123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 03.10.2020

Зәй районы газетасы 85 еллыгын билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 3 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Рәзимә Кашапова). 2 октябрьдә редакциядә «Зәй офыклары», «Новый Зай» район газеталарының 85 еллык юбилейлары билгеләп үтелде. Бу турыда район газетасы яза. Аның Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылуы чарага үзенчәлек өстәде. Чарага шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, Зәй матбугатен төрле елларда җитәкләгән редакторлар чакырылды. Газета — чор елъязмасы ул, район тормышын тарихлаштырып бара.  Туган як тарихын өйрәнү музеннан белгеч Людмила Симонова Зәй матбугатының үткәне... Читать дальше...

Алабуга госпитале җитәкчесе Covid-19 вазгыятен шәрехләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Алабуга госпиталендә коронавирустан 83 пациент дәвалана. Пандемия башланганнан алып, хастаханәгә 798 кеше китерелгән, шуларның 24е вафат булган. Бу хакта Алабуга районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Көн саен уртача егерме кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. «Авыру яшьләргә дә кагылды», — диде ковид госпитале җитәкчесе Азат Гайсин. Табиб сүзләренчә, медицина персоналына йөкләнеш арткан. Күрше районнардан — Әгерҗе... Читать дальше...

Ленино-Кокушкинода Үшнә елгасына аккошлар ияләшкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында ел саен аккошлар очып килә. Бу юлы аларны Үшнә елгасында йөзгән вакытларын фотога төшергәннәр. Бу хакта «Алга» газетасы яза. Тәслимә Сәйфуллина аккошларның елгага өченче ел рәттән килүен әйтте. «Без аларны бик яраттык, карап туя алмыйбыз. Кошлар ярга якынайгач, балалар һәм олылар аларга икмәк ашата», — диде ул. Шулай ук Тәслимә апа Үшнә елгасында кыргый үрдәкләр барлыгын да әйтте. Хәзер елгада аккошлар күренми, мөгаен, салкыннар башланыр алдыннан очып киткәннәр.



Буада илкүләм проект буенча «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Буада 260 урынлык «АБВДЕЙКа» балалар бакчасы ачылды. Ул "Демография" илкүләм проекты буенча төзелгән һәм Татарстанның Идел аръягы зонасында иң зурысы булды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Балалар бакчасын ачу тантанасында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов кунакларны, балаларны, тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны сәламләде. Район хакимиятенә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре белән аның мөдире Резеда Абидулина чыгыш ясады... Читать дальше...

Бүген ачылган «Татар акчасы музее»н оештыру тәңкә формасындагы шоколадтан башланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Каюм Насыйри урамында урнашкан «Татар акчасы музее» ачылышында борынгы тәңкәләр тәкъдим ителде. Әлеге музейны оештыру идеясе шоколадтан барлыкка килгән. «Без борынгы тәңкәләрнең образын шоколадта кулландык. Былтыр Алтын Урданың 750 еллыгына тәңкә формасында шоколад чыгардык, балаларга тараттык, ул шулкадәр популяр булды. Шул шоколад акчаны ашаганда, акча музее ясау идеясе туды», — диде музей җитәкчесе Артур Галимҗанов. Экспонатлар берничә ай дәвамында тупланган... Читать дальше...

«Зенит-Казан» капитаны: Бик тә җиңәргә теләдек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Зенит-Казан» һәм «Локомотив» арасында волейбол буенча Россия Суперкубогына уен казанлылар өчен яшәү һәм үлем мәсьәләсе булды. Бу хакта «Зенит» капитаны Александр Бутько сөйләде. «Уен яшәү һәм үлем мәсьәләсе иде. Безнең өчен бу җиңү Россия чемпионатында җиңүгә тиң, чөнки сезонга әзерлек бик үк көчле түгел иде. Бик тә җиңәргә теләдек», — дип уртаклашты волейболчы. Волейболчы команданың сезонга максатлары турында сөйләде. «Һәр спортчы беренче урыннарны гына алырга тели. Читать дальше...

