Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 29.10.2020

Әлкинең Яңа Салман авылындагы модульле амбулаториягә Әнвәр Кәтиев исеме биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 29 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» , Азат Низамиев). Әлки районының Яңа Салман авылында табиблык амбулаториясенең модульле яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Барлык рәсми документлары әзер булгач, биредә пациентларны кабул итә башлаячаклар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Медицина учреждениесенең яңа бинасын ачу тантанасында күп кунаклар да катнашты. «Без яңа бинаны иске амбулатория эшләгән, сез гадәтләнгән җиргә, авылның ике як халкына да җайлы булган урынга төзергә карар иттек. Читать дальше...

Түбән Кама язучысына Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бар гомерен журналистикага багышлаган язучы, Түбән Камада нәшер ителүче «Туган як» газетасы баш мөхәррире Фәрит Имамов «Эт тырнагы» детектив романнар җыентыгы өчен быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шушы көннәрдә Фәрит Фәйзетдин улына премия таныклыгы һәм аның күкрәк билгесе тапшырылган. Шәһәрдәшебездән кала, быел әлеге әдәби премиягә «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен Сания Әхмәтҗанова... Читать дальше...

Ольга Павлова пенсияне «ранглар буенча» исәпләү идеясен хупламады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Пенсияләрне ранглар нигезендә исәпләү тәкъдиме ил пенсия системасы принципларына туры килми һәм РФ Конституциясенә каршы килә. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шулай диде. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы: «Бу тәкъдим Конституциягә, социаль гаделлек принципларына һәм гомумән пенсия системасы принципларына каршы килә. Кешеләрне ранг, сыйныфларга... Читать дальше...



Эдуард Хиалиев һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтиятендә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Хиалиев һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имзалады. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кул куелган килешүдә хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре... Читать дальше...

Титов COVID-19 аркасында кече бизнес өчен салым амнистиясен тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясеннән зыян күргән тармаклардан Россия кече һәм урта бизнесы салым амнистиясенә шат булыр иде, чөнки салым чигерүләреннән соң да түләр акча барыбер калмаячак. Бу хакта РИА Новостига Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов әйтте. Россия Президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне «Россия чакыра!» форумында чыгыш ясаганда кече һәм урта бизнес компанияләре өчен салымнар һәм иминият взнослары буенча кичектереп торуны өч айга озайтырга тәкъдим итте. Читать дальше...

Ләйсән Сафина: Язучылар яшь иҗатчылар белән очрашуларга йөрми диярлек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина татар язучылары яшь иҗатчылар белән очрашуларга сирәк йөри дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе узган көннәрдә берәр чара узса да, очрашуга язучылар йөрмәвен күреп, күңел төшә. Язучылар берлеге «Иделем акчарлагы» белән беренче елларда актив эшләгән бит. Газинур Морат, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов, Ләбиб Лерон һәм Илсөяр Иксанова 20 ел... Читать дальше...

Бу – шизофрения түгелме, яки нигә көзен акылдан шашабыз? - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Әмир Исламов). Көз – көз инде ул. Кемгәдер үтеп барган тормышын хәтерләтеп, уйландыру, нәтиҗәләр ясату, кичекмәстән килеп җитәр кышка әзерләндерү өчен бер тукталыш булса, кемгәдер елның бер фасылы – туктаусыз әйләнеп торучы җир шарының сары утка туктап калган бер мизгеледер ул көз... Лириканы шушы урында туктатып, көз көне хроник һәм психик авыруларның көчәеп китүе турында да бер искә төшерәсе килә. Көз – дөрестән дә, баш миңгерәү, акыл тоныклану... Читать дальше...

Татарстанда исерек хәлдә улын кыйнаган хатын-кызга шартлы срок бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда хәмер эчеп, еш кына укучы улын кыйнап торган хатын-кызга шартлы срок бирделәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Узган елның сентябрь аенда һәм быел февральдә исерек хәлдә 31 яшьлек хатын тугыз яшьлек улын даими рәвештә кыйный торган булган. Ул шулай ук ата-ана вазифаларын тиешенчә башкармаган. «Газаплау» һәм «Ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Сарман районы прокуратурасы дәүләт гаепләвен хуплаган. Читать дальше...



Путин Россиядә Covid тан масскакүләм вакцинацияләү ел ахырында башланачагына өметләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне коронавирустан массакүләм вакцинацияләү ел ахырында башланачак, дип өметләнә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Бу вакцина барлык төбәкләргә дә килде. Ел ахырында массакүләм вакциналаштыруга керешербез дип өметләнәм», - диде ул, пәнҗешәмбе көнне «Россия чакыра!» форумында. «Бу вакцинаны алган беренче партнерыбыз - Белоруссия», - дип өстәде Президент.

