123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 10.10.2020

Азнакайның Җиңү волонтерлары республика бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 10 октябрь, «Татар-информ», « Маяк »). ​​​​​​​«Проект лидерлары» номинациясендә Азнакайның 7 нче урта мәктәбе җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты. Анда «Җиңү адымнары» проектына йомгак ясалды, әлеге кысаларда үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм волонтерлык хәрәкәте активстлары бүләкләнде. «Проект лидерлары» номинациясендә Азнакайның 7нче урта мәктәбе җиңү яулады. Читать дальше...

«Нефтехимик» илленче тапкыр «Ак Барс» белән уйнады, исәп - 3:2

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Кама шәһәрендә «Нефтехим-Арена» боз сараенда «Нефтехимик» һәм «Ак Барс» арасында илленчесе уен булды, шул уңайдан ике команда хоккейчыларының да киемнәренә ТАССР билгесе өстәлде. Җиңүне Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы яулады. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 3:2 исәбе белән төгәлләнде. «Ак Барс»ның баш тренер вазифасын узган уендагыча Югары хоккей лигасының «Барс» командасы тренеры Сергей Душкин үтәде. Беренче периодта алкалар кермәде. Читать дальше...

Аксубайда «Хәтер бакчасы»нда агачлар утырту дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 10 июль, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нигез салынган «Хәтер бакчасы»нда агачлар утырту дәвам итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Яңа микрорайонга волонтерлар — районның хезмәт коллективлары вәкилләре килде. Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин, утырту технологиясен аңлатып, алар белән кыска инструктаж үткәрде. Бакча быел яз ачылды, әмма барлык үсентеләр дә тамыр алып үсеп китмәгән, алар урынына яңаларын утырттылар. Читать дальше...



Түбән Камада җәмәгать транспортында битлек режимы тикшерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама транспорт бүлеге ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать транспортында битлек режимын бозучыларны ачыклау буенча профилактик рейд үткәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. 47 автобусны тикшергәннәр. Пассажирларның күбесе саклык чараларын үтәгән, әмма кагыйдәләрне үтәмәүчеләр дә булган. «Мондый тикшерүләрнең максаты — җәзага тарту түгел, ә халыкка куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеген аңлату», — диләр транспорт бүлегендә.

Чаллыда товар поезды тимер юл янында утырган хатын-кызны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда товар поезды тимер юл янында утырган хатын-кызны бәрдергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген Чаллы-Тихоново тимер юлының 183нче чакрымында товар поезды локомативы тимер юл янында утырган хатын-кызны эләктереп алып киткән. Зыян күрүченең умытка баганасы һәм боты сынган, шулай ук башы имгәнгән, аны аңсыз килеш хастаханәгә китергәннәр. Читать дальше...

Кызылы йөрәкне ныгытса, сарысы кәефне күтәрә — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Төсләр терапиясе альтернатив медицинаның иң популяр юнәлеше булып тора. Төсләр ярдәмендә дәвалану борынгы заманнардан ук кулланылган. Мисыр, Һиндстан һәм Кытайда төсләр терапиясе, бер фән булып, 1877 елда ук үсеш алган. Белгечләр, төсләр авыруны тулысынча тернәкләндерә, эмоциональ халәтне тулысынча дәвалый, ди. Әмма төсләр файда китерсен өчен, кеше төсләрне тирәннән кабул итә. Без күп вакытта киемне тән төсенә, күзләргә, чәчләргә туры китереп сайлыйбыз. Читать дальше...

Муса Җәлилнең оныкчыкларына музыкаль ген бабаларыннан күчкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлилнең оныклары, оныкчыкларына музыкаль ген бабаларыннан күчкән. Бу хакта Резеда Сәлаховага биргән интервьюсында Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова сөйләгән. Ул Муса Җәлилнең оныгы Таня, оныкчыклары Михаил һәм Лиза музыкантлар булуын әйтте. «Әти дә музыкаль кеше булган. Ул мандолинада, фортепианода да яхшы уйный иде. Музыканы бик ярата иде. Минем музыка юнәлешендә укуымны теләде. Фронттан да: „Чулпанга кечкенә фортепиано карадым“ дип язган булган әнигә», — диде. Читать дальше...

Татарстанда явым-төшем көтелми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»).  Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һава температурасы +2...+7 градус, көндез +13...+18 градус булачак.



Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 1975 елда туган ир-ат пневмония белән Чистай үзәк район хастаханәсе базасындагы вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән. Пациентның хроник авырулары аркасында хәле начарланган. «Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган», — диелгән республика ведомствосы хәбәрендә. Ә 1962 елда... Читать дальше...

