123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 13.10.2020

«Хозур ТВ» каналы Ислам турында Күвәйт сериалларын күрсәтә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы реклама һәм фильмнар төшерә торган «Әл-МАХА» (Күвәйт) халыкара компаниясе белән телевизион сериалларны күрсәтүгә хокукларны бирү турында килешү төзеде. Хәзер тамашачылар Ислам турында матур һәм сыйфатлы күп серияле тарихи фильмнар карый алачак. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Халид бин Вәлид» : пәйгамбәребез Мөхәммәднең бөек сәхәбәсе һәм үзенең барлык сугышларында җиңү яулаган гаскәри турында автобиографик сериал. Читать дальше...

Виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Танылган баянчы Айнур Фатыйхов вафат. Айнур Фатыйховның гомере фаҗигале өзелгән. Аңа 37 яшь булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. «Музыкантның үлемен Башкортстан Мәдәният министрлыгы раслады. Хәзерге вакытта үлем сәбәпләре ачыклана. Фатыйховлар гаиләсе хастаханәдә дәвалана», — дип яза «Башинформ». Коллегалары хәбәр итүенчә, Башкортстанда Республика көне алдыннан Айнур Ришат Төхвәтуллин белән бергә чыгыш ясаган булган. Айнур Фатыйхов татар һәм башкорт эстрадасының күренекле музыканты... Читать дальше...

1 ноябрьдә Казаннан Истанбулга авиарейслар ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 1 ноябрьдән Истанбулга Казаннан яңа халыкара рейс ачыла. Очышлар атнага дүрт тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Бу турыда Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итте. Рейсларны Казанның «Победа» лоукостеры башкара. Аларга Истанбул халыкара аэропорты хезмәт күрсәтә. Шулай ук атнага ике тапкыр Казаннан Анталиягә даими рейслар бар. Россиялеләргә Төркиягә 60 көнгә кадәр вакыт аралыгында барып кайту өчен виза рәсмиләштерергә кирәкми. Читать дальше...



«Ак Барс» хоккейчылары азчылыкта да, күпчелектә дә гол керттереп җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбе шәһәренең «Трактор» командасына каршы уйнады. Матч Чиләбе командасы файдасына 3:2 исәбе белән төгәлләнде. Узган ике уенда «Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов катнашмады, бүгенге уенда ул командасы белән бергә булды. Казан командасының 18 яшьлек капкачысы Артур Әхтәмов Континенталь хоккей лигасында беренче тапкыр тулы матч дәвамында бозда булды. Узган уенда... Читать дальше...

Башкортстанда декабрьгә кадәр күмәк чаралар туктатыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыру очраклары арту сәбәпле, Башкортстанда декабрь башына кадәр барлык массакүләм чараларны уздырудан баш тарталар. Бу хакта оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров әйтте. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы яза.   «1 декабрьгә кадәр барлык чараларны да туктатырга яки нормаларны һәм кагыйдәләрне катгый үтәп бик аз кеше катнашында гына уздырырга кирәк», — диде Башкортстан Башлыгы. Шулай итеп, ул Башкорстан Республикасы мәдәният... Читать дальше...

Россия Дәүләт Советын Владимир Путин җитәкләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Дәүләт Советын Россия Президенты җитәкләячәк. Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников бу турыда инде әзерләнгән закон проектына сылтама белән сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. «Әлбәттә, дәүләт башлыгы җитәкчелек итәчәк, тагын кем булсын? Бу аның вәкаләтендә. Логика шундый: ул Конституциядә Президент компетенциясендә. [Вәкаләтләр] санап кителгән урында [ул] Дәүләт Советын формалаштыра» дип язылган», — дип аңлаткан парламентарий. Читать дальше...

Әскар Шәехгали үз заманының Стив Джобсы булган — «Сөембикә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», « Сөембикә », Чулпан Галиәхмәтова). Заманасы өчен зур тоелган ачышлар гасырлар үткән саен, төссезләнә, югала бара. Ярый ла моңа катышы булган исемнәр онытылмаса?! Ә казанышлар өчен бөтенләй башка берәүләр макталса? Талантлы уйлап табучылар исеме еллар диңгезендә югалса?! Тик тарих тәгәрмәче гаделлекне барыбер тантана иттерми калмый. Еллар, дистә еллар үтсә дә. Язмабыз — шундый шәхесләрнең берсе хакында. ХХ гасыр Стив Джобсы  Әскар Гали улы Шәехгали — мәшһүр ата-бабаларыннан мирас булып күчкән акылы... Читать дальше...

Татарстан вәкилләре «Яшь фермер» интеллектуаль уенының финалына чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). «Яшь фермер» интеллектуаль уенының финалистлары арасында Саба районыннан Милена Салихова командасы да бар. Алар жюрига «Ирекле тема» номинациясендә сарымсак үстерү буенча бизнес-план тәкъдим иттеләр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Яшь фермер» интеллектуаль уенын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме... Читать дальше...



