123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 04.10.2020

Актаныш районында укытучыларны Айдар Галимов котлады

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 4 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актанышта укытучылар бәйрәме үтте. Әлеге чарага Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов та чакырылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Укытучы көне-үзенчәлекле җылы бәйрәм. Чөнки аны мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. Шул уңайдан, бүген 3 октябрь көнне Актаныш бүләк базасында бик матур чара булды. Ул үзенчәлекле башланып китте. Ничәмә-ничә еллар балаларга белем бирүдә хезмәт куйган ветеран укытучыларны искә алу бәйрәмне тулыландырып... Читать дальше...

Әгерҗе ансамбле «Йолдызлык» фестиваленең финалында өченче урын алды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 4 октябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре », Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Иж-Бубый «Хыял» ансамбле Казанда узган «Созвездие–Йолдызлык» фестивале финалында III урын алып, Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Быелгы фестиваль ТАССРның — 100, Бөек Җиңүнең — 75, «Созвездие–Йолдызлык» фестиваленең 20 еллыкларына багышланган. «Хыял» ансамбле Җиңүне чагылдырган «Ехал я из Берлина» һәм «Звезды континентов» эстрада биюләре белән март аенда Мөслимдә узган зона турында икенче урын яулый. Читать дальше...

Казан бистәсендәге йортта янгыннан биш кеше урамга чыгып котылып калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан бистәсендә биш кеше (шуларның икесе - бала) янгыннан урамга чыгып котылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә 17.27 сәгатьтә 112 бердәм номерына Тынычлык бистәсендәге Новосельская урамында урнашкан бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк биш кеше (шуларның икесе – бала) урамга чыгып өлгергән. Читать дальше...



Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры 30 еллыгын бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Милли Яшьләр театры үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге уңайдан тантаналар язын ук узарга тиеш булса да, пандемия аркасында ул көзгә кадәр кичектерелде. 31нче сезон театр болдырында бәйрәм концерты, театр тарихы турында фильм һәм «Үлмәсбай» спектакленең премьерасы белән ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Коллективны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягъфәров тәбрик итте һәм театр хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Читать дальше...

«Чалы кошы» фильмы артисты, милләттәшебез Айдан Шәнәр театр спектаклендә уйный

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 4 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Милләттәшебез, «Чалы кошы» фильмында Фәридә ролендә уйнавы белән танылган Төркиянең кино артисты Айдан Шәнәр театр спектаклендә уйный. Ул «Кеди сәхнә сәнгате» театрында «Чамлыҗаның өч гөле» дигән спектакльдә баш рольдә булачак. Бүгенге көндә ул репетицияләргә катнаша. Әсәр тамашачыларга октябрь ае эчендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ул үзе хәбәр итә. Танылган актриса театр сәхнәсендә беренче тапкыр 2015 елда «Уңышларым өчен хатыннарыма бурычлы» дигән спектакльдә җиде рольдә уйнап... Читать дальше...

Табиб гади битлекне Covid-19 пандемиясе вакытында иң куркыныч әйбер дип атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе вакытындагы иң куркыныч әйбер билгеле булды. Бу — дөрес кулланылмый торган гап-гади битлек. РИА Новости агентлыгы терапевт Лариса Алексеевага сылтама белән шул хакта хәбәр итә. «Бездә шул ук битлекне 10-15 көн, хәтта аннан да озаграк киеп йөрүче кешеләр бик күп. Әгәр аларга уңайсыз булса, битлекне куллары белән „йолкып“ алалар һәм йомарлап кесәләренә салып куялар. Аннары шул ук куллары белән битләренә кагылалар. Шуннан соң әлеге битлекне тагын кияләр... Читать дальше...

Татарстанда томан һәм төнлә -3 градуска кадәр салкын һава торышы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә томан һәм кырау төшүе көтелә. Республикада төнлә минималь температура -3 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартларының бозылуы көтелә. «5 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. «Татар-информ»... Читать дальше...

Татарча диктант билгесен акция сайтындагы «Билгем нинди?» бүлегендә карап була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Быел үз белемеңне тикшерү буенча татар телендәге «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә 379 меңгә якын кеше катнашкан. Диктанттагы билгеңне акция сайтындагы «Билгем нинди?» бүлегендә белергә мөмкин. Якынча саннар проектның Instagram-аккаунтында чыкты. Оештыручылар әйтүенчә, барлык нәтиҗәләр диктантны язганнан соң 30 көн эчендә — 1 ноябрьгә кадәр билгеле булачак. Бөтен дөньяда диктант язу өчен барлыгы 2,3 мең мәйданчык (шуның 1,8 меңе — Татарстанда, иллесе — башка илләрдә, утызы — Башкортстанда) оештырылган. Читать дальше...



Россиядә бер тәүлектә коронавирус йоктырган кешеләр саны 10 меңнән артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны 10 меңнән артып киткән. Илдә мондый күрсәткеч май уртасыннан бирле теркәлмәгән булган. Бу турыда коронавируска бәйле вазгыятьне контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча оператив штаб сайтында хәбәр ителә. «Соңгы тәүлектә Россиядә 85 төбәктә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 10 499 яңа очрагы ачыкланды», - диелә хәбәрдә. Төбәкләр арасында Татарстанда (0,4 процент), Чечен Республикасында (0,2 процент)... Читать дальше...