Васильево бистәсендә янгында өч кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Васильево бистәсендә янгында өч кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген, 12.24 сәгатьтә Васильево бистәсенең Яңа урамында йорт януы турында хәбәр килгән. 15нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән янгын йортны ялмап алган булган. 13.03 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Беренче ир-атның мәете... Читать дальше...

Галимнәр коронавирусның яңа билгеләрен ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе билгеләре мускуллар авырту, нык арыганлык һәм аякларда кабарчыклар булырга мөмкин. Бу хакта Daily Mail газетасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Британия галимнәренең гадәттән тыш хәлләр буенча фәнни консультатив төркем (SAGE) өчен бастырылган докладында язылганча, Covid-19 билгеләре күп очракта яшькә һәм зарарланган организмның үзенчәлекләренә бәйле. Әлегә бу өч билгене коронавирус инфекциясе индикаторлары исемлегенә кертмәячәкләр... Читать дальше...

Муса Җәлилнең кызы: Әти кайгыртсыннар дип, кайчак авырып алырга ярата иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Резеда Сәлаховага биргән интервьюда әтисе турында хатирәләре белән уртаклашкан. «Әти кайгыртсыннар дип, кайчак „авыртып“ алырга ярата иде», — дип сөйләгән. «Әни сөйләвенчә, әти физик яктан көчле һәм сәламәт кеше булган. Иртән ул гантельлар белән шөгыльләнә, чаңгыда шуарга ярата иде. Кайчак авыртырга ярата иде, аның кайгыртучанлыкны тоясы килгән. Әни аны гел кайгыртып яшәде. Әти градусник белән горшокта утыруын күрсәтеп... Читать дальше...

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты дистанцион укуга күчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) дүшәмбедән дистанцион укуга күчә. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Сезонлы авыруларның кискенләшүе белән бәйле санитар-эпидемиологик хәлнең акрынлап начараюына, шулай ук Covid-2019 буенча вазгыятьнең катлаулануы белән бәйле рәвештә 2020 елның 12 октябрендә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты  уку форматын өлешчә үзгәртә», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Казанда район басмалары өчен мастер-класс үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Контентны нәтиҗәле үстерү» дип аталган команда сессиясе үткәрелде. Анда республиканың район газеталары вәкилләре, шулай ук «Ревдинский рабочий» газетасының баш мөхәррире Евгений Зиновьев һәм «Феномен» медиа-төркеме» ҖЧҖ директоры Сергей Мешавкин катнашты. «Башта без шикләндек, ләкин соңыннан Казанда район газеталары өчен сюрприз үткәрергә булдык. Безнең заманда газета чыгару — каһарманлык. Шуңа да карамастан... Читать дальше...

Казанда ярминкәгә килүчеләрне пылау белән сыйлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»).  Бүген Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Республика районнары фермерлары һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре продуктлар һәм товарлар алып килде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртән иртүк Казанның Яңа Савин районы мәйданчыгында Татарстан Премьер-министр — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  булды.  Ассортимент бай иде... Читать дальше...

Чулпан Җәлилова: Балачакта минем өчен төп кеше әни түгел, әти иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Резеда Сәлаховага биргән интервьюда балачагында әтисе белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән.  «Балачакта минем өчен төп кеше әни түгел, әти иде», — дигән ул. «Әти минем белән күп шөгыльләнде, әкиятләр дә уйлап чыгара иде, Казансуда көймәдә дә йөртте, үзе белән эшенә дә ала иде. Аның күн креслосын хәтерлим. Мин сабыр, тыныч бала булганмын, көтеп утыра идем. Ул киңәшмәләрдән чыккач, әти инде „минеке“ иде. Читать дальше...

Әлмәттә кечкенә улы балконда бикләп калдырган хатын-кызны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә 1,6 яшьлек улы балконда бикләп калдырган хатын-кызны коткарганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Заслонов урамында 1,6 яшьлек малай әнисен балконга ябып куюы турында хәбәр килгән. Хатын-кыз үзе чыга алмаган, ә малай елаган. Коткаручылар ишекне ачып, хатын-кызны чыгарганнар. Ана белән бала зыян күрмәгән.