«Бабич» фильмы төрки дөнья фестиваленең «Тарихи манзара» бүлегендә күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Режиссер Булат Йосыповның «Беренче республика» тарихи кинокартинасы Төркия дөнья халыкара кинофестивале программасына кергән. «Беренче республика» трилогиясенең беренче фильмы — «Бабич» киносы «Тарихи манзара» бүлегендә күрсәтеләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. 2020 елда Төрки дөнья кинофестивале Истанбулда (Төркия) 21-25 октябрьдә узачак. Ул Төркиянең сәяси һәм хәрби эшлеклесе Бильге Тоньюкуке истәлегенә багышланган. Төркиянең күренекле җәмәгать эшлеклесе... Читать дальше...

Чыгарылыш сыйныфлар БДИга керү өчен йомгаклау иншасы яза торган көн билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга рөхсәт алу өчен 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 2 декабрьдә язачак. 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә 2021 елның 10 февралендә булачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Йомгаклау иншасы язу өчен укучыларга 3 сәгать 55 минут биреләчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен инша яки изложение язу вакыты 1,5 сәгатькә озайтыла. Төп сроктан тыш (2 декабрь) йомгаклау иншасын тапшыру... Читать дальше...

Кайбыч районы хастаханәсендә Covid-19 белән авыручылар өчен вакытлыча госпиталь ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручыларга ярдәм итү өчен Кайбыч районы үзәк хастаханәсендә вакытлыча госпиталь ачу планлаштырыла. Бу хакта Instagram аккаунтында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәбәр итте. «COVID-19 йоктырган авыруларга медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү өчен якын көннәрдә «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә йогышлы авырулар өчен вакытлыча госпиталь эшли башлаячак», — дип хәбәр иткән ул язылучыларына.

Красноярскида беренче тапкыр көзге «Сөмбелә бәйрәме» оештырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»).Красноярск шәһәрендә Высотныйдагы Мәдәни үзәктә «Сөмбелә» татар милли бәйрәме узды. Бу хакта «Красноярск хәбәрләре» сайты язды. «Төбәк тарихында беренче тапкыр көзгә багышланган бәйрәм уздырабыз. Элекке заманнарда аны зурлап уздырганнар. Бүгенге көннең үзенчәлеген исәпкә алып, бәйрәмне зурлап үткәреп булмый. Әмма якташларыбыз бер-берсен бик сагынган, шуңа күрә безнең өчен бу көтеп алынган һәм шатлыклы очрашу», — дип сөйләде «Яр» татар милли-мәдәни автономия рәисе Вәгыйз Фәйзуллин. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Россиядә иң популяр төбәк парламенты башлыклары өчлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сентябрь аенда массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган төбәк парламенты башлыклары рейтингының икенче урынын алды. Бу хакта «Медиалогия» экспертлары үткәргән тикшеренүләрдән билгеле булды. «Сәясәтченең популярлыгы артуга аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе тантанасын уздыруы ярдәм итте», — дип белдерде рейтингны төзүчеләр. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән... Читать дальше...

Россия Герое, Бөгелмәдә туып-үскән космонавт иртәгә икенче тапкыр космоска оча

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 октябрьдә, Россия Герое, Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков «Союз МС-17» корабле командиры буларак, икенче тапкыр космоска очачак. Экипажга шулай ук Россия космонавты Сергей Кудь-Сверчков һәм Америка астронавты Кэтлин Рубинс та кергән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Корабль «Байконур» космодромыннан 8:45 сәгатьтә очып китә. Космонавтлар станциянең эшкә сәләтлелегенә ярдәм итәк, аны җиһазлау эшләрен башкара... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Восход» җитәкчелеге белән мәгълүматлаштыру турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Восход» фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мәгълүматлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек һәм бердәм дәүләт платформасын гамәлгә ашырганда хәл ителә торган мәсьәләләр каралды», — диелә хәбәрдә. «Восход» фәнни-тикшеренү институты — мәгълүмат технологияләре өлкәсендә дәүләтнең мультисервислы партнеры, ул хакимият органнары өчен инновацион ИТ-карарлар ясый... Читать дальше...

«Трансмашхолдинг» «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты булырга җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелеге катнашында узган киңәшмәдә «Трансмашхолдинг» ның «Иннополис» МИЗда пилотсыз технологияләр буенча Компетенцияләр үзәген ачуы әйтелде. «Трансмашхолдинг» АҖ «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алырга җыена. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Хәзерге вакытта „Трансмашхолдинг“ АҖ Иннополис МИЗ резиденты статусын алу буенча эш алып бара», — диде... Читать дальше...