«Зенит-Казан» Россия чемпионын җиңде һәм Суперкубокны алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Новосибирскида Россия суперлигасының волейбол буенча чемпионатының икенче турында Казанның «Зенит» командасы җирле «Локомотив»ны 3:2 исәбе белән җиңде. Җиңүче Суперкубокка ия булды, ул гадәттәгечә ил чемпионы һәм Россия Кубогы иясе булды. Узган сезонда тарихта беренче тапкыр. ил чемпионы «Локомотив» булды, ул коронавирус таралганнан соң чемпионат тукталу сәбәпле, уенда титул яуламаган иде. Ә Россия кубогына 2014 елдан бирле «Зенит-Казан» ия.... Читать дальше...

Татарстанда туңга сөрү эшләре төгәлләнеп килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда туңга сөрү эшләре төгәлләнеп килә. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...



Татарстан спортчысы «Джиро д’Италия» велоузышында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Италиядә «Джиро д’Италия» дәрәҗәле күп көнлек велоузыш башлана. Беренче этап Сицилия утравында узачак. Ярышта Чаллыдан велоузышчы Илнар Закарин катнашачак. Ул Польшаның CCC Team командасы өчен чыгыш ясый. Сентябрьдә ул «Тур де Франс» велоузышында ярышты, әмма узышны тәмамлый алмады. Закарин Франция юллары буенча велоузышның 11нче этабында кабыргасын сындырды һәм узыштан катнашуда туктарга булды. Джиро-2020 велоузышы 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул 21 этаптан һәм барлыгы 3,5 мең чакрымнан тора.

Татарстанда бәрәңге, чөгендер һәм сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бәрәңге, шикәр чөгендере, сезонлы яшелчәләр һәм майлы культуралар җыю дәвам итә. Төбәкнең Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан вице-премьеры — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...

Татарстанда клиентлар битлексез булган өчен кибетләрне һәм кафеларны япканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда клиентлар битлексез булган өчен кибетләрне һәм кафеларны япканнар һәм штраф салганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бу атнада республиканың район судлары санитар-эпидемиологик таләпләрне янә бозган өчен биш эшне карады. Казанда кафе хуҗасына сатучы битлек кимичә хезмәт күрсәткән өчен 500 мең сум штраф салганнар. Башкаланың челтәрле кибетләренең берсе битлек... Читать дальше...

Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт планнан 85 процентка үтәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы торак йортларда 5 млрд 407 млн сумга капиталь ремонт эшләре үтәлгән, бу планның 85,09 процентын тәшкил итә. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов шул хакта сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор таләпләре үтәлүен катгый контрольгә алырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коронавиурска каршы көрәш буенча барлык таләпләрен үтәүне катгый контрольгә алырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Сүз, аерым алганда, шәхси саклану чараларын мәҗбүри кию турында бара, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында битлек кияргә кирәк. Татарстан Президенты бу хакта... Читать дальше...

Татарстанда томан төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Якшәмбе төнлә Татарстанда томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Томан куркыныч булырга мөмкин, шуңа күрә ерак юлга кузгалмаска кирәк. Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә сәфәргә чыкмаска, юлда иминлек тизлеген сайларга, куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә. Җәяүлеләргә юлларда игътибарлы булырга һәм хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юл аша чыкмаска кирәк.

Татарстанда коронавирустан тест бирмәгән 14 туристка штраф салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда чит илдән кайткач Covid-19 короновирусына тест тапшырмаган өчен 14 туристка штраф салганнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Традицион республика киңәшмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...

Васил Шәйхразиев: Илһам Шакиров исән чагында гомере буе татар халкына хезмәт итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров истәлегенә такта ачылды. Аның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин. Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына куелган. Җырчы бу йортта 1975 –2005 елларда яшәгән. «Исән чагында Илһам абый гомер буе татар халкына хезмәт итте. Хәзер исә ул тагын да ныграк татар милләте өчен хезмәтен алып бара. Илһам абый сәхнәгә чыкканда һәрвакыт татар милләте турында вәгазь укып... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан 79нчы кеше үлүе расланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 79нчы үлем очрагы расланды», — диделәр министрлыкта. 1947 елда туган ир-ат Казанның 7нче хастаханәсе базасындагы вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә яңа коронавирус китереп чыгарган ике яклы пневмония белән китерелгән. Пациент йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авыруларыннан интеккән. Читать дальше...

