Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 07.10.2020

Питрәч районында ТАССРның 100 еллыгында йөзенче булып туган баланы теркәделәр

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 7 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , Гөлшат Куделькина). Питрәч районы ЗАГС бүлегендә ТАССРның 100 еллыгында йөзенче булып туган баланы теркәделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәхетле яшь гаилә — Ивановлар (аларга 22 яшь) Питрәч районы ЗАГС бүлегенә үзләренең беренче баласын Родионны тантаналы рәвештә теркәү өчен чакырылды. Яшь гаилә Күн авылында яши. Алар бу елның җәендә өйләнешкән. Аларның беренче балалары акт язмасында йөзенче булып теркәлгән. Бу гадәти булмаган вакыйга белән баланың  ата-анасын район башлыгы котлады.

Түбән Камада алдынгы укытучыларны бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Халык иҗаты йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Укытучыларны бәйрәм белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Тантанада алдынгы педагоглар катнашты, алар арасында атказанган ветераннар да, яшь хезмәткәрләр дә бар иде. Кунакларны Түбән Кама өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм иҗат коллективлары музыкаль номерлар белән котлады. Читать дальше...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid сәбәпле чикләүләр кертү зарурлыгын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, локаль чикләү чаралары кертелергә мөмкин. Әмма илкүләм локдаун (катгый изоляция - Т-и. иск.) кертү зарурлыгы соңгы мөмкин чара буларак каралырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Хәзерге вакытта күп кенә илләрдә элек гамәлдә булган катгый чикләүләргә без соңгы мөмкин чара буларак карыйбыз. Чөнки элек вирус турында бернинди мәгълүмат та юк иде"... Читать дальше...



Алинә Заһитова Владимир Путинны туган көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады. Бүген, 7 октябрьдә дәүләт башлыгына 68 яшь тулды. 18 яшьлек спортчы Инстаграм социаль челтәрендә үз битендә дәүләт башлыгы белән төшкән фотосын сториска куйган һәм «Владимир Владимирович, туган көнегез белән!» — дип язган Алинә Заһитова. 18 яшьлек фигуралы шуу остасы күптән түгел үзен «Ледниковый период» тамашасының яңа сезонын алып баручы ролендә сынап карады.

Чаллыда яшәүче әби мошенникларга миллион сум акчасын күчергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда яшәүче әби мошенникларга миллион сум акчасын күчергән. Ул акчасын банк ячейкасына салам дип уйлаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Автошәһәрдә яшәүче 70 яшьлек әби полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә шалтыратучы хатын-кыз үзе белән банк хезмәткәре дип таныштыруын сөйләгән. Ул пенсионерны мошенниклар акчасын алырга тели һәм ашыгыч рәвештә банк ячейкасына салырга кирәк дип ышандырган. Бу эшне телефон буенча башкарып булуын аңлаткан. Читать дальше...

«Бердәм Россия» Татарстанда укучыларны кайнар азык белән тәэмин итүне тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне тикшерде, хокук бозулар ачыкланмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына партиянең төбәк бүлегенең мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр. Мәктәпләрдә сентябрь дәвамында күзәтчелек ведомстволарын җәлеп итеп тикшерүләр үткәрелде. Партия әгъзалары ризыкның сыйфатын, порцияләрнең күләмен, азык-төлек блогының торышын тикшерде. «Бердәм Россия”нең «Яңа мәктәп» проектының төбәк координаторы Асия Тимирясова сүзләренчә... Читать дальше...

Фатирда ун чит ил кешесен теркәгән Казан кешесе штраф түләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фатирда ун чит ил кешесен теркәгән Казан кешесе штраф түләячәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Судта ачыкланганча, узган елның апрель башында элек хөкем ителгән 23 яшьлек ир-ат миграция хезмәтенә фатирында 10 чит ил кешесен теркәү турындагы документ тапшырган. Алар ул фатирда яшәмәгән. Суд әлеге ир-атны «Чит ил гражданын ялган исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип таныган һәм 20 мең сум штраф билгеләгән. Читать дальше...

Татарстанда янә томан төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстан буенча томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика территориясендә салкынча һава торышы сакланачак. «Татар-информ» агентлыгы төбәктә әбиләр чуагы кайчан кабатланачагы турында хәбәр иткән иде.



Миңнеханов профессорларны Казан дәүләт медицина академиясе юбилее белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина академиясе коллективын уку йортының йөз еллыгы белән котлады. Тантаналы чарада республика җитәкчесе «Академиянең профессор-укытучылар составын алга таба да һөнәри бурычка хезмәт итү үрнәге булачак», дип ышаныч белдерде һәм аның Covid-19 коронавирус пандемиясе белән көрәшкә керткән өлешен билгеләп үтте. «Шунысы игътибарга лаек, легендар Табибларны камилләштерү өчен дәүләт институты... Читать дальше...