Казанның Миль урамында автосервиста янгынны сүндерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Ут белән көрәшүчеләр Казанның Миль урамында автосервис бинасында чыккан янгынны сүндерде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ут белән көрәшүчеләргә янгын турындагы хәбәр көндезге дүртенче яртыда килгән. Алар урынга ике минутта килеп җиткән һәм ундүрт минут эчендә янгынны сүндергән. Шаһитлар бина эчендә машина барлыгын әйтә. Хәзер янгынның сәбәбен, шулай ук зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар.

Мәгариф министрлыгы укытучыларга хезмәт хакы түләүнең яңа системасын әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасына карата яңа алымнар быелның ахырына әзер булырга тиеш, киләсе ел башында тиешле документлар кабул итү күздә тотыла. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюкка сылтама белән хәбәр итә. «Без ел ахырына кадәр әлеге системаны әзерләргә, Хөкүмәттә аның буенча фикер алышулар үткәрелүен телибез. Киләсе елда норматив актлар барлыкка килер дип уйлыйм», - диде Басюк «Комсомольская правда» радиосы эфирында. Читать дальше...

Санкт-Петербургта көзгә кичектерелгән Сабан туе кабат булмый калды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). «Санкт-Петербург Сабан туе 2020» бәйрәменең оештыру комитеты Санкт-Петербург шәһәре җитәкчелеге белән килешү буенча коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен бәйрәмне үткәрмәү турында карарга килгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владивостокта Татар-башкорт мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). 3 октябрьдә Владивостокның Мина шәһәрчеге паркында Татар-башкорт мәдәнияте һәм традицияләре көне уңаеннан бәйрәм узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Тамашачылар игътибарына шәһәрнең милли-мәдәни берләшмәләре көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде, алар төрле бәйгеләрдә (капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б.) катнашты, шулай ук «Татар-башкорт мәдәнияте һәм традицияләре этно-музее» тарафыннан оештырылган күргәзмә белән танышты. Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Укытучылар көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе  Васил Шәйхразиев Укытучылар көне белән котлады. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлыйм, дип мөрәҗәгать итә ул һәм шагыйрь Фәнис Яруллинның укытучыларга карата язган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» шигырь юлларын искә төшерә. «Чыннан да... Читать дальше...

Тубыл татарлары тарихы турында яңа китап чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Тарихчы Гөлсифа Бакиеваның Тубыл татарларына багышланган «Сибирские татары города Тобольска» дигән яңа китабы дөнья күргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Автор сүзләренчә, Себер татарлары элек-электән цивилизацияле халык, үз дәүләтчелеге булган, шәһәрләр төзегән һәм күрше дәүләтләр белән актив элемтәдә булган. Аларның шәһәрләре аша борынгы кәрван юллары узган, шуның нәтиҗәсендә мех, кием-салым, балык, йон, металл һ.б. товарлар белән сәүдә иткәннәр. Читать дальше...

Татарстанда чит ил автомобиле юлдан читкә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында чит ил автомобиле юлдан читкә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган, авариядә машинаның исерек йөртүчесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте. Автомобиль Шихазда авылының Шоссе урамында юлдан читкә төшеп киткән. Машина белән идарә итүче егерме яшьләрдәге егет исерек булган. «Тизлекне ничек арттырганын сизми калгандыр, мөгаен. Нәтиҗәдә, үзе дә имгәнде, машинаны да харап итте», - диде шаһитлар. Читать дальше...

Танылган алып баручы Илфат Абдрахманов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. Бу турыда ТНВ каналы хәбәр итте. 17 ноябрьдә Илфат Абдрахмановка 59 яшь тулган булыр иде. «Аны Татарстан телевидениесенең символы дип тә атыйлар! Илфат Абдрахмановны тамашачы телевизор экранында 1984 елда ук күрә. Ул яңа „Татарстан-Яңа гасыр“ спутник телеканалына эшләргә килүчеләрнең берсе. Күп еллар ТНВда хәбәрләр алып баручысы булып эшләде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», диелә ТНВ каналы хәбәрендә. Читать дальше...

Вирусолог Россиядә коронавирус буенча чикләүләр кайчанга кадәр булачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Вирусолог, «Вектор» үзәге лабораториясенең элеккеге мөдире Александр Чепурнов URA.RU сайтына биргән интервьюсында Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләрнең өлешчә тагын бер-ике ел саклану ихтималы турында әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Безгә әле тагын бер-ике ел, вакциналардан дөрес итеп файдаланырга өйрәнгәнгә кадәр, шундый шартларда яшәргә, алтын урталыкны эзләргә, табибларның эшен җиңеләйтү өчен ниндидер чаралар кертергә туры киләчәк»... Читать дальше...