Ташландык котельныйда хатын-кызны көчләгән Казан кешесен тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ташландык котельныйда кыз кешене көчләгән өчен ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Полициягә Казанда яшәүче 20 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Кыз Зорге урамында аның артыннан билгесез кеше килүен, бугазына пычак терәп, янап, ташландык котельныйга алып китүен һәм көчләвен сөйләп биргән. Полицейскийлар фаразланган җинаятьченең эзенә төшә. Читать дальше...

Путин: Россиядә гомум илкүләм изоляция кертелмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында яңа тоталь чикләү чаралары кертергә уйламыйлар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия чакыра» инвестиция форумының пленар утырышында белдерде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә. «Без ничек эшләргә кирәклеген төгәл аңлыйбыз, шуңа күрә тоталь чикләү чараларын кертүне, икътисад, бизнес эше тулысынча туктатылган гомум илкүләм локдаунны гамәлгә ашырырга планлаштырмыйбыз», — диде Путин. Аның сүзләренчә, объективлык кирәк булган очракта... Читать дальше...

Майя Ломидзе: Татарстан туристлык өлкәсен пандемиядә ял көне турлары коткарды

Tatar-inform.tatar 

(Мәскәү, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан коронавирус пандемиясе кызган чорда туризм өлкәсе предприятиеләренә ярдәм итү өчен үзенең һәм шактый нәтиҗәле чыгу юлын тапты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте. «Коронавирус пандемиясеннән бөтен төбәкләр зыян күрде, туристлар агымын Россиянең көньягы гына саклап кала алды, бу диңгез янындагы территория. Әмма Татарстан яхшы чыгу юлын тапты. Читать дальше...

Татарстанда быел экологиягә зыян салу очраклары кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тугыз ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда экологиягә зыян салу очраклары узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда кимегән. Бу турыда республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте. 2019 елның өч кварталында табигатьне саклау өлкәсендә 24 җинаять эше кузгатылган булса, быел андый җәзага тарту очраклары 16 булган. Министр моның сәбәбен оешмаларның һәм... Читать дальше...

Түбән Камада тоткарланган яшүсмер турында тулырак мәгълүмат билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада тоткарлаганда видеога эләккән яшүсмер турында мәгълүмат билгеле булды. Аны «Татар-информ»га әлеге очрак белән таныш шаһит сөйләде. Сентябрь аенда Түбән Камада яшәүче 12 яшьлек үсмерне суд карары буенча Казанда Балигъ булмаган җинаятьчеләрне тоту үзәгенә урнаштырырга җыеналар. Чыганак мәгълүматлары буенча, күпмедер вакыттан соң аңа коронавируска тест ясаганнар, ул уңай булып чыккан. Шуңа бәйле рәвештә аны Казанның Балалар хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә җибәрәләр... Читать дальше...

Казанда юл чатында өч такси автомобиле бәрелешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казанда юл чатында өч такси автомобиле бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Авария Достоевский һәм Зинин урамнары кисешкән урында булган. «Татар-информ»га әлеге мәгълүматны Шәһәр автоинспекциясендә расладылар. Көндез сәгать икенче яртыда «Киа Рио» һәм ике «Лада» — «Ларгус» һәм «Грант» машиналары бәрелешкән. «Киа» машинасын йөртүче Ершов ягыннан Зинин урамы буйлап бара торган булган. Ул дистанцияне үтәмәгән һәм юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуда гаепле булган»... Читать дальше...

Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 29 октябрьдә, авыруга каршы 35 көнлек көрәштән соң, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин пневмония һәм COVID-19 китереп чыгарган өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булган. Бу хакта «Башинформа»га Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткән. Республика башлыгы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Өлфәт Мансур улы Мостафин 1959 елның 4 маенда Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында туа. Уфа җиңел промышленность техникумын... Читать дальше...

Татарстанда Сovid-19лы пациентларны дәвалаучы табибларга күпме акча түләнүе билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус белән авырган пациентларга ярдәм күрсәтүче табибларга барлыгы 3,1 млрд сум акча түләнгән. Бу хакта ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова Дәүләт Советының уналтынчы утырышында хәбәр итте. «Быел территориаль фонд аша стимуллаштыру түләүләре булмады. Ләкин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 10,5 меңгә якын медицина хезмәткәре барлыгы 3 млрд 100 млн сум акча алган», — диде Алсу Мифтахова. Читать дальше...

