123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 09.10.2020

Бөгелмәдә яңа театр сезоны ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бүген Бөгелмәдә 86нчы театр сезоны ачылды. Театрда Covid-19 инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык чаралар да күрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итте. Алексей Баталов исемендәге драма театры тамашачылар өчен ике премьера әзерләде. Октябрь аенда бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары «Хуш, конферансье» спектакль-концертын һәм «Уңыш бәйрәме» драмасын карый алалар. Театр хезмәткәрләре «Covid-19» таралу куркынычын чикләү өчен барысын да эшли: спектакльләргә... Читать дальше...

Халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Бәдретдинов: Баянның дәрәҗәсен арттырасым килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халыкара конкурслар лауреаты Динар Бәдретдиновның 35 яшьлек юбилеена багышланган концерт уза. Ул баян уен коралының дәрәҗәсен күтәрергә теләве турында «Татар-информ» хәбәрчесенә кичә барышында сөйләде. «Концертларда җырчылар беренче планга чыгып баса, баянчылар артта тора. Баянчыларның күбесе сольный концертлар да бирми. Баян уен коралын еш кына „икенче сорт“ дип кенә карыйлар. Аның дәрәҗәсен күтәрәсем килә.... Читать дальше...

Татарстан табибы балаларның ерактан начар күрүен кисәтү өчен киңәшләр бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Балага 1 ай булганда офтальмолог карарга тиеш. Яңа туган баланың күрү сәләте бик түбән, 6-7 яшькә ул 100 процентка җитә. Офтальмолог күрү сәләте яхшы формалашуга инанырга тиеш. Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең табиб-офтальмологы Елена Жилинских ерактан начар күрүне кисәтү буенча киңәшләр әзерләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Киләсе тикшерү 1 яшьтә үтә. Бу яшьтә табиб күзнең оптикасында аномалияләр эзли: якыннан, ерактан күрү яки астигматизм. Читать дальше...



Яңа Чишмә районында көнбагыш җыйганда комбайнга ут капкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Яңа Чишмә районында көнбагыш җыю вакытында комбайн янган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Класс-Лексион» комбайны Ерыклы авылы янындагы кырда көнбагыш җыйган. Бер мизгелдә аның двигателе яна башлый. Теннәр һәм агрегатлар төзек булмау сәбәпле, янгын килеп чыга. Янгын сүндерүчеләр утны өч минут эчендә сүндергән. Комбайнның йөртүчесе зыян күрмәгән.

Казан марафоны вакытында берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Казан марафонын әзерләү һәм уздыру вакытында Татарстан башкаласында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк һәм кайбер автобусларның һәм троллейбусларның хәрәкәт схемалары үзгәртеләчәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Транспорт хәрәкәте өчен шәһәр үзәгендәге түбәндәге юл участоклары ябыла: Кремль яр буе, Уң як Болак һәм Сул як Болак, Чернышевский, Сәетгалиев, Сәлимҗанов һәм башкалар, шулай ук «Үзәк» һәм «Ак Барс Арена» стадионнары янындагы территория, Кремль дамбасы һәм Миллениум күпере. Читать дальше...

Буадагы бер хуҗалыкта меңнән артык каз һәм үрдәкне яндырганнар — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан », Дилбәр Гарифуллина). Буа районының Карлы авылында фермер Мөдәррис Хәйруллов хуҗалыгында кош гриппы ачыкланган. Меңнән артык каз һәм үрдәген яндырырга туры килгән. Фермер җәй башында мең дә туксан дүрт баш каз бибие алып үстергән. 27 сентябрьдә Чувашиядән 126 үрдәк тә сатып ала. Берничә көннән үрдәкләре үлә, соңрак казлары да кырыла башлый. Шуннан фермер ветеринарларга мөрәҗәгать итә. Буа ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Әхмәтов «ШК» га хәбәр иткәнчә, 21 көнгә карантин игълан ителгән. Читать дальше...

Казан Фәнни үзәге директоры Татарстанда академик фән үзәге төзергә кирәк дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан Фәнни үзәге директоры Олег Синяшин Татарстанда заманча академик фән үзәге төзергә кирәк дип саный. Россия Фәннәр академиясе академигы Олег Синяшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан шундый үзәк төзүне сорады. Бу турыда ул Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәгенең 75 еллыгын бәйрәм итү тантанасында әйтте. «Рөстәм Нургалиевич, соңгы ун елда, күп очракта сезнең инициатива буенча, Татарстанда зур инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылды. Читать дальше...

Иннополиста пилотсыз «КАМАЗ» машинасын йөртеп күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Иннополис университеты автоном транспорт системалары лабораториясе белгечләре пилотсыз «КАМАЗ»ны йөртеп, тест ясадылар. Видеоязма югары уку йортының Instagram челтәрендәге сәхифәсендә чыкты. Пилотсыз йөк машинасы шәһәрнең асфальтланган урамнары буйлап та, аның тирәсендәге грунт юллары буйлап та хәрәкәт итә. Машина рулендә беркем дә юк, күзәтүче уң якта утыра. Университетның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пилотсыз йөк машинасы «юлсыз урыннар буйлап төгәл карталарсыз хәрәкәт итә ала... Читать дальше...