Сергей Миронов табибларга дәүләт хезмәткәре статусы бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында «Гадел Россия» фракциясе лидеры Сергей Миронов табибларга дәүләт хезмәткәре статусын бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Россия Иҗтимагый палатасының гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү комиссиясе утырышында хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза. «Барлык табиблар да социаль гарантияләр һәм дәүләт хезмәткәре статусы алсын өчен карар кабул итәргә кирәк дип уйлыйм, бу аларның социаль хәле һәм хезмәт хаклары исәпкә алып эшләнелергә тиеш», — диде Сергей Миронов. Читать дальше...

Яшел Үзән заводының яңа җитәкчесе итеп Александр Филиппов билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә Горький исемендәге заводның яңа генераль директоры итеп Александр Филиппов билгеләнде. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа җитәкчене Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тәкъдим итте. Ул судно төзелеше предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары буларак Александр Филипповның эшен югары бәяләде, аңа яңа вазифасында уңышлар теләде. Александр Филиппов Горький исемендәге заводта 1997 елда ук эшли башлаган. Читать дальше...

Уфа урамнарында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау баннерлары урнаштырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Башкортстан хөкүмәте тарафыннан Уфа урамнарында котлау баннерлары урнаштырылды. Бу хакта Бөтендөнья татарлар конгрессының матубагат хезмәте хәбәр итә. Баннерлар ике телдә — татарча һәм башкортча эшләнелгән. Аларда Башкортстан башлыгы Радий Хабиров ике тугандаш республика турында әйткән «Без бергә яхшырак булдырабыз» сүзләре урын алган. «Башкортстан хөкүмәтенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бер булыйк, бердәм булыйк!» — дип социаль... Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановка Иннополиста яңа төзелеш проектын күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген Иннополисны киләчәктә үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Казанның спутник-шәһәрен төзү планын «Т+Т» архитектура бюросы белгечләре әзерләгән. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Фикер алышу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Рөстәм Миңнехановка яңа торак кварталлары проектларын күрсәттеләр. Алар уртача биеклектәге арендага йортларны... Читать дальше...

Коронавирус белән җиңелчә авырган кешеләр кабат Covid-19 йоктырырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Ирина Романова). Covid-19 коронавирусы белән җиңел формада авыручылар яңадан йоктырырга мөмкин, чөнки инфекциягә каршы иммунитеты юк. Бу хакта «Россия сегодня» агентлыгында онлайн-конференциядә медицина фәннәре докторы, йогышлы авырулар буенча табиб Николай Малышев сөйләде. «Антитәнчек һәм күзәнәк иммунитеты алты айдан юкка чыга. Әмма җиңел формада авырган кешеләрнең сакланырга мөмкин булган иммунитеты юк», — диде табиб. «Хәзер авыруны йоктырган кешеләр арасында икенче тапкыр авыручылар да булырга мөмкин»... Читать дальше...

Иртәгә Екатеринбургта сабыйлар өчен татар теле курслары башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Екатеринбургта балалар өчен «Тәрбия» дип аталган татар теле курслары башланып китәчәк. Бу хакта Екатеринбург татарларының ВКонтакте төркемендә чараны оештыручылар хәбәр итә. Татар теле курслары балаларны ике төркемгә бүлеп укытылачак. Кече төркемдә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр булган сабыйлар шөгыльләнәчәк. Өлкәнрәкләр төркемендә 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган балалар белем алачак. Дәресләргә төсле кәгазь, альбом, пластилин, буяулар, пумала, клей, карандашлар алып килү сорала. Читать дальше...

Татарстанда мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү өчен алшартлар юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда бүген мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү өчен алшартлар юк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте. «Мәктәпләрнең дистанцион укуга күчәргә әзерләнүләре турында күп кенә дөрес булмаган имеш-мимешләр барлыкка килде. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары да шундый фаразлар язды. Бүген дистанцион укуга күчү өчен алшартлар юк», — диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше. Читать дальше...

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургта татар медиафорумы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 31 октябрьдә Санкт-Петербургта Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган икенче татар медиафорумы узачак. Чарага әзерлек башланган. Бу турыда Татарстанның Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге  Даими вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин хәбәр итте. «Медиафорум медиабазарның нәтиҗәле үсешенә һәм журналистларның профессиональлеген күтәрүгә ярдәм итәргә тиеш», — дип язган Ренат Вәлиуллин Facebook социаль челтәрендәге үз битендә. Аның сүзләренчә,... Читать дальше...

Приморье краеның Находка шәһәрендә балалар Сабантуе онлайн форматта булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 4 октябрьдә Приморье краеның Находка шәһәрендә онлайн форматта балалар Сабантуе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Находка шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы проекты «Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту» номинациясендә Приморье крае хакимияте ярдәмен алган. Ул «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәге» һәм «Россия халыклары ассамблеясе» иҗтимагый оешмасы белән партнерлыкта тормышка ашыра торган «ЭтНик: ПроДвижение» Бөтенроссия... Читать дальше...