Чулпан Җәлилова әнисе Әминәгә нинди сыйфатлар хас булганын сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым эшчән, кыю ханым булган. Бу хакта Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Резеда Сәлаховага биргән интервьюсында сөйләгән. Муса Җәлил булачак хатыны белән 1935 елда танышкан. «Әни бик чибәр иде, алар 1936 елда өйләнешәләр. Әти әнине бик яратканын беләм. Әни аңа гел тугры булды. Яшьли тол калуына карамастан, аның тагын кияүгә чыгу уенда да юк иде. Әти турында якты хәтер саклады. „Бу әтиегезнең кашыгы, әтиегезнең чокыры... Читать дальше...

Табиблар коронавирус белән авыручыларның миендә Covid-19 эзләрен ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Табиблар коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрнең яртысыннан күбрәгенең баш миендә коронавирус эзләрен тапкан. Бу хакта The Lancet журналына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.  Тикшерүне Гамбургның университет клиникасы — Эппендорф белгечләре үткәргән. Мәгълүмат алу өчен алар Covid-19 инфекциясеннән үлгән 51яшьтән алып 94 яшьлек 43 пациентның мәетен тикшергән. Аларның мәгълүматлары буенча, тикшерелгән мәетләрнең 53 процентының баш миендә вирус эзләре табылган. Читать дальше...


Музыкальные новости
Shaman

Shaman направит деньги от концерта в Ессентуках пострадавшим в "Крокусе"





Персональные новости
Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)





Уфада Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институты ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Уфада Кәрим Хәкимов исемендәге Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институты ачылачак. Бу хакта Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйткән сүзләргә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә. «Быел республика күренекле совет дипломаты Кәрим Хәкимовның 130 еллыгын бәйрәм итә. Без Башкортстан дәүләт университеты базасында Кәрим Хәкимов исемендәге Халык мөнәсәбәтләре һәм көнчыгышны өйрәнү институты ачарга карар кылдык. Читать дальше...

Айгөл Бариева: Бишенче балалар музыка мәктәбендә белем алмасам, җырчы булмас идем

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Казан шәһәрендәге 5нче балалар музыка мәктәбенең 75 еллык юбилее билгеләп үтелде. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева әлеге мәктәптә укымаса, «мөгаен, җырчы да булмас идем», — дип белдерде. Кичәдә «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты. «Балалар музыка мәктәбендә укымасам, җырчы булыр идем микән, дигән сорау туа. Юк, дип җаваплыйм. Мәктәптә мин иҗади фикер йөртергә өйрәндем. Монда исә яраткан укытучыларымның хезмәте зур. 1980... Читать дальше...

Татарстанда тагын 35 кеше Covid-19 йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясенең яңа 35 очрагы теркәлгән. Аның берсе читтән кертелгән, калганнары — авырулар белән элемтәдә булучылар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. «Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 31 көше өйләрендә дәваланачак», — дип сөйләделәр ведомствода.         Иң күп авыручылар 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (17 кеше) керә. Икенче урында 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр (9 кеше)... Читать дальше...

Татарстанда торак тапшыру планын 72 процентка үтәгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда торак төзелеше программасы буенча 2 млн 137 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды, бу планлаштырылган күләмнең 72 процентын һәм 2019 елгы күрсәткечләрнең 18 процентын тәшкил итә. Республиканың Биектау һәм Тукай районнарында план тулысынча үтәлгән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы ике атнада республикада 126,4 мең метр торак тапшырылган. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш... Читать дальше...

Миңнеханов: Оешмаларда ковидка каршы чаралар үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, хокук тәртибе органнарына, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә (Роспотребнадзор) мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә ковидка каршы чаралар үткәрүгә контрольне көчәйтергә кушты. Ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Россиядә эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен кире кайтарырга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләүне яңартырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Проект Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе тарафыннан эшләнгән. Хәзерге вакытта документ Россия Министрлар Кабинетына карауга тапшырылган.  Дәүләт Думасында фракция башлыгының беренче урынбасары Андрей Исаев сүзләренчә, бу мәсьәлә Пенсия фонды һәм Россия Хезмәт министрлыгы белән тикшерелгән. «Без бу уңайдан Хөкүмәткә үз тәкъдимнәребезне тапшырдык. Хәзер безнең тәкъдимнәргә җавап көтәбез»... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Янник Синнер

Янник Синнер поделился впечатлениями от общения с игроками сборной Италии по футболу


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин удивился третьему месту Санкт-Петербурга в туристическом рейтинге


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Олег Митяев

Олег Митяев отменил концерты в Тюмени и Тобольске



Москва

Бизнесвумен Оксана Самойлова опубликовала фото своей гардеробной

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net