Башкортстанда драматурглар өчен россиякүләм семинар оештыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Драматургия һәм режиссура үзәге драматургия семинарына гаризалар кабул итә. Семинар быел ноябрь–декабрь айларында Уфада узачак. Семинарга Россиядә яшәүче драматургларның һәм авторларның эшләре кабул ителә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.  Семинарда драматурглар, театр белгечләре, режиссерлар пьесалар буенча фикер алыша. Авторлар аралаша, ә режиссерлар пьесалар нигезендә булачак спектакльләрнең эскизларын ясый ала. Анда шулай ук мастер-класслар... Читать дальше...

Дмитрий Песков коронавирус белән авыручылар саны арту турында фикерен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артса, яңа чаралар кирәк булуы ихтимал. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков әйтте. «Төгәл ниндиләрен икәнен хәзер әйтә алмыйм», — диде Песков. Үткән тәүлек эчендә Россиядә 12 126 яңа очрак теркәлгән. Бу май аендагы үсештән дә күбрәк. Гомуми сан 1 272 238 кешегә кадәр җитте, 22 меңнән артык кеше үлде. Миллионнан артык авыручы терелде. Моңа кадәр, «Татар-информ» алдагы 2-3 атнада коронавирус очраклары тәүлек саен артачак... Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда 19 градус җылы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 октябрьдә, Татарстан территориясендә коры һәм җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан-болытлы һава көтелә. Явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Төбәктә төнлә һава температурасы +3..+8 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +14, +19 градуска кадәр җылыначак.

Түбән Камада рульдә барганда хәле киткән яшь кызга юл инспекторлары ярдәм иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре янында рульдә барганда хәле начараеп киткән яшь кызга юл-патруль хезмәте инспекторлары ярдәм иткән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре — полиция лейтенанты Илгиз Зарипов һәм полициянең кече лейтенанты Максим Романов трасса янында авария уты яндырылган «Лада» машинасын күргән. Эшнең нәрсәдә икәнен белү өчен, алар машина янына килгән. Хатын-кыз юл-патруль хезмәте инспекторларына иртән, өенә кайтып барганда, хәле китүен сөйләгән. Читать дальше...

Пензада «Татарочка-мишәрочка-2020» фотобәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе «Татарочка-мишәрочка-2020» (#Татарочкамишарочка2020) фотоконкурсына йомгак ясады. Бу хакта Бөтен дөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Татарочка-мишәрочка-2020» фотоконкурсында Неля Канеева җиңгән. Җиңүчегә Алсу Мусавировадан дизайнер алкалары бүләк ителгән. Икенче урында — Няркяс Темербулатова. Аңа Алими Шәмсетдиновадан зур матур авторлык курчагын биргәннәр. Пенза остасыннан сувенирлар Әлфия Кадеркевага... Читать дальше...

Галимнәр дөньяда яңа пандемия башлануын фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Антибиотикларны контрольсез эчү һәм коронавирус пандемиясе дөньяны супербактерияләр таралу белән бәйле яңа глобаль авыруга этәрә. Бу хакта РИА Новости Science Alert басмасына сылтама белән хәбәр итә. Америка галимнәре бөтен дөнья буйлап ел саен якынча 700 мең кеше бактерияләрнең аеруча тотрыклы төрләренең корбаннарына әверелә дип ачыклаганнар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, 2050 елга зарарлы микроорганизмнар белән йогышланган кешеләр саны 10 миллионга җитәргә мөмкин. Читать дальше...

Татарстанда урманчылар утырган машина әйләнеп капланган, биш кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районында трассада урман хуҗалыгы эшчеләре утырган машина әйләнеп капланган, биш кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте. Юл-транспорт фаҗигасе М7 трассасында булган. «УАЗ» йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл читенә төшеп киткән. Шаһитлар әйтүенчә, машинада җиде кеше булган, бишесе имгәнгән. «Ашыгыч ярдәм машинасы, зыян күргән кешеләрнең кайберләрен хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде шаһитлар.

Рөстәм Миңнеханов Казан Фәнни үзәген 75 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәге республиканың алдынгы предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итеп, «фәнни-мәгариф циркуляр икътисад үзәген төзүдә актив катнашачак», дип ышаныч белдерде. Бу хакта ул Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәгенең 75 еллыгына багышланган тантаналы чарада әйтте. «Яңа фәнни-мәгариф үзәгенең эше циркуляр икътисад принциплары буенча Татарстанны... Читать дальше...