Төркиядә беренче татарча Коръән тәфсире турында фәнни хезмәт басылды

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 7 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрек галиме Әхмәт Туран Түркнең беренче татарча Коръән тәфсире белән бәйле «Иске чор татар теленең күп диалектлы әсәре — «Ногмани тәфсире» дигән фәнни яссылыкта язылган китабы дөнья күрде. Бу китабы турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Галим бүген дә кулланылышта булган «Ногмани тәфсире» нең тел үзенчәлеген тикшереп, диалектик сөйләмнәргә бай булуын, кыпчак телләренең генә түгел, угыз, чагатай тел төркеме сүзләренең дә кулланылганын ачыклаган. Читать дальше...


Музыкальные новости
Алсу

Алсу ире белән аерылышканмы?





Персональные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Казан зоопаркын төзекләндерү өчен 480 миллион сум чамасы акча бүлеп бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Казанда киләсе елның март ахырына кадәр зоопаркны төзекләндерәчәкләр. Аның өчен 480 млн сумга якын акча сарыф ителәчәк. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.  «Казан шәһәрендә зоопаркны реконструкцияләү» объекты буенча төзелеш-монтаж һәм башка эшләрне башкару, җиһазлар урнаштыру һәм монтажлау. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 479 799 090 сумны тәшкил итә, — диелә документта. Хайваннар өчен эчке (кышкы) һәм тышкы вольерлар оештырылачак. Читать дальше...

Камил Сәмигуллинның «Ислам. 75 дәрес» китабын татар теленә тәрҗемә итеп чыгардылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның зур популярлык казанган «Ислам в 75 уроках» китабының татарча вариантын — «Ислам. 75 дәрес» китабын бастырып чыгарды. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Нәшрият китапны татар теленә тәрҗемә иткән. Бу хезмәт киң катлам укучыларга адреслана — биредә ислам турында бик күп файдалы мәгълүмат табарга мөмкин. Басма Ислам диненә бәйле һәм һәрбер мөселманга кирәк булган белемнәрне (гакыйдә... Читать дальше...

Алтан бистәсендә җирне үзләштерү буенча җинаять эше ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Алтан бистәсендә агачларны кисеп, җир үзләштергәннән соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте. Тикшерү ачыклаганча, 2015 елда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсендә эшләүче билгесез кеше Алтан бистәсендәге җир кишәрлекләрен законсыз рәвештә сатуга куйган. Читать дальше...

Белгечләр коронавирусның тән тиресендә актив булу вакытын ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның активлыгы кешенең тән тиресендә гриппка караганда биш тапкырга озаграк саклана. Бу хакта Clinical Infectious Diseases журналына сылтама белән РИА Новости яза. Киото префектурасы университеты галимнәре клиник тикшеренүләрне куркынычсыз итеп башкарырга ярдәм итә торган модель ясаган. Шуннан соң белгечләр тән тиресендә SARS-CoV-2 һәм A (IAV) грипп вирусының тотрыклылыгын бәяләгән. SARS-CoV-2 һәм IAV тимер, пыяла яки пластик өслекләргә караганда, тән тиресендә активлыкларын озаграк саклаган. Читать дальше...

КФУ профессоры Казанда кабат әбиләр чуагы башлану вакытын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атнада Казанда кабаттан әбиләр чуагы башланачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.   «Бүген Казанда тәүлеклек уртача температураның күпьеллык климатик нормасы 6 градусны тәшкил итә. Ул нормадан 5-6 градуска югары, бу зур аномалия. Хәзерге вакытта һава торышын югары басымлы антициклон билгели. Циклон Скандинавиядә... Читать дальше...

Химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булган галимнәр игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елда химия өлкәсендәге Нобель премиясе Франция микробиологы Эммануэль Шарпантье һәм АКШ биохимигы Дженнифер Дуднага CRISPR / Cas9 геномны үзгәртү технологиясе өчен бирелә. Бу хакта Швеция фәннәр академиясенең Нобель комитеты хәбәр итә. CRISPR / Cas9 — хәзер гамәлдә булган генетик редакторлар системаларыннан иң төгәле һәм арзаны («молекуляр кайчы» дип атала). Алар геномның сайланган участогын алырга яки аны икенчесенә алыштырырга мөмкинлек бирә. Башка мондый методикалардан аермалы буларак... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Депутат Московской областной Думы провела осмотр ФОКа в Волоколамске


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Московскую компанию заподозрили в хищении 103 млн рублей при реализации нацпроекта в Орле





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко пообещал потенциальным агрессорам ответ всеми видами оружия




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Юлия Паршута стала новой гостьей шоу “Утро. ТНТ”



Москва

«Текстильный букет Поочья» стартует в Подмосковье 28 апреля

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net