Премиягә Татарстан мөфтие киңәшчесе, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов, «Мин... Читать дальше...

Россиялеләр махсус кушымтада товарларның куркынычсызлыгын тикшерә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә махсус платформа эшли башлады. Анда сатып алучылар товарның куркынычсызлык стандартларына туры киләме-юкмы икәнлеген белә алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Росаккредитациягә сылтама белән хәбәр итә. Әлеге сайт ярдәмендә кешеләр, әйтик, ниндидер товар юнәтергә теләсәләр, «Тәңгәллек сертификаты» һәм «Ярашлылык турында декларация» реестрлары белән таныша ала. Сатып алучылар өчен продукцияне сертификатлаштыру һәм декларацияләү тәртибе турында мәгълүматлар... Читать дальше...

Быел Татарстанда суда батып үлгән балалар саны 2,5 тапкыр арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстанда суда батып үлгән балалар саны узган елның тугыз ае белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Кече көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте. Узган елның сентябрь азагына кадәр сулыкларда дүрт бала һәлак булса, быел батып үлгән сабыйларның саны унга җиткән. Чынлыкта, суга батучы балаларның теркәлгән саны быел уналтыга җиткән, коткаручылар ярдәме белән алты баланың гомере саклап калынган. Читать дальше...

Казанлыларны иске кредит карталары, щеткалар, пластик капкачлар тапшырырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында яшәүчеләрне «КультТорг» фестивалендә катнашырга чакыралар. Фестивальгә килүчеләр профессионаллар укыган лекцияләрне тыңлый, мастер-классларда катнаша, шулай ук иске кредит карталары, щеткалар һәм башка кирәкмәгән әйберләр тапшыра алачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара 18 октябрьдә сынлы сәнгатькә багышлап үткәреләчәк. «Фестивальгә килүчеләрне әйберләрне нигезле куллану турында лекцияләр һәм мастер-класслар... Читать дальше...

Наталия Фишман-Бекмамбетова The Village басмасының махсус проектында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова The Village махсус проектының кунагы булды, анда катнашучылар үз төбәкләрендәге үзгәрешләр турында мәгълүмат белән уртаклаша. Социаль челтәрләрдә шул хакта мәгълүмат урнаштырылган. «Россия башкалалар белән генә чикләнми. Мәдәни үзгәрешләр дә аларда гына бармый. Урал аръягында, Краснодар краенда һәм Татарстанда шәһәрләр нинди үзгәреш кичерә? Без әлеге үзгәрешләр артында торган кешеләр белән аралаштык», - дип искәртә махсус проектны булдыручылар. Читать дальше...

Журналист Рәшит Әхмәтов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Журналист Рәшит Әхмәтов вафат. Бу хакта социаль челтәрдә Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итә. «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов хастаханәдә ята иде. Танышлары соңгы көннәрдә хәле авыр булуын ишеткәнлеген әйтәләр.

Спорт в России и мире
Москва

Шествие трубачей и уроки танцев: что ждет посетителей парков Москвы в майские праздники


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Младшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана пошутила, что их сын приемный — как отреагировала звездная мама: «Чисто классика»



Москва

Активисты партии «Новые люди» провели всероссийский зоосубботник

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net