«Яңарыш» газетасының 30 еллыгы уңаеннан Себер-татар мәдәният үзәгендә бәйрәм булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәният үзәгендә «Яңарыш» өлкә газетасының 30 еллык юбилеен зурлап үткәргәннәр. Бәйрәм чарасында Тубыл шәһәрендә һәм районда яшәп иҗат итүче газетаның хәбәрчеләре, дуслары, укучылары катнашкан. Бу турыда « Яңарыш » газетасының сайтында язылган. Газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова «Яңарыш» ның 30 еллыгына багышланган тапшыру тәкъдим иткән. Видео аша беренче мөхәррир Азат Сәгыйтов, төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеев... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Дәүләт Думасында киң вәкиллекне саклап калырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән, гомумән, республикадан, киң вәкиллекне сакларга ниятли. Бу турыда бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Россия парламентының түбән палатасы депутатларын сайлау буенча булачак сайлау кампаниясен шәрехләгәндә әйтте. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта... Читать дальше...

Татарстанда автомәктәпләр рейтингын төзегәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Автомәктәпләр федерациясе 2020 елның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы һәм иң начар мәктәпләре рейтингларын төзеде. Исемлекләр оешманың рәсми сайтында чыкты. Иң яхшы автомәктәпләр рейтингында экспертлар Дәүләт автоинспекциясенә имтиханнарны беренче тапкырдан ук тапшырган автомәктәпләрне ачыклаган. Исемлектә беренче булып Кама Тамагында «Багира» автомәктәбе тора. Беренче тапкырдан «теорияне» бу мәктәп укучыларының 74 проценты тапшырган... Читать дальше...


Музыкальные новости
Булат Окуджава

К 100-летию Булата Окуджавы драмтеатр подарит зрителям спектакль - Иркутская область. Официальный портал





Персональные новости
Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)





Павлова Казанда авыр холыклы яшүсмерләр белән эшләү өчен бина табарга ярдәм итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Балалар спорты» партия проектының төбәк координаторы Ольга Павлова авыр холыклы балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче «Республика Шкид» ассоциациясенә Казанда бушлай бина табарга ярдәм итте. «Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичевага рәхмәт белдерәсем килә. „Республика Шкид“ оешмасының эшчәнлеге бик мөһим дип саныйм. Тормышта төрле хәлләр була... Читать дальше...

Ханты-Мансийск делегациясе «Татмедиа» медиамәктәбе эше принциплары белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Ханты-Мансийск автономияле округы — Югра делегациясе губернаторның беренче урынбасары Алексей Шипилов җитәкчелегендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте эшендәге үзгәрешләр белән танышты. Аерым алганда, кунакларга быел оештырылган медиамәктәп турында сөйләделәр. Ханты-Мансийск автономияле округы делегатларын Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков... Читать дальше...

Раил Садриев татар театры артистына мактаулы исем алудагы каршылыклар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Раил Садриев театр артистларына мактаулы исемнәр бирелү тәртипләрен тәнкыйтьләде. Бу хакта ул театрның Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте. “Мактаулы исем алу өчен татар артистлары алдына катлаулы барьерлар куелган. Театр артистына 10 ел эшләгәч кенә исем бирелә ала. Артистка мактаулы исемне таланты ачылган яшь чагында бирергә кирәк. Югыйсә, безнең артистлар 60 еллыкка гына исемле була ала”, - диде ул. “Безнең Гөлзада Камаретдинова 10 ел эшләгәч алды... Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстан машина төзүчеләре ил икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан машина төзүчеләре икътисад үсешенә һәм илнең оборона куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган чарада әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантаналы чара башланыр алдыннан Татарстан Президенты республика предприятиеләренең машина төзелеше продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны сәламләде һәм бүген... Читать дальше...

«ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» иң яхшы предприятиеләр дип танылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр «ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» кебек сәнәгать предприятиеләрне иң яхшылар рәтенә кертә. 2020 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларның лояльлеге рейтингын «Промрейтинг» агентлыгы төзеде. Быел рейтингның беренче һәм икенче урынын биләгән компанияләрнең хәле үзгәрмәгән. Өченче урынны исә «Эссен» предприятисен артта калдырып, «Соллерс-Алабуга» заводы алды. Соңгысы тугызынчы урынга төште. Шул ук вакытта республикада яшәүчеләр Ростех... Читать дальше...

Буа театры карантинга кереп халыкара фестивальгә бара алмый калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры артислары авырып китү аркасынңа халыкара фестивальгә бара алмыйча калган. Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев һәм театр артистлары “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә бүгенге шартлардагы театр тормышы һәм гастрольләр турында сөйләделәр. “Без “Артмиграция” фестиваленә дә бара алмыйча калдык. Билетлар алынган, программа төзелгән, багаж да төялгән иде. Әмма авырып карантинга кердек. Мин җитәкче буларак, коллективны алып чыгып китмәдем. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об эффективности программ по формированию здорового образа жизни  


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Александрова проиграла Жабер в первом круге турнира WTA в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

На окружном полуфинале конкурса «Это у нас семейное» Калмыкию представляют четыре семьи


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Виктор Тепляков

Депутат ЗСК Виктор Тепляков принял участие в заседании регионального совета проекта «Чистая страна»



Москва

Музей Победы проведет всероссийскую смену для школьников в ВДЦ «Орленок»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net