Арча районында Гариф Ахунов истәлегенә «Ахун чишмәсе» янына агачлар утыртылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Арча районының «Казан арты» музее хезмәткәрләре һәм Казанбаш мәктәбе укытучылары «Ахун чишмәсе» янына нарат һәм миләш үсентеләре утыртканнар. Бу хакта күренекле язучы Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова хәбәр итә. «Быел Арча районы җитәкчелеге әтием, халык язучысы Гариф Ахуновның 95 еллыгы уңаеннан истәлек чаралары уздырды. Татар язучылары Марат Әмирхан, Рәмис Аймәт, Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев, галимнәр Әлфия Галимуллина, Азат Ахунов... Читать дальше...

Патяшина: Татарстанда коронавируслы кискен тын юллары вирус инфекциялеләр саны арта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируслы кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны арта һәм коронавирус пневмониясе өлеше кими. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Традицион республика киңәшмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт в честь Сергея Рахманинова прошел в Воскресенске





Персональные новости
ММА

Популярный блогер и боец ММА Саша Стоун выступит на фестивале спорта и контента Yappy x «Наше Дело Россия» в Нижнем Новгороде





Роспотребнадзорда Covid-19 авырулары арткан Татарстан районнарын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручылар Татарстанның Апас, Буа һәм Питрәч районнарында арта. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде . Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Традицион республика киңәшмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...

Татарстанда коронавирус йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусы йоктыруның 27 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше чирне читтән йоктырып кайткан һәм 23 кеше авыру кешеләр белән аралашкан. Бу турыда республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр итә. «Дүрт кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өендә дәвалана», — диделәр штабта. Коронавирус йоктыручыларның күбесе (10 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Шул ук вакытта бер балигъ булмаган бала гыны авыру йоктырган... Читать дальше...

Әтнә театры Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә «Бишек җыры» спектаклен чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә татар дәүләт театры үзенең чираттагы сезонын «Бишек җыры» спектакленең премьерасы белән ачты. Спектакль Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм Бәбиләр» пьесасы нигезендә куелган һәм драматургның 85 еллыгына багышлана. Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин Туфан Миңнуллинның кызыклы әсәрләренең берсе булган «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасының хәзерге вакытта бер татар театрының да репертуарда буламавын гаделсезлек дип саный. «Бу безнең репертуарда Туфан ага әсәре буенча куелган өченче спектакль. Читать дальше...

Ирада Әюпова мәдәният министры вазифасында эшен дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Ирада Әюпова Татарстанның мәдәният министры вазифасына кабат билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады. «Әюпова Ирада Хафизҗановнаны Татарстан мәдәният министры итеп билгеләргә», — диелә документта. Ирада Әюпова республика министрлыгын ике елдан артык — 2018 елның апреленнән бирле җитәкли.

Татарстан яшьләр эшләре министры итеп янә Дамир Фәттахов билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасына янә Дамир Фәттахов билгеләнде. Бу хактагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Фәттахов Дамир Илдус улын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры итеп билгеләргә», диелгән документта. Дамир Фәттахов республика министрлыгын 2018 елның июненнән бирле җитәкли. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, элегрәк Рөстәм Миңнеханов Татарстан министрларының бер өлешен билгеләгән иде .

Марина Патяшина авыручыларны эштән читләштерүне контрольдә тотуны көчәйтергә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның артуы белән бәйле вазгыятьтә, салкын тию билгеләре булган кешеләрне эштән читләштерүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Патяшина сүзләренчә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Расплата за расточительство! ФК «Оренбург» на домашнем поле уступил ФК «Динамо» (Москва) – 1:2


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Медведев остался лучшим среди россиян в обновлённом рейтинге ATP, Рублёв — восьмой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Мокрый фасад: как сделать отделку по технологии СФТК





Путин в России и мире
Москва

МИД РФ иронично прокомментировал высказывание Шольца о Путине и Канте


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко убежден, что белорусы «никогда еще так хорошо не жили»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

В РПЦ отказались называть причины запрета в служении иерея Сафронова, отпевавшего Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Юлия Паршута стала новой гостьей шоу “Утро. ТНТ”



Москва

В ОНК сообщили о моральном состоянии Иванова

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net