123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 22.10.2020

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 22 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты тиздән ачылачак. Әлеге объектта төзелеш ахырына якынлаша, нигездә, эш 100 урынлы тамаша залында гына калган — сәхнә ясыйсы, идән җәясе бар. Бинага җылы да җибәргәннәр, су линиясе, электр үткәргечләр дә сузылган, ишек һәм тәрәзәләр куелган. «Тамаша залына куярга урындыклар да әзер. Элмә такталарга да заказ бирдек», — ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. Читать дальше...

Азнакай интернат-йортында карантин режимы кертелгән

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 22 октябрь, «Татар-информ», «Маяк») . Азнакай интернат-йортында карантин режимы кертелгән. Хезмәткәрләр учреждениедә үзизоляция шартларында эшләүгә күчкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Санитар-эпидемиологик хәл үзгәрү сәбәпле, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатларында Азнакай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 19 октябрьдән карантин режимы кертелгән.

КФУ профессоры Татарстанда киләсе кышка фаразларын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев киләсе кыш турында фаразларын сөйләде. Күптән түгел Казанда яуган кар турында сөйләгәндә, Переведенцев бу кыска вакытлы кар катламы, һәм ул, гадәттә, эри, диде. Тотрыклы кар катламы 18-21 ноябрьдә ята. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ноябрь, декабрь һәм гыйнвар... Читать дальше...



Болгарда «Россия мөселманнарының дини мирасы» халыкара форумы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» икенче халыкара форумы узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Чара 30 октябрьгә кадәр дәвам итә, бу көннәрдә дүрт конференция була. Төп темалар арасында Россия империясендә мөселман дин әһелләренең мирасын өйрәнүдә традицион караш һәм яңа алымнар, мөселман җәмгыятендә конфессияара диалог, радикализмны җиңү һәм башкалар билгеләнгән. Форумга галим-дин белгечләре, ислам белгечләре... Читать дальше...

Владмир Путин кешелекне чамасыз кулланудан баш тартырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин җәмгыятьне берни белән дә чикләнмәгән, артык һәм чамасыз кулланудан баш тартырга чакыра. Бу турыда ул «Валдай» клубында чыгышында әйтте. «Мин дискуссияне киңәйтеп, чамасыз һәм берни белән дә чикләнмәгән кулланудан баш тарту турында да әйтәсем килә. Сакчыл һәм уйлап, кирәк кадәресен генә файдаланырга, бүгенге көн белән генә түгел, иртәгә ни буласын да уйлап яшәргә кирәк», — ди Путин. Владимир Путин «Нәни принц» әкияте героен үрнәк итеп китерә. Читать дальше...

Россия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проекты өчен бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Герое, 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ясау өчен иң яхшы проектка конкурс була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Һәйкәл Уфадагы Совет мәйданында куелачак. Ачык бәйгедә катнашу өчен нигезләмә шартларында үз проектларын тәкъдим иткән профессиональ скульпторлар (аерым да, коллектив авторлык та мөмкин) чакырыла. Скульптура композициясе җирлеккә туры китереп ясалырга тиеш. Читать дальше...

Көтәргәме, акча түләргәме? — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Фәния Арсланова). Көзге дымлы, болытлы һаваның суыгын сизәргә өлгердек инде. Шуңа бәйле рәвештә, салкын тиеп авырулар, сезонлы тын юллары чирләре арта һәм аларга «иптәш»кә ковид та бар бит әле. Сырхауханәләрдә — чират, хастаханәләргә баш тыгарлык түгел, «ашыгыч ярдәм» машиналары да бик ашыкмый, чөнки чакырулар күп. Авырып китсәң, нәрсә эшләргә? — Беренчедән, үзеңә үзең диагноз куеп, дарулар сатып алмаска, антибиотикларга үрелмәскә, — ди табиб-эпидемиолог Айрат Сираҗиев. Читать дальше...

Фәрит Хәнифов: М12 трассасын төзүчеләр халыкка уңайлы булсын өчен тырышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрале трассасы төзелеше якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләргә максималь уңайлылык тудырырлык итеп башкарылачак. Хәтта проектның бәясе кыйммәтләнгән очракта да. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов проект хакында фикер алышу буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте. «Без кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары юл аша чыга алсын өчен уңайлыклар тудыру мәсьәләсендә фикер алыштык. Минемчә, җирле юллар федераль... Читать дальше...



Табиб күрсәтмәсе булмаган килеш компьютер томографиясе ясатмаска киңәш иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе аркасында кайбер кешеләр компьютер томографиясен табиб билгеләмәгән килеш ясата башлаган. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының нурланышлы һәм инструменталь диагностика буенча баш белгече, профессор Игорь Тюрин гражданнарны инфекциянең мондый «профилактикасыннан» баш тартырга чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Covid-19 диагностикасы максатыннан гражданнар, табиб билгеләвен көтеп тормыйча, үпкәләргә компьютер томографиясен (КТ) ясатырга тели. Читать дальше...

Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Җомга көнне Татарстанда томан һәм юлларның аерым урыннарында бозлавык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  Төнлә урыны белән кар явачак. Һава температурасы -5 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем күзәтелми, җил тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. 5 градуска кадәр җылылык фаразлана.

Татарстан делегациясе Сириядә Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин һәйкәленә чәчәк салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 17 һәм 18 октябрендә Россия Оборона министрлыгы ярдәмендә Сирия Гарәп Республикасына Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация барды. Алар Россия Герое, полковник Рәфәгать Хәбибуллинны искә алырга килде. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Күптән түгел РФ Оборона министрлыгы тырышлыгы белән Хмеймим Россия авиабазасы территориясендә... Читать дальше...

Радик Вахитов: Татар һәм үзбәк теле төрки телләр булу безнең халыкларны берләштерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов фикеренчә, татар һәм үзбәк телләренең төрки телләр төркеменә каравы бу халыкларны берләштерә. Бу хакта ул Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортында узган үзбәк теле көнендә әйтте. Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов Үзбәкстанның дәүләт теле көне белән котлады. «Татар һәм үзбәк телләренең төрки телләр төркеменә каравы безне берләштерә. Россия белән Үзбәкстан дуслыгын саклап килә. Читать дальше...

Илгизәр Бариев: Чаллыда коронавирус белән авыручылар арасында хатын-кызлар күбрәк

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 22 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Covid-19 инфекциясен йоктырып авыручылар арасында хатын-кызлар саны ир-атларга караганда күбрәк. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте. Пандемия башланганнан бирле шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенең 880 очрагы ачыкланган, бу 100 мең кешегә 164,6 кеше туры килә. Авыручылар арасында хатын-кызлар 461 кеше... Читать дальше...

Киләсе елга мартта Башкортстан татарлары корылтае була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты республика татарларының чираттагы корылтаен үткәрү турында карар кабул итте. Ул 2021 елның 27-28 мартында узарга тиеш. Җыенда 700 делегат һәм кунак катнашыр дип көтелә. Бу турыда «Тулпар» яшьләр журналы сайты хәбәр итте. Съездның пленар өлеше «Торатау» конгресс-холлы бинасында узачак. Төштән соң дүрт секция эшләячәк: авылны саклау һәм эшкуарлыкны үстерү, мәдәният, мәгариф, яшьләр. Кичен делегатлар һәм кунаклар өчен мәдәни чара оештырылачак... Читать дальше...

Белгечләр транспортта һәм кибетләрдәге өслекләрдә коронавирус тапкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) медицина учреждениеләрендә, кибетләрдә һәм транспорттагы өслекләрдән алынган үрнәкләрдә коронавирус тапкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Азык-төлек продуктларында вирус эзләре табылмаган. «Роспотребнадзор әйләнә-тирә мохит объектларын SARS-CoV-2 вирусы булу ихтималына тикшерү буенча мониторингны дәвам итә. Яңа коронавирус инфекциясе туклану продуктларында табылмады. Читать дальше...

Казан филармониясе кастингында җиңгән балалар «Татар-информ» агентлыгында чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе уздырган кастинг җиңүчеләре бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында кунакта булды. Алар матбугат очрашуында музыкаль номерлар тәкъдим итте. «Кастингта сайлап алынган балалар киләчәктә Казан филармониясе артистлары булыр дип өметләнеп калабыз. Үзебезнең тәҗрибәгә өйрәтеп, аларны үстерергә теләк бар. Әлбәттә, һәр кабул ителгән бала да сәнгать юлыннан китмәскә мөмкин, монда алдан фараз ясап булмый. Читать дальше...

Сайлау вакытында берничә көн дәвамында тавыш бирүне законда теркәргә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советында күп көнлек тавыш бирүне Татарстан Сайлау кодексына язу турында фикер алыштылар. Экспертлар онлайн-мәйданчыкта җыелды. «Тавыш бирүне оештыручы сайлау комиссиясе карары буенча референдум берничә көн рәттән үткәрелергә мөмкин, әмма ул өч көннән дә артмаска тиеш», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының хокук бүлеге җитәкчесе Елена Григорьева. Быел Татарстан Президентын... Читать дальше...

Пенза татарлары «Тургай» фольклор балалар бәйгесенә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә «Тургай» фольклор балалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта Пенза татарлары сайтында хәбәр ителә. «Тургай» конкурсында балалар фольклор һәм хореография ансамбльләре, солистлар һәм төрле музыка уен коралларында уйнаучылар катнаша ала. Видеороликлар 2020 елның 20 ноябренә кадәр (электрон почта: penzatatar@yandex.ru) кабул ителә. Сораулар булса, 89272897117 телефоны аша мөрәҗәгать итеп була. Конкурста иң яхшы номерларны жюри сайлап ала. Читать дальше...

Россиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы Рәзиф Рәпиев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген безнең арабыздан Россиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, биология фәннәре докторы Рәзиф Рәпиев бакыйлыкка күчте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Рәзиф Әбелкәрәм улы Башкортстанның Шаран районында урнашкан Иске Тамъян авылында 1952 елның 5 декабрендә туа. Бөтен гомерен фәнгә багышлаган галим зур казанышларга ирешә. 2019 елның сентябрендә Рәзиф Рапиев Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеме бирелә. Мәрхүм җиңел атлетика буенча СССР җыелма командасы табибы да иде. Читать дальше...


Музыкальные новости
Metallica

Фронтмен Metallica Хэтфилд сделал тату с прахом умершего лидера Motorhead Лемми





Персональные новости
Григорий Лепс

Телефон раздора: что грозит Лепсу за удар по смартфону фанатки





Казан шәһәр филармониясе кастингка килгән кырык баланың унысын сайлап алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе балалар арасында кастинг уздырган. Жюри әгъзалары кырыкка якын катнашучының унысын сайлап алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова сөйләде. «Бүгенге көндә 10 бала җыйдык һәм алар белән шөгыльләнә башладык. Казан филармониясе сайтына барлыгы кырыкка якын гариза килгән иде. Татар халык иҗатына гашыйк булган балаларны тупладык. Читать дальше...

Чаллыда кибеттә сабый өстенә шкаф ауган, җиһаз фирмасы хуҗасын хөкем итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда кибеттә сабый өстенә шкаф ауган, җиһаз фирмасы хуҗасын хөкем итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү фаразы буенча, Ижевскида яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз Чаллы кибетләренең берсендә җиһаз сату өчен арендага мәйдан алган. Дүрт кешедән торган гаилә карават сатып алу өчен шул кибеткә килгән. Әти-әнисе һәм олы кызлары җиһаз сайлаганда, биш яшьлек малай демонстрация өчен куелган ике ишекле шкаф янына килгән. Читать дальше...

2021 ел Удмуртиядә «Авыл елы» булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 2021 ел Удмуртиядә «Авыл елы» дип игълан ителгән. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә. «Удмуртиядә 2021 елны „Авыл елы“ буларак игълан итү бар көчне республиканың һәр районын үстерүгә юнәлтү мөмкинлеге бирәчәк. Пандемия булуга карамастан, республиканың авыл хуҗалыгы барлык юнәлешләр буенча да диярлек үсеш юлында. Республика — элеккечә сөт җитештерү буенча Россия лидерлары бишлегендә. Удмуртия үзен тулысынча сөт, ит, йомырка белән тәэмин итә. Предприятиеләребез продукциясе Россия төбәкләрендә генә түгел... Читать дальше...

Дәүләт Советы Миңнеханов юлламасы тезисларын гамәлгә ашыру буенча 40 чара уздырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка юлламасындагы тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча чаралар планын әзерләде. Киләсе елга юлламаның 31 тезисы буенча барлыгы 40 төп чара каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республика парламенты президиумы утырышында хәбәр итте. Депутат ел саен Дәүләт Советының юлламада бәян ителгән республика Президенты тәкъдимнәрен тормышка ашыру өчен чаралар планын кабул итүен искәртте.

Чит ил машинасы йөртүчесе Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешеп һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чит ил машинасы йөртүчесе Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешеп, куркыныч авария корбаны булган. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде. Бүген иртән иртүк республиканың Биектау районы Чыпчык авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «КАМАЗ» һәм «ДЭУ» җиңел автомобиле капма-каршы бәрелешкән. Фаразланганча, йөк машинасы шоферы башка автомобиль белән бәрелештән читкә китәргә тырышкан, шуңа каршы як юлга чыккан һәм каршы килгән чит ил машинасына килеп бәрелгән. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС яшь дипломатларын геостратегик элемтәләрне ныгытырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). БРИКС дәүләтара мәйданчыгының уникаль форматы амбициоз максатлар куярга һәм аларның казанышларына нәтиҗәле ирешергә мөмкинлек бирә. Бу эштә яшь дипломатлар да зур роль уйный. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советы рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. Республика парламенты җитәкчесе форумның көн тәртибендәге мәсьәлә дөньяда бик кирәкле булуын искәртте. «Сүз безнең дәүләт яшьләренең... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве на пяти площадках 20 апреля пройдут праздники проекта "Мой спортивный район"


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Что чаще всего едят на завтрак дети Елены и Новака Джокович?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Швеция хочет ограничить доступ в Балтийское море российским танкерам





Путин в России и мире
Москва

Путин всё знал, но никого не предупредил: Немцы обвинили Москву в прорыве израильского Купола


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Тимати купил бронированный автомобиль за десятки миллионов рублей



Москва

В ФРГ снова расследуют пропажу миллиардера, который может скрываться в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net