Чаллыда тәрәзә төбендә тәмәке тарту аркасында берничә балкон янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда тәрәзә янында тәмәке тарту аркасында, бер йортның өч катындагы балконнар янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын төнге сәгать өченчедә Автозавод проспектындагы бер йортта чыккан. Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә, икенче каттан алып дүртенче катка кадәрге балконнарны ялкын телләре ялмап алган була инде. Әлеге йортта яшәүче 20 кеше урамга үзләре чыккан... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт "Настроение - весна!"





Персональные новости
РПЛ

Итоги дня в РПЛ: «Сочи» вырвал ничью у «Урала», «Спартак» разгромил «Ростов»





Мөселманнар кул бирешеп күрешсә, кулларын аерганчы гөнаһлары коелыр — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Дилбәр Гарифуллина). Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Сезгә сә­лам бирелсә — шулай ук яки яхшырак җавап кайтарыгыз», — ди. Яхшырак дигәне ничек була?  «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев тан шул хакта сораштык. — «Әссәламүгаләйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ» гарәпчәдән Алланың сезгә сәламе, бәрәкәте һәм рәхмәте ирешсен дип тәрҗемә ителә. Әссәламегаләйкем дип теләк теләп өеңә керүче синең дошманың була алмый. Сәлам биреп, ул хәвеф юклыгын, синең яныңа изге ният белән килүен аңлата. Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 26 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе читтән кертелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «2 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган, 50-60 яшь һәм 60-70 яшь аралыгында алтышар очрак теркәлгән. 26 очракның ундүрте Казанда. Буа, Югары Ослан һәм Лаеш районнарында ... Читать дальше...

Санкт-Петербургта «Истәлекләр хәзинәсе» кичәсе Җәләлетдин Румига багышланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның «Мастер класс» Халыкара мәдәнияткә ярдәм күрсәтү фондында мәшһүр фарсы суфи шагыйре Җәләлетдин Румига багышланган «Истәлекләр хәзинәсе» дип аталган шигърият кичәсе узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Иҗади очрашуның беренче өлешендә - Җәләлетдин Руминың шигырьләре, икенчесендә җанлы музыка яңгыраган. Кичә кысаларында Елена Рубанның график эшләр циклы тәкъдим ителгән. Читать дальше...

Китайда юл һәлакәтендә берьюлы унсигез кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Кытайның төньяк-көнчыгышындагы Цзилинь провинциясендә юл һәлакәте нәтиҗәсендә18 кеше үлгән, бер кеше имгәнгән. Бу хакта РИА Новости Синьхуа агентлыгына сылтама белән хәбәр итә. Авария якшәмбе көнне 5.40 сәгатьтә Сунъюань шәһәр округында трассаның 39нчы километрында килеп чыккан. Хәзерге вакытта 18 кешенең һәлак булуы, берсенең төрле тән җәрәхәтләре алуы хакында хәбәр ителә. Хәзер биредә Кытай Республикасы оешкан көн уңаеннан гомуммилли бәйрәм яллары. Бу вакытта... Читать дальше...

Табиб-диетолог яшелчәләрнең кайсы очракта агуга әверелүе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Яшелчәләрдә витаминнар, микро- һәм макроэлементлар, клетчатка, организм өчен кирәкле углеводлар күп. Ләкин дөрес итеп сакламау һәм әзерләмәү яшелчәләрне агуга әверелдерергә мөмкин. Бу турыда табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Соломатина Sputnik радиосы на интервьюда сөйләгән. «Артык өлгергән баклажан, язга кадәр сакланган бәрәңге һәм яшел помидорны ашарга киңәш ителми. Бу яшелчәләрдә нерв системасы һәм сидек юлларына начар тәэсир итүче соланин дигән нейротоксин бар», — диде Елена Соломатина. Читать дальше...

«Яктылык» мәктәбе укучылары билбау көрәше буенча Самара өлкәсе чемпионатында җиңгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Самарада билбау көрәше буенча чемпионат узган. «Яктылык» мәктәбендә укучы Җәмил Шәмсетдинов, Абдыкерим Шералиев һәм Дамир Сафин мактаулы урыннар яулаган һәм Россия чемпионатына юлламага ия булган. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә. Аларны физкультура укытучысы, «Яктылык» мәктәбе тренеры Руслан Йосыпов әзерләгән һәм озатып йөргән. «Яшь спортчыларны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз!» - диелә хәбәрдә.

Спорт в России и мире
Москва

В Люберцах 24 апреля пройдет ярмарка вакансий


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Легенда тенниса рассказал, готов ли он опять стать тренером Джоковича


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве орнитологии посчитали ворон и других пернатых





Путин в России и мире
Москва

Площадь трех вокзалов в Москве переименуют


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Стало известно, что Лукашенко предложил губернатору Архангельской области на встрече в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Байден заверил Зеленского в скорых поставках новых пакетов помощи


Навальный в России и мире
Москва

Мосгорсуд оставил в СИЗО журналистку Фаворскую, обвиняемую в экстремизме за репортажи о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Егор Крид

Цифра дня: Егор Крид покупает машину Илона Маска за 40 млн рублей



Москва

Около 790 тысяч жителей Подмосковья проголосовали за территории для благоустройства

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net