Эчке эшләр министрлыгы: «Сафиуллин» полиция бүлеге җитәкчесе вазифадан читләштерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның «Сафиуллин» полиция бүлеге җитәкчесе вазифасыннан читләштерелде. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Полиция бүлеге җитәкчесе Алексей Ершовка карата хезмәт тикшерүе бара. Аны вазифаларын явыз ниятләрдә файдалануда һәм ришвәт алуда гаеплиләр. «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция бүлеге башлыгын хезмәт вазифаларын үтәүдән читләштерү турында карар кабул итте», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Киләсе елга Казанда тулысынча пилотсыз метро вагоннары йөри башларга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе ел азагына кадәр «Трансмашхолдинг» АҖ Казан метрополитены базасында Россия беренче пилотсыз метро вагоннары эшләтеп җибәрергә әзер. Бу турыда «Трансмашхолдинг» генераль директоры Кирилл Липа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстанда транспортта пилотсыз технологияләр, аерым алганда, Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Читать дальше...

«Звезда Поволжья» газетасы мөхәррире вафат булу сәбәпле, журналистлар кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы «Звезда Поволжья» газетасын гамәлгә куючы, аның мөхәррире Рәшит Әхмәтов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Әхмәтов Рәшит Рәкыйп улы 1954 елның 12 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсенең Арзамас-16 (хәзерге — Саров) шәһәрендә туа. Казан авиация университетын тәмамлый, Казан химия-технология институтында һәм Казан дәүләт университетының социология лабораториясендә эшли. Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Галич

Александр Галич. "Облака". Поёт Антон Духовской.





Персональные новости
Спорт

Югра – победитель Зимних Игр Паралимпийцев «Мы вместе. Спорт» по следж-хоккею





Казан медицина университеты дистанцион укуга күчү турында мәгълүматны кире какты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты дистанцион укуга күчү турында мәгълүматны кире какты. Бу хакта югары уку йортының «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр ителә. «Хөрмәтле коллегалар, кафедраларга 2426 нче боерыкның проекты җибәрелде. Аның эчтәлеге дөрес аңлатылмаган һәм ул кулланылырга тиеш түгел. Стандартның гамәлдәге варианты буенча эшләүне дәвам итәбез», — диелә университетның матбугат хезмәте хәбәрендә. Хәзер югары уку йорты ректоры боерыгы буенча... Читать дальше...

Чаллыда төнлә коляскада табылган кызны Балалар йортына тапшырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 13 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда шимбә төнендә коляскада табылган ике яшьлек кызны Балалар йортына тапшырганнар. Бу хакта «Татар-информ» га хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте. Бу хәл 10 октябрь төнендә, Яңа шәһәрнең 1/15 йорты янында булган. Узып баручы кеше ишегалдында караучысыз калдырылган коляска күреп ала, аның эчендә бала ята. Якын-тирәдә олы кешеләр булмый, шуңа күрә ир-ат полиция чакырта. Табиблар баланы Кама балалар медицинасы үзәгенә алып китә, анда баланың нык туңганын ачыклыйлар. Читать дальше...

Ныгымаган боз өстендә йөрүчеләргә ноябрьдән штраф салачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2020 елның ноябреннән сулыкларда ныгымаган, ягъни җиде сантиметрга җитмәгән боз өстендә йөрүчеләргә штраф салачаклар. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте. «Кешеләрнең ныгымаган бозга керүен тыю максатыннан ноябрьдән муниципаль районнарда махсус патрульләр эшләячәк», — диде Юрий Венедиктов. Су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләре нигезендә... Читать дальше...

Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Кызны Карл Маркс урамында ташландык биналар янында табып алганнар. Яшүсмерне район үзәк хастаханәсенә алып китәләр, әмма берни белән дә ярдәм итә алмыйлар — кыз вафат була. Вакыйга урынына Яшел Үзән прокуроры урынбасары Фәргать Шәйхаттаров чыкты. Гадәттән тыш хәлнең шартлары ачыклана.

Татарстанда ел ахырына кадәр территориаль сайлау комиссияләре составын яңартачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның декабрь ахырына кадәр барлык территориаль сайлау комиссияләре составларын да яңартып бетерәчәкләр. Территориаль сайлау комиссияләре рәисләрен конкурс нигезендә сайлаячаклар. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Киләсе декабрьдәге мөһим вакыйга — территориаль сайлау комиссияләренең яңа составларын оештыру булачак. Үзебезнең сайлау системасын тулысынча диярлек үзгәртәчәкбез. Барлык 65 территориаль сайлау комиссияләрендә сайлаулар узачак... Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә дистанцион уку кертүне планлаштырмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында илдәге мәктәпләрне читтән торып укуга күчерергә җыенмый. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС. «Министрлыкта даими нигездә дистанцион укытуны кертү буенча бернинди планнар да юк. Ә мондый хәбәрләр — социаль киеренкелек китереп чыгару өчен чираттагы провокация омтылышы гына», — дип хәбәр итте матбугат хезмәте. Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә интернетта даими нигездә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Российская теннисистка Калинская покинула WTA-1000 из-за проблем со здоровьем


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошла эковыставка Hydrate The World





Путин в России и мире
Москва

Путин оценил перспективы строительства ВСМ «Москва — Санкт-Петербург»


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

Баста, Валерия и "Любэ" исполнили песни Муслима Магомаева



Москва

Оставить за кадром: соцсетям и блогерам хотят запретить публикации жестокого видео

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net