Казанда ир-ат арест салынган машинасын алу өчен 250 мең сум бурычын түли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казан кешесе «Джип» машинасына арест салынганнан соң, штраф һәм салымнар буенча җыелган 250 мең сум бурычын түләгән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте. 38 яшьлек ир-ат ЮХИДИ штрафларын һәм салымнарын түләүдән качкан. Приставларның ир-атның бурычларын түләттерү турында 15 акты бар. Казан кешесен административ җаваплылыкка тартканнар... Читать дальше...

Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында себер татары утары тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында себер татары утары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы ның матбугат хезмәте хәбәр итә. Үләнкүл авылында яшәүчеләр, урта мәктәп укучылары һәм оештыру комитеты әгъзалары себер татары утары территориясендә һәм йортта өмә үткәрде. Себер татары утарының онлайн-презентациясе 2020 елның 7 ноябренә билгеләнгән. Үләнкүл башка авыллардан, район үзәгеннән, Омск, Казан һ.б. шәһәрләрдән кунаклар кабул итә алмаячак. Пандемия... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт ко дню адыгского флага привлек молодежь Черкесска





Персональные новости
Алексей Сёмин

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Халыклар бердәмлеге көнендә Мәскәү татарлары ветераннар өчен телекүпер уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган унынчы халыкара акциясе узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәскәү вакыты белән көндезге уникедә телекүпергә дөньяның 12 географик субъектыннан, шул исәптән АКШ, Казахстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре дә кушылачак. Россиядән 9 шәһәр: Уфа, Казан, Ялта, Мәскәү, Пушкино, Чабаксар, Владивосток, Көньяк-Сахалин һәм Нижневартовск була. Читать дальше...

Салымнарны вакытында түләп баручыларга дәүләт хезмәтләре күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда салымнар буенча бурычлары булмаганнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтеләчәк. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советының уналтынчы утырышында кабул ителде. «Закон проекты нигезендә салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта, аерым категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк», — диде хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Шул рәвешле, закон проекты бурычлары... Читать дальше...

Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен төзекләндерүгә 35 млн сум акча планлаштырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен төзекләндерүгә 35 млн сум акча тотылачак. Бу хакта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының уналтынчы утырышында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. «Республика җитәкчелеге, Татарстан Хөкүмәте Владимир Ильич Ленинга һәйкәлне төзекләндерү турында карар кылды. Ремонтка 35 млн сум акча планлаштырылган. Хәзер бюстны, фундаментын торгызу эше үткәрелә», — диде парламент рәисе.   «Без аны... Читать дальше...

Самара өлкәсендә «Хәләл» стандарты буенча комитет төзелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе Диния нәзарәте каршында хәләл продукция җитештерүне һәм сатуны контрольдә тоту өчен «Хәләл» стандарты комитеты оештырылды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә. Комитет теркәлгән, үзенең билгесе һәм нигезләмәсе бар. Нигезләмәдә «хәләл» продуктлар җитештергәндә кулланыла торган чималга таләпләр күрсәтелгән. Шулай ук персоналга, җитештерү биналарына, транспорт чараларына, эш коралларына, махсус киемнәргә, төргәкләүгә һәм маркировкага карата таләпләр... Читать дальше...

Татарстан «Иң күп укый торган төбәк» бәйгесе лауреаты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия китап берлеге Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы ярдәмендә 2020 елда Россия Федерациясе субъектлары арасында «Россиянең әдәби флагманы» исеменә үткәргән «Иң күп укый торган төбәк» бәйгесе лауреаты булды. Бу хакта конкурсның оештыру комитеты хәбәр итә. «Жюри һәм бәйгене оештыручылар карары белән Татарстан Республикасы илнең иң яхшы төбәкләре арасына керде һәм өч лауреатның берсе булды», - диелә хәбәрдә. Лауреат исемнәренә шулай ук... Читать дальше...

Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумын арттырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Пенсиягә федераль социаль өстәмә акчаның күләмен билгеләү өчен, Татарстанда 2021 елга пенсионерларның яшәү минимумын билгеләү турында закон проекты каралды. Яшәү минимумы күрсәткече 8 мең 423 сумга кадәр җиткерелгән. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советының уналтынчы утырышында кабул ителде. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен 8 мең 232 сум итеп билгеләү... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Педагогов Калмыкии приглашают принять участие в Форуме классных руководителей


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Филипп Киркоров

Киркоров оштрафован на 6 тыс. рублей за неуплату другого штрафа



Москва

Череповецкий проект стал лауреатом Международного профессионального конкурса НОПРИЗ на лучший проект – 2023

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net